ДЕМОГРАФИЯ МӘСЬӘЛӘСЕ ХАКЫНДА ДИСКУССИОН УТЫРЫШ НӘТИҖӘЛӘРЕ
19 июль көнне Фәннәр Академиясе бинасында демография сәясәтенә багышланган дискуссион панель узды. Әлеге чарада юнәлешнең белгечләре, иҗтимагый палата әгъгазалары һәм төрле иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты.
Һәр чыгыш ясаучы спикер күбесенчә демография сәясәтенең төп проблемаларын һәм әлеге юнәлештә Татарстан Республикасының уңышлары турында сөйләде. Санап кителгән проблемалар арасында туучылар санын арттыру, гаилә институтының дәрәҗәсен күтәрү һәм никахларның ныклыгы бар иде.
Әлеге дискуссион палатаның төп максаты – заманча үзгәрешләргә реакция. Иҗтимагый палата рәисе Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева әйтүенчә, әлеге очрашу күбесенчә кире элемтә оештырылган. Гомумән, әлеге темага сөйләшү 23 августта узачак төп пленар утырышта дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев