Бу – сер!.. рубрикасы буенча яңалыклар
-
«ХӘТТА ӨЙДӘ ДӘ ҮЗЕМ ТЕЛӘГӘНЧӘ КИЕНӘ АЛМЫЙМ...»
«Кием сайлаганда әнием гел “сиңа алай килешми, болай киенергә кирәк”, “кеше көлдереп йөрмә” дип өйрәтеп, тәнкыйтьләп тора. Мәктәптә дә, хәтта өйдә дә үзем теләгәнчә киенә алмыйм. Шуңа ачуым чыга...» -
«БЕРГӘ КАЛСАК, ХИСЛӘРЕМНЕ ТЫЕП КАЛА АЛМАМ ШИКЕЛЛЕ...»
«Минем егетем бар, аның белән ярты ел очрашып йөрибез. Соңгы вакытта миңа намёклар ясаганын сизәм, хәтта яңа елны икәү генә каршы алырга тәкъдим итә. Тик мин тирәнгә керер дип куркам – бергә калсак, хисләремне тыеп кала алмам шикелле. Миңа 16 яшь кенә әле». -
«БЕРНӘРСӘ БЕЛӘН ДӘ ШӨГЫЛЬЛӘНӘСЕ КИЛМИ...»
«Дус-иш, танышларның һәрберсенең дә кызыксынулары, хоббилары бар. Йөгерәләр, көн саен футбол, волейбол уйныйлар... Мин дә аларга ияреп карыйм, тик миңа кызык түгел. Барысы да тиз туйдыра. Бернәрсә белән дә шөгыльләнәсе килми кебек. Тик алай дөрес түгел бит?» -
«КАЙВАКЫТ МИНЕ БӨТЕНЛӘЙ ЯРАТМЫЙЛАРДЫР КЕБЕК...»
«Әти-әнием кайсы эшкә алынсам, нишләсәм дә тәнкыйтьли, орыша. Ерак шәһәрдә укучы абыемны гына мактап, үрнәк итеп тоталар. Икебезгә ике төрле карыйлар, авыр... Кайвакыт мине бөтенләй яратмыйлардыр кебек хәтта.” -
ИТТӘН БАШ ТАРТУ: ЯКЫННАРГА НИЧЕК АҢЛАТЫРГА?
«Күптән түгел иттән баш тарттым, чөнки хайваннарны кызганам... Әти-әнием, авыр булса да, моның белән килеште, ә менә әби авылга кайткан саен “башымны ашый”. Итне, итле ризыкларны мәҗбүриләп ашатмакчы була». -
«ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАНДА БОРЧУЛАРЫМ ОНЫТЫЛА КЕБЕК...»
«Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә күп утыра башладым, буш вакыт булган саен, лентаны актарам, мең дә бер видео карыйм. Аннары үземне вакытны бушка әрәм иткәнгә сүгәм, әни дә орыша. Тик телефонда утырганда борчуларым бераз онытыла кебек, шуңа туктавы да кыен...» -
МАСАЕП ЙӨРҮЕ АЧУЫМНЫ ЧЫГАРА, УРЫНЫНА УТЫРТАСЫМ КИЛӘ...
«Сыйныфта бер егет башкаларны бер-берсенә каршы котыртып, бәйләнеп йөри. Укуы алай ук яхшы түгел, тик мәктәптә аны текә дип саныйлар, тыңлыйлар. Мин аның белән бик аралашмыйм, тик масаеп йөрүе ачуны чыгара, урынына утыртасы килә...» -
НИЧЕК ТӘ БУЛСА ЯРДӘМ ИТӘСЕ, КЕШЕЛӘР БЕЛӘН АРАЛАШТЫРАСЫ КИЛӘ...
Безнең сыйныфта үз-үзенә бикләнгән бер кыз бар. Ул башкалар белән бик аралашмый да, мәктәп чараларында да катнашмый. Ул үзен бик ялгыз, чит итеп тоя кебек. Аңа ничек тә булса ярдәм итәсе, кешеләр белән аралаштырасы, бәйрәм-чараларда катнаштырасы килә... Ничек итеп, аны үпкәләтмичә генә сөйләшергә, ярдәм итәсе килүемне аңлатырга? -
МИНЕМ АНЫ КҮРӘСЕМ ДӘ, ИШЕТӘСЕМ ДӘ КИЛМИ...
«Әти берничә ел элек чит гаиләгә китте. Аның хатынының минем яшьләр тирәсендәге кызы бар. Әни дә, әти дә аның белән дус булуыбызны, аралашуыбызны тели. Тик минем аны күрәсем дә, ишетәсем дә килми, чөнки әтиемә бик ачулы...» -
АПАМНЫ ЕГЕТЕНӘ КАРАТА КӨНЛӘШӘМ...
Апам белән бергә вакыт үткәрәсе, сериаллар карыйсы, рәхәтләнеп сөйләшәсе килә... Тик хәзер ул күп вакытын йөргән егете белән уздыра, ә мин аны бик сагынам. Башта без аның белән бик якын идек, хәзер бераз көнләшәм дә бугай. Ничек итеп аңа моны аңлатырга? -
«ЭТ ӨЧЕН ЕЛАП ЯТАСЫҢ ГЫНА КАЛДЫ...»
«Күптән түгел яраткан этем үлде. Бик нык еладым. Әле һаман да тынычлана алмыйм. Әти белән әни минем хисләрне аңламый. «Шул эт өчен елап ятасың гына калды», – диләр. Алар шулай дигәч тагын та авыр булып китә. Ул этнең миңа бик кадерле булганын һәм аннан башка миңа хәзер бик авыр икәнен аларга ничек аңлатырга? -
ИНТЕРНАТТА ТОРЫРГА КУРКАМ
«Быел яңа мәктәпкә күчәм. Ул – мәктәп-интернат. Мәктәп алыштырудан алай бик курыкмыйм. Ә менә интернатта торудан куркам. Тынычлап утырып уйлану, өй эше хәзерләү, үз теләгәнеңне эшләү өчен бөтенләй мөмкинлек юк, дигән сүз бит инде бу. Әти-әни белән яшәгәндә үз бүлмәм бар иде, шунда кереп китеп, рәхәтләнеп ял итә идем. Бу тынычлык минем өчен бик мөһим. Ничек кеше белән торуга әзерләнергә?» -
«БЕТЧӘГӘ БАТТЫМ...»
«Соңгы елда кисәк кенә бетчәгә баттым. Башта артык игътибар итмәгән идем, әмма хәзер бик борчыла башладым. Кешеләр белән аралашырга да читенсенәм. Гел бетчәләремә карап торалардыр кебек. Борчылуымны әнигә әйткән идем: «Бетә ул», -диде. Бетми бит... Түзеп, бетчәле килеш йөрергәмени инде хәзер?» -
«БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...»
«Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...» -
«МИН – ТЕЛЕФОН КОЛЫ...»
«Мин телефонга бәйле. Бу турыда моңа кадәр үк әти-әнием, дусларым әйтә иде инде. Аларны тыңламый, ишетми идем. Хәзер моны үзем дә аңлый башладым. Чыннан да кереп китәм дә, чыга алмыйм. Көнем дә, төнем дә шул телефонда уза. Бу бәйлелектән ничек тә булса арынып буламы?»