Логотип Идель
Бу – тема!

ТУКАЙ ШИГЫРЬЛӘРЕ ЯРДӘМЕНДӘ КИЛӘСЕ АЙГА ФАЛ АЧАБЫЗ

Әйдә, бер уен уйныйбыз! Син миңа бердән унга кадәр яраткан саныңны әйт, ә мин сиңа Тукайның берәр шигыреннән өзек тәкъдим итәм. Гади генә шигъри юллар түгел ул, ә синең киләсе аеңа күрәзә. Шагыйребезнең туган көнендә сиңа шундый бүләк бу. Кыскасы, сиңа – Тукай абыебыздан киңәш!

1) Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга,

Гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без.

(«Әхлаксызлык»)

2) Татар бәхте өчен мин җан атармын:

Татар бит мин, үзем дә чын татармын.

(«Үз-үземә»)

3) Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан,

Вә юлны тапмый калмый һәр адашкан.

(«Тормыш»)

4) Ә шулаймы? Акча барда бар да дуст шул, бар да яр,

Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр!

(«Теләнче»)

5) Кем белер кадреңне, җаным, дәртле күңел булмаса?

Наз итәр кемнәргә гөл — каршында былбыл булмаса?

(«Булмаса»)

6) Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул;

Алга барганнарга тик табыла табылса – алла ул!

(«Даһигә»)

7) Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;

Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.

(«Сабыйга»)

8) Йа ходай, көн кичә ямьсез, ә бүген, аһ, нинди көн!

Кичә сынды һәм боекты, ә бүген күңлем бөтен.

(«Кичә һәм бүген»)

9) Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!

(«Кызыклы шәкерт»)

10) Көрәш угърында ар, тал, тирлә, имгән;

Өмид итмә булышмакны ләимнән (саран, түбән җанлы кеше).

(«Тормыш»)

Шамил ШӘЙДУЛЛИН рәсеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев