Логотип Идель
Бу – тема!

КАМАЛ, КАРИЕВ, “ӘКИЯТ”, КАЧАЛОВ, ОПЕРА ҺӘМ БАЛЕТ ТЕАТРЛАРЫ НӘРСӘ БЕЛӘН ШАККАТТЫРАЧАК?

Быелгы 2019-2020 елгы театраль сезон кызу булырга охшаган. Төнге 12гә чаклы уза торган спектакльләр, театраль лабораторияләр, өр-яңа проектлар – болар барысы да мавыктыргыч тоела. Шуңа да театрга тугры булган тамашачы яңа сезонның башлануын түземсезлек белән көтә.

Татарстан театрлары инде август-сентябрь аенда ук тамашачыларын 65 чыгыш белән сөендерде. Аларны 10 меңгә якын тамашачы караган. Гомумән алганда, бер ел эчендә Татарстан театрларында 800 мең кеше булган.

Хәзерге вакытта өч театр – Түбән Кама татар дәүләт драма дәүләт театры, “Мастеровые” рус драма театры һәм Яшел Үзән музыкаль театры сезоннарын инде ачып җибәргән. Иртәгә, “Әкият” татар дәүләт курчак театры, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет, К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры сезоннарын ачачак.

Дәүләт театрларыннан кала, Татарстанда тагын 10 коммерцияле булмаган театрлар эшләп килә. “Театр на Булаке, “Смена” киңлеге, “Э-моция” иҗади инклюзив студиясе, "Sforzando" фонды кебек мәйданчыклар үз тамашачыларына яңа проектлар әзерли.

Опера һәм балет театры

27 сентябрьдә «Царская невеста» операсы премьерасы көтелә. Әлеге театр Владимир Васильевның 80 яшьлеге уңаеннан масштаблы премьера да әзерли. Ул 2019 елның 13-14 апрелендә күрсәтеләчәк. Моның белән беррәттән, театр труппасы Казан хореография училищесы белән берлектә балалар өчен “Аленький цветочек” спектаклен куячак.

28-29 ноябрь көннәрендә “Үзгзреш җиле” фестивале көтелә. Биредә, моңа кадәр узган өч фестивальнең иң яхшы номерлары сайлап алынып, күрсәтеләчәк. Бу программа Татарстан чикләреннән чыгып, 2020 елның 17 гыйнварында Нью-Йоркның “Карнеги-холл” залында да тәкъдим ителәчәк. Америкалылар өчен әлеге тамашага билет 80-120 доллар торачак, ди театрның директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.

Качалов театры

16 октябрьдә Евгений Шварц пьесасы буенча “Дракон” спектакле премьерасы көтелә. В. Качалов исемендәге рус зур драма театрының баш режиссеры Александр Славутский әйтүенчә, бу театр сәхнәсендә моңа кадәр куелган постановкаларның иң “үткене” булачак. Музыкаль фантастик тарих, дип аталган бу спектакль – техник яктан катлаулы постановка.

Камал театры

Биредә сезон, гадәттәгечә, “Зәңгәр шәл” белән башланса да, беренче премьера 22 октябрьдә куелачак. #яшьләрсишәмбесе (#молодежныйвторник) дип аталган әлеге проект (бу турыда язма) һәр айның сишәмбесендә булачак.

– Артистлар өчен дүшәмбе ял көне булса, сишәмбе репетицияләр көне. Бу көнне зур сәхнәдә спектакльләр куелмый. Әмма без бу көнне яшьләр белән бүлешергә булдык. “Сишәмбе көн кич белән...”  дигән әлеге постановканы шаяртып, ике антрактлы өч спектакль, дип әйтәләр, ди Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Кичке сәгать 6да башланачак спектакль өч пьесаны үз эченә ала. Бу – Сөмбел Гаффарованың “Парковка” (режиссеры – Олег Кинзягулов), Энҗе Гыйззәтованың “Ишекләр” (режиссеры – Рамил Гәрәев) һәм Гүзәл Сәгыйтованың “Томан” (режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев) әсәрләре.

Ягъни бер кичтә ике антрактлы өч спектакль карап булачак. #яшьләрсишәмбесе дип аталган әлеге проект һәр ай саен булачак. Антракт вакытында тамашачыларга милли кухня фудкорты, дизайн-маркет тәкъдим ителәчәк. Шулай ук программада музыка һәм биюләр, шигырьләр һәм фикер алышу да каралган.

Быелгы сезонда Александр Володинның “Пять вечеров” әсәре буенча спектакль премьерасы көтелә. Аны яшь режиссер Айдар Җәббаров сәхнәләштерә. Ул танылган режиссер Марсель Сәлимҗановның туган көнендә куелачак. Декабрьдә режиссер Олег Кинҗәулов халык әкиятләре мотивы буенча “Таңбатыр” спектаклен сәхнәгә куячак. Драматург Ркаил Зәйдулланың “Хан һәм шагыйрь” пьесасы буенча спектакль сезон ахырында күрсәтеләчәк.

Традицион рәвештә июнь аенда ике елга бер тапкыр уздырыла торган “Нәүрүз” белем бирү форумы 2020 елда башка форматта узачак. Аның өчен махсус онлайн театраль программа әзерләнелә. Аны ЮНЕСКО белән берлектә оештыралар.

Кариев театры

Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры (бу турыда язма) сезонны 3 октябрьдә Г. Исхакыйның Н. Кәримова инсценировкасындагы “Кәҗүл читек” әсәре (режиссеры – Ренат Әюпов) белән башлап җибәрә. Бу көнне, спектакль алдыннан, театр холлында 19 гасырның Печән базарын күреп булачак. Спектакльдәге төп геройның Әхмәдулланың әтисе булган ярминкә сыман оештырылачак ул. Әсәрнең тематикасына туры китереп, Гает коймакларыннан да авыз итеп булачак, дип вәгъдә бирә театр директоры Гүзәл Сәгыйтова.

Ун ел дәвамында Камал театрында уздырылган “Һөнәр” Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале Кариев театрына күчәчәк.

“Әкият” курчак театры

Биредәге беренче премьера – мәшһүр җырчы Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган “Әлфия” спектакле. Декабрьдә чыршы бәйрәме рус һәм татар телләрендә оештырылачак. Театрның баш режиссеры Илгиз Зәйниев композитор Эльмир Низамов белән берлектә татарча җырлар һәм биюләргә багышланган аерым проект башлап җибәрә. Ул а-ля “татарча дискотека”лар форматында булачак. Нәни тамашачылар театр фойесында татарча җырлар һәм биюләрне өйрәнәчәк.

Сезонда Г. Ибраһимовның “Адәмнәр”, режиссер Рафаль Таһиров тарафыннан Бөек Ватан сугышы темасына багышланган спектакль, шулай ук “Маугли” постановкасы, театр актрисасы Наталия Егорова сәхнәләштергән бэби-спектакль көтелә.

Быелгы сезонда “Шомбай” III халыкара курчак театрлары фестивале узачак. Анда Франциядән дә курчак театрлары килергә җыена. Шунысы да бар: фестивальдәге спектакльләрнең 70 проценты – олылар өчен. 28 сентябрьдә театрның 85-еллыгы билгеләп үтеләчәк. Быелгы сезонда курчак театрларының I лабораториясе оештырылачак. Биредә 3 режиссер 3 спектакль эскизын куячак. Аларның берсе – татар, икесе – рус телендә.

Киләсе сезонда исә, 2020 елда, театр труппасы “La Primaverа» Казан камера оркестры белән берлектә Фәнис Яруллинның “Шүрәле” балетын сәхнәләштерәчәк. Шулай ук театрда “Севильский цирюльник» операсы да көтелә.

Тинчурин театры

Хәзерге вакытта К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында спектакльләрне сәхнәгә куючы режиссер итеп Резеда Гарипова билгеләнгән. Яңа сезонда биредә алты премьера (бу турыда язма) көтелә.

Интеллектуаль постановкалар популярмы?

Брифинг дәвамында Татарстанның мәгариф министры Ирада Әюпова да театрның чын асылын ассызыклады, хәзерге тамашачы турында фикерен дә җиткерде.

Ирада Әюпова, Татарстанның мәгариф министры:

Кызганыч, бүген халыкка интеллектуаль постановкалар кирәкми. Бүген кешеләр кайгы-хәсрәтне уртаклашырга сәләтле түгел. Бу иң куркынычы. Театр ул күңел ачу урыны түгел, ә күңелне чистарта торган тренинг. Ни кызганыч, бүген кызыклы, интеллектуаль спектакльләр тамашачыларда кызыксыну уятмый.

Бүген “Мәктәп укучысының мәдәни нормативы” бар. Әгәр балага театраль культураны тоярга өйрәтсәк, кечкенәдән үк тамашачының сыйфатын арттырсак, әти-әниләргә дә театр, музейларга йөрү, китапларны укып (сериалларны карап түгел), бергәләшеп фикер алышу норма булачак. Начарлык кына түгел, безнең тормышта сәнгать, әдәбият бар бит. Ни өчен без начарлыкны гына күрәбез соң?

фото KREMLIN TOURS сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев