21 июль 2022 яңалыклары
-
«СӘЛӘТ» ФОРУМЫНДА КАТНАШУЧЫЛАР МЕДИА ӨЛКӘСЕНДӘГЕ ЯҢА ТРЕНДЛАР БЕЛӘН ТАНЫШАЧАК
«Сәләт» форумы экваторын узды һәм кичә дүртенче смена - Медиа Биләр Форум (Медиа /Media) старт алды. Ул 26 июльгә кадәр дәвам итәчәк. -
ТУҢДЫРМА, ЛИМОНАД ҺӘМ ФОТОЗОНА: КАЗАНДА ТУҢДЫРМА ФЕСТИВАЛЕ УЗА
Тәм-томнар яратучылар өчен шәп яңалык бар! 30, 31 июль көннәрендә Казанның Горький исемендәге паркында дүртенче тапкыр туңдырма фестивале уздырыла. -
ДЕМОГРАФИЯ МӘСЬӘЛӘСЕ ХАКЫНДА ДИСКУССИОН УТЫРЫШ НӘТИҖӘЛӘРЕ
19 июль көнне Фәннәр Академиясе бинасында демография сәясәтенә багышланган дискуссион панель узды. Әлеге чарада юнәлешнең белгечләре, иҗтимагый палата әгъгазалары һәм төрле иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты. -
БАЙ ХӘЙРУЛЛИН: БЛОГЕРЛАР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ, ФИЛЬМ ЯСАУ ҺӘМ ВИДЕОГРАФ БУЛУ ТУРЫНДА
Режиссер һәм видеограф Бай Хәйруллин эшләре белән мин реклама аша таныш, әмма Русланны Биләр турындагы беренче документаль фильм режиссеры буларак беләләр. Шуңа өстәп, ул Альберт Нурминскийның иң уңышлы клипларын төшергән кеше. Гади татар егетенең шундый профессионал булуы сокландырды: аның уңыш сере нәрсәдә микән? Әлеге интервьюда ачыклыйбыз! -
«ЦИФРОВИАДА», «TATFUTURE» ҺӘМ БӘШИР РӘМИЕВ ИСЕМЕНДӘГЕ ИТ-ПАРК
Цифрлаштыру елы кысаларында җәй айларында зур чаралар үткәреләчәк. Инде берничә көннән, 23 июльдә, УРАМ экстрим-паркында «Цифровиада» спорт-күңел ачу ИТ-фестивале уза. Программада спорт ярышлары, ВМХ буенча чыгышлар, лекторийлар, уен зонасы, музыкаль төркемнәр, бию чыгышлары һәм башка бик күп әйберләр булачак. Фестивальнең спорт өлешенә стритбол, пляж волейболы һәм мини-футбол буенча турнирлар, самокат буенча остаханә, йога, зумба һәм хәтта Yaratam Chess шахмат клубыннан турнир кергән. -
«БЕЛЕМ ҖӘЕ» – УКУЧЫ ҺӘМ СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН БУШЛАЙ ЦИФРЛЫ КОНТЕНТ
Цифрлаштыру елында мәктәп укучылары, көллият һәм техникум студентлары өчен «Белем җәе» дигән бушлай цифрлы контент булдырылды. Анда балалар өчен 100ләп бушлай материал әзерләнгән, укыту интерактив һәм уенлы рәвештә үтә. Бу проект кысаларында укучылар мөстәкыйль рәвештә ТДИ, БДИ һәм олимпиадаларга әзерләнә алачак.