Логотип Идель
Бу – тема!

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНЫҢ ЯҢА СЕЗОНЫ НИНДИ БУЛЫР?

Сентябрь башыннан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында зур үзгәрешләр бара. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова театрның баш режиссеры белән хезмәт килешүе өзелүен хәбәр итте. Хәзер театр баш режиссерсыз эшләячәк.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа, 86нчы сезонына аяк баса. “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәәрнең каберен бел” дигән гыйбарәне ел саен истә тота тинчуринлылар. Быел да Кәрим Тинчуринның тууына 132-еллыгы уңаеннан, аның каберенә чәчәкләр салачаклар.

Театр сезоны 18 сентябрьдә режиссер Рәшит Заһидуллин тарафыннан куелган, быелның 27нче июнендә сәхнәгә чыгарылган “Башмагым JAZZ” мюзиклы белән башлана. Шулай ук ел дәвамында тамашачылар репертуарда булган башка спектакльләрне дә карый алачак.

Яңа сезонда Тинчурин сәхнәсендә алты премьера көтелә. Аларның барысы да читтән чакыртылган режиссерлар тарафыннан куелачак. 23 октябрьдә Салават Әбүзәрнең “Хыялый” пьесасы буенча комедия премьерасы булачак. Аны режиссер Илшат Мөхетдинов куя. Аның тәҗрибә багажында – Әлмәт, Уфа һәм башка шәһәрләрдә куелган спектакльләр.

Ноябрь аенда театр репертуарына Аяз Гыйләҗев әсәре буенча “Өч аршын җир” спектакле кертелә. Постановканы “Әкият” курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниев куя. Спектакльнең рәссамы – Геннадий Скоморохов, ут куючысы – Илшат  Сәяхов, композиторы – Эльмир Низамов.

Илгиз Зәйниев, “Әкият” курчак театрының баш режиссеры:

– Мин Тинчурин театры труппасы белән эшләү тәкъдименә бик теләп ризалаштым. Бу театрның өлкән буын артистлары – безнең кумирлар. Без аларның спектакльләрендә үстек. Ә яшь буын тинчуринлылар белән студент вакытыннан ук танышмын. Бу – мин хөрмәт иткән һәм кадерләгән кешеләр. Аяз Гыйләҗев – бөек автор. Аның “Өч аршын җир”е – минемчә, иң яхшы әсәре. Биредә хикәяләү бер генә пласттан гына тормый, аның үз символика, образлылыгы бар. Шул ук вакытта ул – аңлаешлы, тамашачыга якын булган автор, кеше һәм аның әһәмияте – һәрчак авторның игътибар үзәгендә. Мин әлеге әсәрнең сәхнәләштерү идеясен күптән күңелдә йөртеп килдем, материал эшләдем. Үз уйларымны Тинчурин театры белән тормышка ашыру мөмкинлегенә шатмын.

Декабрь аенда театрда Казанның Яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов тарафыннан “Полиционер” сатирик комедиясе куелачак. Илгиз Зәйниев биредә драматург буларак чыгыш ясый. Әлеге комедия моннан берничә ел элек язылган һәм “Яңа татар пьесасы” конкурсында призлы урын алган.

Яңа елдан соң коллектив белән Г. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән эшләячәк. Ул Хәй Вахитның “Беренче мәхәббәт” әсәрләре буенча драма куячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев