Белми калма
ТУҢДЫРМА, ЛИМОНАД ҺӘМ ФОТОЗОНА: КАЗАНДА ТУҢДЫРМА ФЕСТИВАЛЕ УЗА
Тәм-томнар яратучылар өчен шәп яңалык бар! 30, 31 июль көннәрендә Казанның Горький исемендәге паркында дүртенче тапкыр туңдырма фестивале уздырыла.
Фестивальдә нинди генә туңдырмалар булмаячак: кыздырылган, йомшак, Гавайи туңдырмасы һ.б. Шулай ук һәр кунак иң тәмле лимонад һәм десертларны авыз итеп карый алачак. Кичә диджей һәм артистлар чыгышы белән үрелеп барачак. Әле тагын фестивальдә балалар зонасы, ял итү мәйданчыгы һәм фотозона урнаштыру планлаштырыла. Фестивальгә ике көнне дә ирекле рәвештә 12:00дән 21:00гә кадәр килергә мөмкин. Бу мөмкинлекне ычкындырма!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев