Логотип Идель
Бу – тема!

БЕР КӨНГӘ МЕҢ ЭШ АЗ: НИЧЕК ҮЗ ПРОДУКТИВСЫЗЛЫГЫҢ ӨЧЕН ГАЕП ХИСЕННӘН АРЫНЫРГА?

Атнасына биш тапкыр спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Даими рәвештә дөрес туклану – сәламәтлек нигезе. Һәркем көненә ике литр су эчәргә тиеш. Әгәр көнеңне, иртәнге 5тә торып, медитациядән һәм контраст душтан башламагансың икән, аны уңышлы үтәр дип хыялланма да. Интернетта утырдыңмы? Ә менә вакытыңны бушка уздырганчы берәр файдалы эш белән шөгыльләнәсе иде! Ничек инде ял итү өчен матур әдәбият укыйм? Болай да бернәрсәгә өлгермисең, оныт! Әгәр югарыдагы җөмләләр синдә курку хисе уяткан икән – бу язма синең өчен.

Шәхсән үзем әлеге проблема белән нәкъ менә хәзер, 11 сыйныфта очраштым. Имтиханнар турында уйлар күңелгә тынгы бирми. Әле БДИ белән генә тормыш чикләнми бит – бәйгеләрдә катнашырга, кичәләрдә чыгыш ясарга, гаиләң белән вакыт уздырырга кирәк. Гомумән, үзеңне идеаль кешедәй тотарга, һәрнәрсәгә өлгерергә һәм дөньядагы иң продуктив кешегә әверелергә кирәк. Бер дә реаль яңгырамый, әйеме? Әмма андый идеаль тормыш бары әкияттә генә булуын аңлау җиңелләрдән бирелми. Чөнки туктаусыз каядыр чабу һәм көн дәвамында су буе бурычларны үтәү ниндидер бер замана чиренә әверелде. Кешеләр узыша-узыша максатларына ирешә, шуңа өстәп, күпме эш башкарганыңны социаль челтәрләрдә яктыртмый калырга ярамый, юкса ни мәгънә? Ләкин беркем дә робот түгел, иң продуктив кеше дә берзаман хәлдән таеп төшенкелеккә бирелә, ярышның тәмен югалта. Ул үз эчендә бикләнә, тормышын мәгънәсез саный башлый, «ялкаулыгы» өчен гаеп хисенә бата. Әмма бераз хәл җыйгач, «калышмыйм тагын», дип яңадан өсте-өстенә эш өя башлый. Булдыра аламы ул аны, юкмы – һич әһәмиятле түгел, иң мөһиме – яхшы күрсәткеч. Бу бетмәс узышның азагы кайда? Һәм бу чирдән ничек котылырга?

Иң элек кешене, күпме эш башкарса да, үзен җитәрлек дәрәҗәдә продуктив итеп тоймавына китерүче сәбәпләрне ачыклыйк.

1. Басым

Син болай да күп эш башкарасың, әмма әле тагын нидер эшли аласың кебек тоела. Бу күңелеңдә үзеңә карата булган артык югары планка, яисә җәмгыять таләпләре белән бәйле. Бәлки син әйләнә-тирәңдәгеләрдән: «Син моны башкарырга тиеш», «Менә ул эшли алды бит, син дә булдыра аласың» – ише сүзләр еш ишетәсеңдер? Туктаусыз мондый басым моңарчы эшләгәнеңнең кыйммәтен юк итә. Хезмәтеңне тиешле дәрәҗәдә бәяләмәү исә үзеңне гаепләүгә китерә.

2. Чагыштыру

Үз-үзеңнән канәгатьсезлек хисенең  тагын бер сәбәбе – үзеңне башкалар белән чагыштыру. Асылда, безнең башкалар тормышы турында белгәннәребез – ул үзе күрсәтергә теләгән өлеше генә, һәм, әлбәттә, ул безгә идеаль булып күренә. Онытма: башкалар нинди генә уңышларга ирешсә дә, ул синең үсешеңә берничек тәэсир итми. Әле син сокланып, көнләшеп йөргән кешеләр үзләре дә сиңа күз атып йөрми, дип кистереп әйтә алмыйсың.

3. Перфекционизм

Үзеңне җитәрлек тырышмыйм, дип санауның сәбәбе – эшеңнән артык камиллек таләп итү булырга мөмкин. Әмма иң кечкенә эш тә зур мәгънәгә ия. Тормышта бар нәрсә дә нәни гамәлләрдән җыела. Син ясаган кечкенә адымның идеаль булу-булмавы мөһим түгел, ул адымның синең зур хыялыңа таба юнәлгән булуы мөһимрәк.

Бу замана чиреннән арыныр өчен берничә киңәш:

1. Эшсезлек тә продуктив була ала. Бу уй сиңа бераз булса да тынычлык өстәр дип ышанам. Кызыклы парадокс: без үзебез аны тоймаганда иң продуктив халәтне кичерәбез. Ягъни ял иткәндә, баш катлаулы уйлардан арынганда безгә иң яхшы идеяләр килә, чөнки кеше эчке тавышын ишетә башлый. Димәк, тагын да продуктив булырга телисең икән, башта ял ал.

2. Озын эш исемлекләре төзүдән тукта. Азрак, ләкин сыйфатлырак башкарылган эшнең нәтиҗәсе сине күбрәк куандырачак. Берничә эшне башкарганда һәрберсенә тулы игътибар җитми. Ә алга китеш – аерым игътибар сорый.

3. Вакытны дөрес бүл. Әгәр билгеле бер вакыт үткәч, эш нәтиҗәсен күрмисең икән, көндәлек алып бар. Нинди эшкә күпме вакыт сарыф иткәнеңне билгелә һәм кимчелекләр күрсәң, махсус көн режимы булдыр.

4. Соңгы һәм иң мөһим пункт – үзеңне башкалар белән чагыштырудан тукта! Син – алар түгел, бу никадәр аңлаешлы яңгыраса да, төшенеп бетмибез шул. Чагыштырырга теләсәң, үзеңне үткәндәге үзең белән чагыштыр. Анализла – син нәрсәгә ирештең, кайсы яктан җитешсезлекләрең бар? Һәм беркайчан да үз хезмәтеңне бәяләми калдырма!

Зинһар, язма белән дә танышкач та, берьюлы барлык ысулларны кулланып карап, үз-үзем белән шунда ук тулы гармониягә ирешәм дип уйлап алдаланма. Бу кабаттан шул ук тырмага басу була. Үз көчеңне реаль бәялә һәм онытма: идеаль кешеләр юк.

 

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X