Ялкын
НИ БЕЛӘН ЯШИ ЯШЬ ШАГЫЙРЬ, АНЫҢ ХАЛӘТЕ, БҮГЕНГЕСЕ - «КАЛЕБ» ҖАВАП БИРӘ
“Калеб” проектының авторы, консерватория педагогы Гүзәл Сәгыйтова, әлеге эшне башлап җибәргәндә, яшьләргә мәйдан булырлык чара әзерлисебез килә, дигән иде. Һәм ул бу мәйданда төрле өлкәләрдә эшләүче яшьләрне берләштерүне максат итеп куйды.
Шулай итеп шагыйрь белән композитор, композитор белән биюче, биюче белән режиссер очрашты. Нәтиҗәдә яңа җырлар, спектакльләр, композицияләр туды. Без күп кенә исемнәрне “Калеб” аша ачтык.
Ел башында ук “Калеб” берничә проекты белән уйга салды. Аның берсе Казан дәүләт консерваториясендә үтте. “Түләк” операсының концерт вариантында Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Гардисламова, Илгиз Зәкиев, Сөмбел Ситдыйкова, Нурзия Сабитова, Ирек Фәттахов, Руслан Закиров, Ирина Кәримова дигән яңа исемнәр билгеле булды. Киләчәктә алар белән горурланырга, татар операларын югары дәрәҗәдә башкаруларын күреп сөенергә язсын.
Концертка кадәр исә татар музыкаль театрының кирәклеге хакында сөйләшү булды. Анда консерватория ректоры Рубин Абдуллин, консерваториянең опера студиясе җитәкчесе Әлфия Җаппарова, Нәҗип Җиһановның оныгы Алексей Егоров, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, консерватория педагоглары, музыка белгечләре катнашты.
Музыкаль театр оешып китсен өчен нәрсә кирәк? Иҗат төркеме, әсәрләр һәм, әлбәттә, тамашачы. Башта тамашачы әзерләргә кирәк, дигән фикер яңгырады. Моңа каршы Әлфия Җаппарова опера студиясенең елына уртача алты әсәр сәхнәләштергәнен һәм аларга тамашачының күпләп йөрүен билгеләп үтте. Әйтик, ачык һавада куелган “Алтынчәч” операсын биш меңнән артык кеше караган. “Алтын Казан” рок-операсы да меңәрләгән кешенең игътибарын җәлеп иткән. Димәк, татар операсын кабул итә һәм ярата торган тамашачы бар.
Композитор Эльмир Низамов исә, бездә яңа әсәрләр дә шактый, диде. Әмма яшь авторлар бу әсәрләрнең бер тапкыр гына куелуына борчыла, нәтиҗәдә профессиядән китүчеләр дә шактый икән. Чыннан да, “Алтын Казан” да, “Башмагым” да, “Наемщик” та күп тапкырлар куелу бәхетенә ирешә алмады. Апрельдә булачак “Түләк” операсын нинди язмыш көтәр, анысы да билгесез.
Хәтта баш очына түбә тапкан “Кара Пулат” операсы да К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры репертуарында башка күренми. Сәбәбен тинчуринлыларның үз репертуарыбызны кысрыклый дип куркуы белән дә, төрле җирдән чакырылган артистларны бер мәйданга җыюның авырлыгы белән дә аңлаттылар.
Ә менә бина булса, штат булыр һәм күп кенә татар артистлары эшле, ашлы булыр иде. Ә бит консерватория тәмамлаучыларның бик азы гына Татарстанда эш таба ала. Бүген алар Россиянең күп кенә театрларын туендырып тора. Үз опера театрыбызга татар кадрлары, ни кызганыч, кирәкми. Хәер, Рубин Абдуллин бу мәсьәләнең өлгереп җитүе хакында хөкүмәт җитәкчелегенең хәбәрдар булуын да бәян итте. Димәк, музыкаль театрга бина табылыр дигән өмет тә бар. Әлегә консерваториягә репетицияләр өчен күрше бинаның флигелен биргәннәр.
“Калеб”ләр бер проблеманың өлгереп җитүе хакында белдереп, әлеге “түгәрәк өстәл”не оештырганнан соң күп тә үтмәде, икенчесе белән әдәбият мәйданын кузгатып җибәрде. “Калеб. Яңа дулкын” шигъри спектакле яшь шагыйрьләр дөньясына сәяхәт булды. Ни белән яши яшь шагыйрь, аның халәте, бүгенгесе, уйлары нинди?
Әлбәттә, сәхнәдә күргәннәр берәүне дә битараф калдырмады: кемдер сүкте, кемдер яклады, социаль челтәрләрдә әле дә бәхәс, фикер алышу дәвам итә. Спектакль, һәр кешенең дә тормышында авыр чаклары була, аларны үтеп чыгарга адәм баласы үзендә көч табарга тиеш, дигән фикергә буйсындырылган. Ун шагыйрь һәм биш композитор бу фикерне үзенчә ачарга тырышкан. Тамашачы исә яшьләрдәге депрессияне, күңел төшенкелеген күреп, каушап калган бугай. Әнә шуңа күрә, яшьләрне айнытырга тырышып булса кирәк, милләт турында уйларга киңәш ителде, башка фикерләр дә яңгырады. Чыннан да, бу заман шигърияте үзгә, аны үткәнгә борып булмый, алга барырга, хәрәкәттә булырга кирәк.
Хәрәкәт дигәннән, без нәрсәләргә ирештек, нәрсәләрне югалттык соң? “Калеб” бу сорауны да күтәрергә җыена. Габдулла Тукайның туган көне алдыннан алар бөек шагыйрьне борчыган сорауларга бүгенге сәясәтчеләрнең, түрәләрнең, җырчыларның, шагыйрьләрнең, рәссамнарның, гади халыкның җавапларын җыя. Документаль спектакльнең режиссеры – Нәфисә Исмәгыйлова.
Мондый чаралар дәвамлы булса, тагын да үтемлерәк булыр иде. Тукай әйтмешли, халыкны йокысыннан уятыр өчен, туктаусыз селкетеп торырга кирәк. “Калеб” шул юнәлештә эшли башлады да инде. Әмма аның әһәмиятенә, кирәклегенә без әле дә төшенеп җитә алмыйбыз кебек.
//Ватаным Татарстан//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев