Логотип Идель
Бу – тема!

ПИКАП ЯКИ КАБРИОЛЕТ ДӘРЕСЕ: КЫЗЛАР БЕЛӘН ТАНЫШУ СЕРЛӘРЕ

Барыгызга да сәлам. Сезнен белән Физик! Бүген минем сезгә кызлар белән танышуның бер яшерен ысулын сөйләп китәсе килә. Башта бу ысулның өстенлекләре турында берничә сүз әйтәм. Беренчедән, кыз сезнең турында яхшы фикер туплый, икенчедән, ул танышудан соң күпмедер дәрәҗәдә кызыксынып кала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу ысул сигез кызның алтысы белән эшләде, аларның өчесе «контактлар» белән алышынырга әзер иде, калганнары ниндидер кызыксыну һәм алдагы аралашуга әзер булуларын белдерделәр (калган икесенең инде егете булуы ачыкланды). Мөһим нәрсә, кызның егете бармы-юкмы икәнен белергә тырышыгыз, әгәр бар икән, танышырга тырышырга кирәкми, дип уйлыйм мин. Ачык сәбәпләр аркасында…

Ә хәзер, әйдәгез, ысулның нигезләренә төшеник. Сезгә нәрсә кирәк була? Ниндидер «тәмле әйбер» һәм «очраклы» очрашу. Мисал китерәм: сезгә ошаган кыз сезнең белән бер мәктәптә яки бер университетта укый. Кыз тәнәфестә коридорда утырып тора, сез дә «очраклы» рәвештә шунда буласыз. Яисә сез бер районда яшисез, һәм кыз өенә кайтып барганда, сезнең дә, имеш, очраклы рәвештә шул ук маршрут буенча йөрүегез ачыклана. Вариантлар күп. «Тәмле әйбер»?! Ул берәр нинди «Kinder» яки башка бәләкәй генә баллы әйбер була ала.

Сезнең юллар кисеште, нәрсә эшләргә кирәк? Шушы шоколадны алу һәм кызга тәкъдим итү: «Эй, аласыңмы?» Аннары сез берәр нинди комплимент ясыйсыз һәм сорау бирәсез. Мәсәлән, «Яхшы маникюр! Кайда ясаттың?» Баштан ук диалогны күптән таныш кешеләр кебек итеп төзү мөһим. «Минем исемем шундый – ә синең исемең ничек?» Мондый сүзләр кирәкми. Сез сөйләшү процессында яки саубуллашу вакыты җиткәч, исемнәрегезне сорашырга өлгерәчәксез. «Минем исемем Салават, таныш булыйк алайса, сау бул!» Ничектер шулай.

Бу вакытта кызның башында нинди фикерләр? Ул уйлый: «Ниндидер яшь егет, пөхтә киенгән, өстәвенә, мине шоколад белән сыйлады – бу бик яхшы беренче тәэсир». Ул шулай ук бераз югалып калырга мөмкин, чөнки аның янына таныш булмаган кеше килде һәм иркенләп сөйләшә башлады. Бу шулай ук сезнең кулыгызга уйный, чөнки сез диалогны контрольдә тотачаксыз.

Ярар, бу бераз психоанализ иде. Аннары ничек? Сез саубуллашыр вакыт җиткәнче сөйләшеп барасыз. Диалогны ничек алып бару турында берничә сүз әйтеп китәм. Сөйләшүне күбрәк кыз турында бара торган итеп төзергә тырышыгыз. Чөнки болай сез аның турында башлангыч мәгълүмат базасын төзичияксез һәм шулай ук сез аның өчен ниндидер сер булып калачаксыз. Мисал китерәм. Кыз сездән: «Ә син кайда укыйсың?» – дип сорый. Сез: «Физика-математик факультетында авиаинженерга», – дип җавап бирәсез. Ә аннары, кызга тирәнрәк сорау бирергә мөмкинлек бирмичә, үзегез сорыйсыз: «Ә син үзең физика белән дусмы?» Сорауга җавап бирелде, ләкин шул ук вакытта сезнең турында тирән информация беленмәде. Шулай ук «әйе», «юк», «риза» дип җавап бирерлек сораулар бирмәскә тырышыгыз.

Менә шул, егетләр. Тагын берничә шундый «очраклы кисешүләр» һәм кыздан номер сорарга яки хәтта романтик очрашуга да чакырырга була. Барысы да кызның сезгә ничек ачылуы белән бәйле. Физиканы өйрәнегез, уңышлар!

Физик

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев