Логотип Идель
Бу – сер!..

«ИКЕБЕЗ ИКЕ ШӘҺӘРДӘ ТОРЫП, БЕР-БЕРЕБЕЗГӘ СУЫНЫРБЫЗ ДИП КУРКАМ»

«Сыйныфташым белән бер ел очрашып йөрибез. Чыгарылыш якынлаша. Мин Казанда калачакмын, ә ул икенче шәһәргә китәргә җыена. Икебез ике шәһәрдә торып, бер-беребезгә суынырбыз дип куркам»

Аноним, 17 яшь

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

Алдан ук әйтеп куясым килә: әгәр мөнәсәбәтләрегез суына икән, димәк алар ныклы булмаган да. Сөйгән ярлар арасындагы чакрымнар мәхәббәткә киртә түгел. Киресенчә, ерак аралыкта булган мөнәсәбәтләр алар бик кадерле, ә вакытлы кызыксыну гына икән, бу очракта барысын да вакыт үзе хәл итә. Кагыйдә буларак, мондый төр ситуация, әйтик, икенче шәһәргә күченү, армиягә китү, пар өчен бер сынау булып тора. Кыз яки егет хисләренең суынуын, әлеге кешенең аңа туры килмәвен аңлап алса, мантыйк ягыннан дөрес нәтиҗәгә килергә һәм хаталар ясаганчы аерылышырга киңәш итәм. Кайгырырга кирәкми! Гаилә корганчы, тормышыгызны бергә бәйләгәнче, кеше белән бер-берегезгә туры килмәвегезне аңлап алу – яхшы күренеш. Кешене көчләп үзеңә бәйләп куеп булмый, моны да онытмаска кирәк!

Алмаз Хәмзин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, артист:

Бигрәк җебек кеше икәнсең. Без, сезнең кебек чакта мондый хәл килеп чыкса, кешедән киңәш сорап тормый идек. Киткән икән – дүрт ягы кыйбла... Сагынса – кире кайтыр. Сеңлем, йә декабрист хатыннары кебек артыннан китәсең, йә – ул әйләнеп кайта. Йә – хуш, мәхәббәт!

Чулпан Гиниятуллина, блогер:

Шәхсән мин, бу очракта борчылыр өчен сәбәпләр күрмим. Без ирем белән шулай ук сыйныфташлар, бергә укыдык, тик бездә киресенчә иде. Мин укырга дип Казанга киттем, ә ул Яр Чаллыда калды. Ара ерак булуга карамастан, атна саен күрешеп тордык. Ике атнага бер мин үзем Чаллыга кайтып йөрдем, булдыра алмаганда ул үзе автобуска утырып, минем яныма кунакка килә иде. Шуңа күрә 100 % ышаныч белән әйтәм: әгәр мәхәббәт чын икән, чакрымнар куркыныч түгел❤️

Эльвира Мифтахова, җырчы:

Төрле шәһәрләрдә яшәү сезнең мөнәсәбәтләрегезгә чынлап та тәэсир итә ала. Әйе, бераз тупас яңгырый, ләкин бу – тормыш хакыйкате. Мин сиңа әлеге ситуацияне бераз читкә куеп торырга, үз мәнфәгатьләреңне кайгыртырга киңәш итәм. Кешегә нык бәйлелек яхшыга китермәячәк – үз тәҗрибәмнән беләм. Без, кызлар, беренче чиратта үзебез һәм үз кызыксынуларыбыз турында кайгыртырга тиеш. Әгәр егет кеше синең белән булырга теләсә, ул моның өчен бөтен көчен куячак. Үзеңне күбрәк кадерләргә кирәк, шуны онытма!

Айгөл Хәбибрахманова, мәктәп укучысы:

Ерак аралыкта мөнәсәбәтләр алып бару җиңел түгел, әмма, моның өчен ике кеше дә тигез күләмдә көч түксә, барысы да уңай килеп чыгачак, дип уйлыйм. Чакрымнар аркылы да кешене яратып була бит, әмма яңа урынга китеп, яңа дуслар табып, яңа тормыш алып бара башлаганнан соң, кеше үзе дә үзгәрми калмаячак, моңа да әзер булырга кирәк. Башка төрле карашлар һәм кызыксынулар барлыкка килү – аның сиңа карата булган хисләрен суыта дигән сүз түгел, моны бары тик кабул итәргә һәм кешегә яңа урында ияләшергә вакыт бирергә кирәк. Бүгенге көндә элемтә саклау өчен Интернет бар. Уку арасында булган ялларда бер-береңне күрү өчен башка шәһәргә сәяхәт кылырга да була! Сагыну, ә аннары күрешүне көннәр санап көтү – бу мөнәсәбәтләргә бер төрле тәм һәм романтика өстидер сыман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев