12 сентябрь 2019 яңалыклары

  • 12 сентябрь 2019 - 17:12
    "ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ" КОНКУРСЫ – НӘТИҖӘЛӘР (ФОТОРЕПОРТАЖ)
    Дуслар, бүген без, ниһаять, “Газпром трансгаз Казан” компаниясе белән берлектә уздырылган “ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ” бәйгесенә йомгак ясадык. Бәйгенең финал өлешенә 10 укучы узды. Бүген алар барысы да “Газпром трансгаз Казан” компаниясе бинасына бәйрәм тантанасына җыелды. Җиңүчеләрне компаниянең генераль директоры Рөстәм Усманов котлады.
    518
    0
    0
  • 12 сентябрь 2019 - 16:04
    МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА ҮЗГӘРЕШ КӨТЕЛӘ – НИНДИ?
    Юлларда иминлек мәсьәләсе – заманның иң четерекле темаларының берсе булуын дәвам итә. Шуңа күрә бу проблеманы хәл итү өчен дәүләт тарафыннан төрле алымнар уйлана.
    327
    0
    0
  • 12 сентябрь 2019 - 15:58
    ҖЫЛЫ КӨННӘР ТАГЫН КҮПМЕГӘ СУЗЫЛАЧАК?
    Кызганычка каршы, җылы һава торышын тиздән салкыннар алыштырачак. Бу турыда РФ Гидромецентр лабораториясе җитәкчесе Людмила Паршина хәбәр итә. 
    423
    0
    0
  • 12 сентябрь 2019 - 15:39
    ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНЫҢ ЯҢА СЕЗОНЫ НИНДИ БУЛЫР?
    Сентябрь башыннан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында зур үзгәрешләр бара. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова театрның баш режиссеры белән хезмәт килешүе өзелүен хәбәр итте. Хәзер театр баш режиссерсыз эшләячәк.
    317
    0
    0
  • 12 сентябрь 2019 - 15:33
    РОССИЯ ҺӘМ АНГЛИЯ ТУРИСТЛАРЫН ИҢ НАЧАР ТУРИСТЛАР ДИП АТАГАННАР
    Россиялеләр һәм англиялеләр Европада төзелгән “антирейтинг”та беренче-икенче урынга чыкканнар. Бу мәглүматны YouGov агентылыгы хәбәр итә. Европа илләрендә яшәүчеләргә: “Кайсы ил туристлары сезгә ошый, ә кайсылары ошамый?” – дигән сорау бирелгән. Сораштыруда 29 меңнән артык кеше катнашкан.
    310
    0
    0
  • 12 сентябрь 2019 - 14:08
    КҮҢЕЛ КҮЗЕҢ КҮРӘМЕ?
    Мин автобуста тик кенә бара алмыйм. Менә бу юлы да, иске генә «пазик»ка килеп керүгә, алгы рәтләрнең берсендә утыручы төксе генә чырайлы бер кыз янына чүктем дә шундук сорап куйдым: – Берәр кая барасызмы әллә? Беләм, мәгънәсез сорау. Кая булса да бара бит инде ул; кеше кай- да йөрмәс, ризыгы булса, җир читенә дә барып чыга адәм баласы...
    1036
    0
    3
  • 12 сентябрь 2019 - 12:56
    ФУТБОЛЧЫГА ОХШАРГА ТЕЛӘГӘН МАЛАЙНЫ МӘКТӘПТӘН КУАРГА ҖЫЕНАЛАР?
    Красноярск өлкәсенең Тикшерү Комитеты Сосновоборск мәктәбендә туган низагны тикшерергә алынган. Низагның нигезендә дүртенче сыйныф малаеның прическасы, ә төгәлрәге аның укытучыга ошамавы. 
    278
    0
    0
  • 12 сентябрь 2019 - 11:09
    «КИЛӘЧӘККӘ БИЛЕТ»НЫ КАЙДАН ТАБАРГА?
    Киләсе 10-15 елга план корып, үзеңнең кайда эшләячәгеңне белем буламы? “Иртәгәге түгел, бүген нәрсә буласын да белеп булмый”, дияргә ашыкма. Арбаны – кышын, чананы җәен әзерләгән кебек, киләчәк профессияң белән алдан танышып куйсаң, нәтиҗәле булачак. Мәктәп укучыларына үзләрен профессиядә сынап карау өчен Россиядә “Киләчәккә билет “проекты башланды.
    283
    0
    0
  • 12 сентябрь 2019 - 10:32
    КӨЗ ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР
    Көз һәр кешенең күңелендә төрле хисләр уята: кемдер алтын-сары төскә күмелгән бу вакытка ихластан сөенә, бу айлардан үзенә илһам, көч ала, ә кемдер көзләрдә сагышка бирелә, хатирәләр дөньясына чума... Ничек кенә булмасын, бу ел фасылы һәр кешенең күңелендә үз урынын таба. Ә беләсезме, көзне нәрсә белән тагын да ямҗләндереп җибәреп була? Әлбәттә, иҗат, шигырьләр белән! Көз бит хисләргә, җанны айкардай кичерешләр шулкадәр бай!
    5990
    1
    2
  • 12 сентябрь 2019 - 08:42
    РАУШАНИЯ ЮКАЧЕВА: "ЙӨРӘГЕҢНЕ ТЫҢЛЫЙ БЕЛҮ КИРӘК"
    Г.Камал театры артисткасы Раушания Юкачева һәрчак йөрәгенә таяна. Һөнәр сайлау, артист Николай Юкачевка кияүгә чыгу, табибларга каршы килеп, бала табу – барысы да йөрәк кушканга эшләнә. Ә ул табиб пычагы астына берничә мәртәбә эләккән йөрәк бит...
    819
    0
    1
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2687
    0
    16
  • 6 сентябрь 2020 - 13:31
    МӘХӘББӘТ ТОЗАГЫ "Тавык төшенә тары керә” ди халык. Финанс-экономика институты студенты Рәсим төшендә үзен банк директоры итеп күреп ятканда гына ишек шакыдылар. “Их, нечкә билле чибәркәй – сәркатиб кабинетка килеп кергәч кенә уяттылар”, – дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачырга юнәлде. Ә ишек артында… Әле генә төшендә күргән сәркатиб кыз басып тора иде.
    948
    0
    2
  • 13 сентябрь 2020 - 13:56
    КАЛАЙЧЫ КӘЛҮК Җиңел сөякле бабай, аягына эрҗинкә галушларын киеп алды да болдыр баскычыннан җәһәт кенә ишегалды чирәменә төште. Тагын бер кинәнеп арлы-бирле йөренгәләде. Алгысый иде аның күңеле, очына иде. Менә нидер эшлисе генә килеп тора бит. Ниндидер бер гайре табигый эш. Әмма дә ләкин файдалы эш булсын иде ул. Тиктомалдан чуарланып йөрергә яшь-җилкенчәк түгел лә ул! Хәкимәсе: «Вәт маладис, картым! Вәт булдыргансың, атасы!» – дип әйтерлек булсын. Мактаганны ярата ул. 
    792
    0
    6

Блоглар