Логотип Идель
Бу – сер!..

«БЕРГӘ КАЛСАК, ХИСЛӘРЕМНЕ ТЫЕП КАЛА АЛМАМ ШИКЕЛЛЕ...»

«Минем егетем бар, аның белән ярты ел очрашып йөрибез. Соңгы вакытта миңа намёклар ясаганын сизәм, хәтта яңа елны икәү генә каршы алырга тәкъдим итә. Тик мин тирәнгә керер дип куркам – бергә калсак, хисләремне тыеп кала алмам шикелле. Миңа 16 яшь кенә әле».

Аноним, 16 яшь

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

– Адекват рәвештә ситуацияне бәяли белгәне, үзен контрольдә тота алганы өчен хат авторын мактарга кирәк. Чөнки бу темага фикер йөртергә курыкмаган, үзенең сафлыгын сакларга тырышучы яшьләр хәзер бик сирәк! Әгәр, дөрестән дә, партнерыңда шикләнәсең икән, тыелып тору яхшырак булыр. Икәүдән-икәү генә калмас өчен яңа елны да дуслар компаниясендә яки бөтенләй аерым каршы алырга киңәш итәм. Чөнки 16 яшь – чынлап та гормоннарның актив функцияләшкән вакыты, кайбер кешеләрнең пубертат чоры да нәкъ менә шушы вакытка туры килә. Шуңа күрә бер-береңне ымсындырмас өчен барысын да алдан планлаштырып, уңайсыз ситуацияләр тудырмаска кирәк.

Гөлназ Сәфәрова, «Барс-медиа» компаниясе проектлары җитәкчесе, алып баручы:

– Бу очракны проблема дип карамас идем, бу кыз үзе проблема тудыра. Чөнки аның үз-үзенә ышанычы юк. Моның шулай икәне «Мин куркам – бергә калсак, хисләремне тыеп кала алмам шикелле...» җөмләсеннән аңлап була. Психологик яктан бирешергә әзер булып: «Әйе, мин егетем нәрсә әйтсә, шуны эшләрмен», – кебек яңгырый әлеге сүзләр. Әгәр дә ул бу хәлнең булуын теләми икән, яңа елны бергә каршыламаска тәкъдим итәм. Минем фикеремчә, мәхәббәт һәм тирән хисләр берничек тә секс белән бәйле түгел! Әгәр кеше ярата икән, әгәр башка кешегә карата хисләр кичерә һәм аның белән бергә булырга тели икән, ул көтәчәк, беркая да китмәячәк!

Данир Сабиров, җырчы:

– Һәр кешенең иңендә үз башы бар, ничек тоясың, ничек беләсең, шулай эшләргә кирәк. Тик 16 яшь – ул әле үсмер вакыт, биредә хаталар эшләргә ярамый. Миңа калса, бу очракта 18 яшькә кадәр булса да түзәргә кирәк. Үзеңнең кадереңне бел!

Лилия, Кадирова, «Китап» радиосының башкарма продюсеры:

– Әгәр дә син әле саф кыз икән, кияүгә чыкканчы сафлыгыңны сакла. Егетеңә исә мондый адым ясарга әзер түгел икәнлегеңне җиткер. Ул чын-чынлап сине ярата һәм хөрмәт итә икән, һичшиксез, көтәчәк, карарыңны тиешле рәвештә кабул итәчәк. 16 яшьтә, әле никахлашмаган, гаилә кормаган килеш, бик үк җитди булмаган мөнәсәбәтләрдә (әйе, яшүсмер вакытта җитди кебек тоелырга мөмкин, тик ул алай түгел) кызлыгыңны югалту дөрес күренеш түгел, минемчә.

Зәринә Закирова, студент:

– Яшүсмерләр өчен әлеге тема чыннан да бәхәсле. Күп очракта 15-16 яшьтә кешеләр үзләренең ни теләгәннәрен белеп бетерми. Шуңа күрә беренче очракта үз-үзеңә сораулар биреп кара: «Мин егетемне чынлап яратаммы? Аңа карата ышанычым зурмы?» һ.б.  Җенси мөнәсәбәткә керү кыз кеше өчен бик җитди мизгел. Сине мондый адым ясарга беркем дә мәҗбүр итәргә тиеш түгел.

Гомумән, бер-берсен яратып йөрүче ике кеше арасында «намёклар» булырга тиеш түгел. Егетеңә «Синең миңа карата булган хисләрең ихласмы? Безнең мөнәсәбәтләр никадәр җитди?» һәм башка шуның ише сораулар бир. Сексуаль мөнәсәбәткә керү өчен үзеңнең әзер булмавыңны тойсаң, егетеңә шулай дип аңлат. Мондый ачык темаларга сөйләшү нормаль, үз фикереңне әйтеп, яраткан кешеңнең фикерен сораудан курыкма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев