Атнасына биш тапкыр спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Даими рәвештә дөрес туклану – сәламәтлек нигезе. Әгәр көнеңне медитациядән һәм контраст душтан башламагансың икән, аны уңышлы үтәр дип хыялланма да. Интернетта утырдыңмы? Ә менә вакытыңны бушка уздырганчы берәр файдалы эш белән шөгыльләнәсе иде! Әгәр югарыдагы җөмләләр синдә курку хисе уяткан икән – бу язма синең өчен.