"РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ ТР ПРЕЗИДЕНТЫ ВАЗЫЙФАЛАРЫНА КЕРЕШТЕ"
Бүген, ягъни 18нче сентябрь көнне Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кереште. Татарстан Президенты инаугурациясе тантанасы С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында булды.
Рөстәм Миңнехановның ТР Президенты вазифасына керешү тантанасын ачып җибәрү ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга тапшырылган иде.
Татарстан Президенты инаугурациясе тантанасы вакытында Рөстәм Миңнеханов Конституцияләргә кулын куеп ант текстын әйтте:
"Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итәргә, гражданнар хокукларын һәм ирекләрен, ТР Дәүләт суверенитетын тәэмин итәргә, Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә, миңа йөкләнгән Татарстан Республикасы Президенты югары вазифаларын намуслы башкарырга тантаналы төстә ант итәм!"
Тантана азагында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгыратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев