Логотип Идель
Бу – тема!

«БЕЗНЕ УРТАК ИДЕЯ – КЕШЕЛӘРГӘ ЯРДӘМ ИТҮ БЕРЛӘШТЕРӘ»: НИНДИ УЛ 21 ГАСЫР ВОЛОНТЁРЫ?

Волонтёрлар турында без еш ишетәбез. Аларны күргәнебез дә, ярдәмнәрен тойганыбыз да бар. Һәрвакыт булышырга әзер торучы әлеге активистларның эшчәнлеге нидән гыйбарәт соң? Нигә алар «рәхмәт сүзе» өчен үз көчләрен һәм вакытларын кешеләргә ярдәм итүгә багышлый? Гомумән, 21 гасыр волонтёры нинди? Сорауларга җавапны Татарстаныбызның актив волонтёрларыннан табарбыз һәм волонтёр эшчәнлеге турында тирәнрәк сөйләшербез!

Волонтёрлык һәм аның юнәлешләре

Күпләр өчен «волонтёр» сүзе таныш булса да, бераз гына аңлатмага күз салып алу мөһим. Волонтёр булу – ул үз теләгең белән һичнинди керемгә корылмаган иҗтимагый файдалы эш башкару. Волонтёрлык эшчәнлеге индивидуаль яки фикердәшләр компаниясендә башкарылырга мөмкин. Шулай да, проблемаларны күмәк хәл итү яхшырак санала, чөнки бу очракта ярдәм итү өчен күбрәк мөмкинлекләр булдырыла. Нәкъ менә шуның өчен бирегә волотёрлык эшен бер генә тапкыр катнаша торган акция буларак кабул итүчеләр түгел, ә тулы бер система итеп күзаллаучылар килә.

Ничек волонтёр булырга?

Теләге булган һәркем волонтёр була ала – дини яки сәяси карашлар, җенес һәм физик мөмкинлекләр буенча бернинди чикләүләр дә юк. Шулай да яшь буенча кечкенә шартлар билгеле: балигъ булмаган волонтёрларга әти-әнисеннән рөхсәт алырга, ә 14 яшькә кадәрге яшүсмерләрне ирекле эшләр вакытында рәсми вәкилләр җитәкләргә тиеш.

Эшне җирле волонтёрлык үзәгендә яки «Россия доброволецлары» сайтында сайлап алырга була. Моның өчен порталда теркәлергә, бер яки берничә проектны сайларга, гариза тутырырга, рөхсәт алырга һәм биремнәрне үтәргә кирәк.

Волонтёр паспорты

Һәр волонтёрның үзенә күрә бер хезмәт кенәгәсе – волонтёр паспорты бар. Ул кәгазь яки электрон була ала. Анда эшчәнлек төрләре, волонтёрлык стажы (сәгатьләрдә), өстәмә әзерлек, бүләкләүләр турында мәгълүмат кертелә.

Волонтёрлык кенәгәсен бирүнең бердәм тәртибе юк. Аны җирле үзәкләрдә дә алырга мөмкин. Моның өчен 3x4 фотосурәт һәм гражданлык паспорты гына кирәк. Волонтёрның электрон паспортын «Россия доброволецлары» сайтыннан алырга мөмкин. Бирегә теркәлгәннән соң шәхси профильдә билгеле бер форма тутырырга кирәк булачак. Шул рәвешле, проектларда катнашу һәм өстәмә белем бирү турында автомат рәвештә мәгълүмат кертеләчәк.

Волонтёр «рәхмәт сүзе» өчен эшлиме?

Волонтёрлык хезмәте керем булмауны күздә тотса да, волонтёр булуның өстенлекләре һәм файдасы шактый. Мәсәлән, Россиянең кайбер югары уку йортларында абитуриентның волонтёрлык эшчәнлегендә катнашулары берничә балл өсти һәм шуның белән укырга керү мөмкинлеген арттыра. Шулай ук кайбер оешмалар волонтёрларга авиа яки тимер юл билетлары өчен түлиләр – шулай итеп, волонтёрлык сәяхәтнең өстәмә мөмкинлегенә әверелә. Кайвакыт волонтёрлар учреждениеләр өчен кадрлар резервына әйләнә һәм эшкә урнашу өстенлекләрен дә ала.

Татарстанда популяр волонтёр оешмалары:

«Җиңү волонтёрлары» – 190 меңнән артык волонтёрдан торган коммерцияле булмаган оешма. Хәрәкәт Россиянең иң эре ирекле оешмаларының берсе булып тора, анда катнашучылар тарихны саклау, гражданлык-патриотик тәрбия һәм заманча, кызыклы форматлар ярдәмендә тарихны өйрәнүне популярлаштыру белән шөгыльләнәләр.

«Игелекле Татарстан» – «Татарстан Республикасы иреклеләр хәрәкәтенең мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы. Команда Татарстан Республикасы территориясендә җәмгыятьтәге актуаль социаль, мәдәни, икътисадый һәм экологик проблемаларны чишү өчен ирекле булган ресурсларны берләштерү белән шөгыльләнә.

«Kazanvolunteers» – Татарстан Республикасында ирекле ярдәмчелекне үстерүгә юнәлдерелгән оешма. Ул халыкара спорт һәм социаль проектларны югары дәрәҗәдә үрчетү, квалификацияле волонтёрлар командасы катнашында барлык клиентларга тиешле сервис бирү белән шөгыльләнә.

Рәзилә Әхмәдиева, Алабуга волонтерлык үзәге вәкиле:

– Волонтерлык эшчәнлегенә мин 2021 нче елда килеп эләктем. Танышларым «Җиңү волонтёрлары» хәрәкәтендә эшчәнлек алып барганнарын белгәч, минем дә бу эштә үз көчләремне сынап карыйсым килде. Үз шәһәрем Алабугада волонтёрлык үзәген таптым һәм алар рәтенә кушылу теләген белдердем.

Безнең оешма вәкилләре шәһәркүләм чаралар уздыруда еш катнашалар, социаль авырлыклар кичергән кешеләргә, хайван приютларына ярдәм итәләр. Волонтёр булу шәхси сыйфатлар үстерүдә булыша. Төрле чараларда катнашу яңа танышулар күп мөмкинлек бүләк итә.

Эмиль Вәлиуллин, волонтёрларның эш координаторы:

– Минем волонтёр юлы 2021 елның гыйнварында башланды. Ул вакытта мин «Зур Тәнәфес» төбәк командасына, волонтёрлык бүлегенә эләктем. Хәзерге вакытта волонтёр багажым 300 сәгатьтән артык вакытны тәшкил итә. Анда төрле масштабтагы һәм үткәрү дәрәҗәсендәге чаралар җыелган.

Минемчә, һәр волонтерны уртак идея – кешеләргә ярдәм итү берләштерә. Волонтёрлыгым дөньяга карашны киңәйтә, үсешкә этәргеч бирә. Һәр чарада мин үз шәхси күнекмәләремне үстерәм. Шулай ук кешеләргә дә  аларны үстерергә ярдәм итәргә тырышам. 

Эльвина Полякова, «Җиңү волонтёрлары» организациясе пресс-секретаре:

– Бервакыт «Зур үзгәреш» бәйгесендә катнашырга булдым, аның шарты – расланган яхшы гамәлләрең булу иде. Моны белгәч: «Кайда яхшы гамәл кылып һәм аны ничек итеп раслап була соң?» – дигән уйга баттым. Берничә көннән соң, «Җиңү волонтёрлары» организациясе волонтёрлар кабул итү компаниясен башлап җибәргәнен күрдем. Бу мәгънәле билге булды миңа. Шулай итеп, волонтерлык эшчәнлегем 2021 елның языннан башланып, әлеге вакытка кадәр дәвам итә.

Теләк барда, волонтёр эшенә алыну бик җиңел – волонтёр организацияләренең җитәкчесенә язырга яисә төрле сайтлардан волонтёрлар ярдәме кирәк булган чараларны күзәтеп барырга гына кирәк.

Дөнья һәм тирә-юньдәгеләр һәрвакыт нинди дә булса ярдәмгә мохтаҗ. Еш кына без моны күрмибез һәм бу турыда уйламыйбыз. Әмма волонтёр эшенә алынганнарның бу инде яшәү рәвешенә әйләнгән. Әгәр синең дә алар рәтенә кушылырга теләгең бар икән, моңа бернинди дә киртәләр юк. Тәвәккәллә һәм беренче адымыңны яса!

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев