Логотип Идель
Бу – тема!

ҖОР ТЕЛЛЕ ФАИЛ КАРТ, 1001 ҖЫР ҺӘМ РАФИНАДКА КИЛЕН ЭЗЛӘҮ: ТИНЧУРИНДА – «ЯРАТАМ! БЕТТЕ-КИТТЕ!» ПРЕМЬЕРАСЫ!

Кәрим Тинчурин театрында җырлы-биюле премьера – «Яратам! Бетте-китте!» спектакле тәкъдим ителде. Авыл тормышы, мәхәббәт, татарча җырлар һәм йола күренешләре – болар барысы да комедиядә чагылыш таба.

Әсәрнең авторы – Актаныштан укытучы – Ләйсән Әминова. Сәхнәгә спектакльне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов чыгарган.

Татар халкы – моңлы халык, һәм сәхнәдә бу яхшы җиткерелә: геройлар сүз әйткән саен җырлап җибәрә. Ике сәгать эчендә күпме онытылган татарча җырлар искә төште. Комедиягә милли төсмерләр кертелгән. Бу җырларда гына түгел, ә сәхнә бизәлешендә һәм спектакльдәге гореф-гадәт – килен төшерү йоласында да чагыла. Матур йола тамашачыга иң ахырда, спектакль тәмамланганда тәкъдим ителә.

Татарны хәйләкәр диләр, бу сыйфат җор телле Фаил картта (Ренат Шәмсетдинов) чагылыш тапкан. Шук бабай үзенең хәйләле сценариесе аша яшь пар – Гөлия һәм Романның мәхәббәтен коткарырга ярдәм итә. Ренат Шәмсетдинов башкаруындагы Фаил карт бик шәп килеп чыккан. Аның герое шундый яхшы күңелле, шук һәм зирәк кеше. Романның рухи үсешенә дә нәкъ менә Фаил карт сәбәпче. Карт руслашкан шәһәр егете Романны әкренләп кире Рамазанга әйләндерә. Әйе, Фаил картның төзәтү эшләре эзсез үтми, ниһаять, яшь пар мәхәббәттә үпкәләшү, җүләрләнүләрнең кирәк түгеллеген һәм никах мәҗлесенең мөһим булуын аңлый башлый.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу тарихта бөтен вакыйгалар да Роман белән Гөлия тирәсендә генә бөтерелми. Әкияти фильмнардагы кебек монда бөтен геройлар да үз ярын «выжт» кына тапты да куйды. Тормышта да шулай тиз генә булса иде ул...

Аерып тагын бер геройны – Рәсимәне (Резедә Төхфәтуллина) билгеләп үтәсе килә. Бу ханым бер дә гади түгел, андыйлар турында теле үзеннән алда йөри диләр. Әгәр сәхнәдә герой чыннан да «нервыга тия» икән, димәк, артист үз ролен бик яхшы башкара. Әрсез ханым үз малаена – авыл мәктәбе директоры Рафинадка лаек булырдай кыз эзли. Аның «тырышлыгы» белән Рафинад та кәләшле булып куя.

Премьера нинди дә булса яңалык, үзенчәлек белән балкып тормый. Әмма спектакль җиңел, күңелле һәм аңлаешлы. Шуның белән дә ул тамашачыга якын. Көндәлек тормышның авырлыкларыннан арынып, ял итәр өчен бу  – менә дигән идея!

Фотолар К. Тинчурин театрының рәсми сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев