Логотип Идель
Белми калма

СИШӘМБЕ КӨН КИЧ БЕЛӘН... КАМАЛ ТЕАТРЫ КУНАККА ЧАКЫРА!

Г. Камал театры 22 һәм 29нчы октябрьдә шундый исемдәге яңа проектка кунакка чакыра. Кичке сәгать 6да башланачак спектакль өч пьесаны үз эченә ала. Бу – Сөмбел Гаффарованың “Парковка” (режиссеры Олег Кинзягулов), Энҗе Гыйззәтованың “Ишекләр” (режиссеры Рамил Гәрәев) һәм Гүзәл Сәгыйтованың “Томан” (режиссеры Фәрит Бикчәнтәев) әсәрләре.

Ягъни бер кичтә ике антрактлы өч спектакль карап булачак. #яшьләрсишәмбесе дип аталган әлеге проект һәр ай саен булачак. Антракт вакытында тамашачыларга милли кухня фудкорты, дизайн-маркет тәкъдим ителәчәк. Шулай ук программада музыка һәм биюләр, шигырьләр һәм фикер алышу да каралган.

Камал театрының сайтында әлеге тамашаны болай дип шәрехлиләр:

“Ике антрактта өч спектакль
Мондый хәлнең әле булганы юк. Өч текст.
Өч яшь язучы.
Ике дебютант.
Берсе - инде тамашачыларга таныш.
Аның пьесасы буенча куелган спектакль ярты дөньяны әйләнде.
Өч яшь режиссер.
Берсе - тәҗрибә туплаган.
Ә калган икесе һөнәрләрендә тәүге адымнарын ясый.
Сишәмбе көн кич белән…
22 һәм 29 октябрьдә. Алга таба һәр айны.
Өч спектакльнең эпик премьерасы.
Тыелган темалар. Кискен иҗтимагый диалоглар.
Бәхәсләшү һәм уйлану, мактау һәм тәнкыйтьләү мөмкинлеге.
Пролог һәм эпилог өлешләре булган ике антрактлы өч спектакль.
Антрактларда - милли аш-су үрнәкләре,
дизайн-маркет, музыка һәм биюләр, шигырьләр һәм әңгәмәләр.
Камал Театры тарихының яңа битләрен ача.
Безнең театр яшьләрне һәрвакыт шатланып каршы алды.
Тик бу бөтенләй башка гадәттән тыш вакыйга.
1968 елда бунтарь яшьләр Авиньон фестивален басып алалар.
Жан-Луи Барроны куып чыгаралар,
Жан Виларны йөрәк өянәге тотуга җиткерәләр,
Морис Бежарның спектаклен өзәләр...
Без ишекләребезне үзебез ачабыз.
22 һәм 29 октябрьдә 17.00дән 24.00гә кадәр Камал театры...
яшьләр мәйданына әверелә.
Кич буена театр яхшы кулларга тапшырыла.
Кичеңне заяга уздырма!
Безнең белән сишәмбене җомгага әйләндер!”

Билетларны Камал театры сайтыннан алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев