Логотип Идель
Ялкын

"МОҢ УЛ ҖЫРЛАП КЕШЕНЕ ЕЛАТУ ДИП АҢЛЫЙ ИДЕМ"

БУ АЙДА БЕЗ АРТУР ИСЕМЛЕ МАЛАЙ БЕЛӘН ТАНЫШТЫК. УЛ ӘЛЕГӘ БЕРАЗ АВЫРЫП ТОРА, ШУҢА ДРКБ КАРШЫНДАГЫ РОНАЛД МАКДОНАЛД ЙОРТЫНДА ЯШИ. БЫЕЛ ТУГАН КӨНЕН ДӘ ШУНДА УЗДЫРГАН. Ә ТУГАН КӨНЕНӘ – КҮЗ АЛДЫНА ГЫНА КИТЕРЕГЕЗ – ЯРАТКАН ҖЫРЧЫСЫ РАМИЛ ЗАКИРОВ КИЛГӘН.


Малайларның хыялларын тормышка ашыручы бу җырчы егет белән дә якыннанрак танышырга теләдек без. Шуңа Рамилне үзебезгә дә кунакка чакырдык. Ә ул без көткәннән дә кызыграк, маҗаралар яратучы, могҗизаларга ышанучы кеше булып чыкты. Йә, озакка сузмыйча, сүзне үзенә бирик.


МИНЕМ ҮЗЕМӘ КЕЧКЕНӘ ВАКЫТТА, НИНДИ ГЕНӘ ҖЫРЧЫНЫ КҮРСӘМ ДӘ, ТЕТРӘНДЕРГЕЧ БЕР ВАКЫЙГА КЕБЕК БУЛА ИДЕ. Ничектер шулай Президент Чыршысына эләктем. Анда Глюкоза килгән иде бугай, үлә яздым мин анда дулкынланудан. Югыйсә, зал бик зур, мин бик еракта утырам бит инде.. Салават, Хәния Фәрхи концертына алып барсалар да, шулай була иде, хыялланып бетә идем. Әгәр берәрсе туган көнемә килгән булса, белмим, аңымны югалткан булыр идем, мөгаен. Кая кечкенә вакытта, әле хәзер дә... Туган көнемә Салават килсә...


Рамил Закиров


Ә АРТУРНЫҢ ТУГАН КӨНЕНӘ МИН БОЛАЙ ЭЛӘКТЕМ. Укыган вакытта, остазым Венера Ганиева безне – студентларын гел «Роналд Макдоналд Йорты»на концерт куярга чакыра иде. Ул үзе еш кунак анда. Тик Чаллыда яшәвем сәбәпле, анда барырга җай чыкмады. Ә бервакыт Инстаграмыма хәбәр килә: «Безнең балалар янына кунакка киләсегез килмиме?» Мин, әлбәттә, киләм дидем. Барып танышып кайттым. Балаларны яклау көненә концерт оештырырга планладык. Казанда нинди кызык чара бар, барысын да шул концертка җәлеп иттек: аниматорлар, фотобудкалар... Соңрак «Йорт»ның туган көне булды, анда да бардык дусларым белән. Шунда Артур белән таныштым да инде. Яныма килде дә, фотога төшик әле диде. Ә икенче көнне «Йорт»ның директоры Юлия шалтыратты. Артурның туган көне була, котлап китә алмассызмы, ди. Мин әзерләндем инде, бүләк алдым, Спайдермен белән икәүләп Артурга сюрприз ясадык. Беренче фанатым бит ул.


ТАМАШАЧЫ ДИГӘНДӘ, МИН ӨЧ КЕШЕНЕ КҮЗ АЛДЫМА КИТЕРӘМ. Аерым бер өч кеше түгел инде, әлбәттә. Өч буын вәкиле – яшь кеше, безнең әти-әниләр буыны һәм әби-бабайлар. Мин үзем татар булгач, татар халкы өчен эшлим, иң мөһиме – мине үз халкым аңласын. Репертуарымда шуңа халык җырлары да, авыл темасына караганнары да, яшьләргә аталган җитез җырлар да бар. Дискотекаларга яшьләр йөри, концертларга – күбрәк олы буын кешеләре.


МИН УРТАЛЫКНЫ ЭЗЛИМ. Америкада яшәгәндә, без дустым Айнур белән, туган якны сагынып, җырлар яздыра башладык. Аларны заманча итәргә тырыштык, билгеле. Тик ул җырларымны олылар бик аңламый иде. Югыйсә, татарча бит инде сүзләре дә, тик нидер җитми. Безнең әниләргә, олы буын кешеләренә моң кирәк бит.


МОҢНАР КАЙТСЫН АВЫЛГА – МИНЕМ БЕРЕНЧЕ ҖЫРЫМ ИДЕ. Миңа аны дәү әнием өйрәтте. Ул бик җыр-моң яратучы кеше иде. Элек бит каникул җиттеме, өч айга авылга кайтарып куя иде әти-әни. Безнең буынны җәй көннәрендә әби-бабайлар тәрбияләде. Туганнар җыелдымы, концерт куеш бар иде, кем бии, кем шигырь сөйли, ә мин – гел җырлыйм. Шулай тәмам чаяланып беткәнмен, ахрысы. Миңа өч яшь вакытта икетуган апамнарның ниндидер конкурсына барганбыз без Чаллыда. Шул вакыт алып баручы: «Кайсыгыз кыю, кем сәхнәгә менеп җырларга тели?» – дигән. «Мин, мин!» – дип кычкыра башлагач, мине сәхнәгә алып менеп, микрофон тоттырганнар. Аның видеоязмасы да сакланган, шул җырны җырлыйм мин анда.


МОҢ СҮЗЕН УЛ ВАКЫТТА МИН БОЛАЙРАК АҢЛЫЙ ИДЕМ: син җырлаганда кешеләр еласа, димәк син моңлы итеп җырлыйсың. Дөресен генә әйткәндә, мин аны озак вакытлар шулай дип уйладым. Әниләр гел: «Моңлы җырла, моңлы җырла» диләр. Шулай, мин җырлаганда берәрсе хисләнеп, елап җибәрсә, әһә, димәк моңлы җырлыйм, бар да шәп бара, дим эчемнән генә. Тәрҗемәсе дә юк бит ул сүзнең.


МӘКТӘП ЕЛЛАРЫНДА, ТАТАР ШӘХЕСЛӘРЕ БЕЛӘН ТАНЫША БАШЛАГАЧ, мин Салават Фәтхетдиновны яраттым. Ул вакытта бик популяр иде бит ул.  Салават кебек буласым килә дип йөри идем. Аннан соң Илһам Шакировка күчтем. Укытучылар да йогынты ясый бит кеше зәвыгына:  берара Миңгол Галиевта укып алдым, милли җырларга мәхәббәтне ул уятты.


КӨНБАТЫШ ЙОЛДЫЗЛАРЫ ДА ЧИТТӘ КАЛМАДЫ, БИЛГЕЛЕ. Майкл Джексон иҗаты бик рухландыра иде, әле дә рухландыра. Мәктәп чорында аның концертларын Интернеттан йөкләтеп карый идем. Легендар шәхес бит. Эстрада зәвыгы турында да шул вакытта уйлана башладым. Эстрада кайвакыт җырларны заводтагы кебек «штамповать» итъ белән шөгыльләнә бит. Җырның сыйфаты да булырга тиеш бит, безнең милләткә хас үзенчәлекләре дә калырга тиеш. Тик һәрвакыт нидер җитми кебек тоела миңа.


ҖИТМӘҮ – УРТАК БЕР НӘРСӘ: эш текстта гына, музыкада гына да түгел. Авыр аны аңлату, менә бер тарих сөйләп китим. Без татар яшьләре турында җыр яздырырга булдык. Көен дустым Айнур Шәрипов язды, текст язуны Гөлфия апа Шакировага тапшырдык. Аның текстларын олылар да, яшьләр дә аңлый, гади һәм үтемле яза ул. Җыр әзер, яздырабыз моны хәзер, мин 2-3 сәгать бертуктамый җырлыйм үзен. Һәм аңлап алам: бу җыр әле репертуарга кермәде дә, ә инде туйдырды мине. Айнурга әйтәм, ул да шулай ди.  Гадәттә, җырны күп тапкыр тыңлап, ул туйдырмаса, әйбәт дигән сүз, һәрхәлдә, безнең аңлауда. Бу җырны бөтенләй сызып аттык та, өр-яңадан яздык. Мин һәр җырга аерым шәхескә караган кебек карыйм: һәркайсын 3-4 көн өйрәнәм, нәрсә әйтергә тели бу җыр, мин аны ничек җиткерергә тиеш – шуларны уйлыйм.


ҖЫРЧЫ БУЛЫРГА ТЕЛӘВЕМНЕ МИҢА АМЕРИКА АҢЛАТТЫ. Аңарчы төгәл ниятем юк иде әле. Гәрчә мәктәпне тәмамлагач та, «Йолдызлар фабрикасы»нда катнаштым, булачак остазым Венера Ганиева белән дә шунда таныштык. Ә Америкага без 5-6 дустым белән чыгып киттек, ул вакыт «Work and travel» программасы бик популяр иде. Хыялый бит инде – рюкзакка иң кирәкле әйберләрне генә тутырам: носки, сабын, теш пастасы... Анда эш табып, акча эшлим дә,  бөтен әйберне сатып алам, янәсе. 4 айга дип киткән идек, яши-яши, ел ярымга тулды. Кешеләр белән аралашасы, аларның дөньяны күзаллауларын аңлыйсы килә бит. Анда күп нәрсәне аңладым мин: үземнең Татарстанны яратуымны, туганнарымның бар нәрсәдән дә кадерле булуын. Анда башкарак кыйммәтләр шул. Бик сагындым туган якны. Без бит ул чакта тормыш күрмәгән 20 яшьлек балалар. Әниләрне, якыннарны сагынасың, шуңа өстәп, тормыш авыр, бертуктамый эшләргә кирәк, дуслар да  - шул 4-5 кеше, калган кешеләр чит анда. Кичләрен шундый җырлыйсы килә, утырасың инде моңланып. Акчаны кырып-себереп булса да, берәр аппаратура алыйк дидек тә, Айнур белән шунда ук иҗатка керештек. Шуның өчен рәхмәтле дә инде мин Америкага, ул миңа кемлегемне аңлатты.


БЕРЕНЧЕ ҖЫР УКЫТУЧЫМ ДӘҮ ӘНИЕМ БУЛСА, ИКЕНЧЕСЕ ВЕНЕРА ӘХӘТОВНА БУЛДЫ. Әнием ягыннан безнең нәсел гел укытучылардан тора диярлек. Дәү әнием белән дәү әтием Зәй районы Бигеш авылында икесенә 90 ел балалар укытканнар. Җәй көне классташлар очрашулары башланса, бездән кеше өзелми иде – класс-класс кереп, хәл-әхвәл белешеп чыгалар. Казанда да бар аларның укучылары. Тарихчы  Фаяз абый Хуҗин, мәсәлән, дәү әтиемә гел шалтыратып тора.


Ә инде профессиональ яктан мине үстергән, тавыш тембрымны табарга булышкан остазым – Венера Әхәтовна Ганиева булды. Аның теләсә кайсы студентыннан сорагыз, ул укытучы гына түгел, икенче әни дә була белә. Орышканда да аның 3 стадиясе бар: башта ул шаяртып кына төрттерә, аны аңламасаң, тирән мәгънәле караш ташлый. Ә инде анысын да кабул итә алмасаң, әрләп тә алырга мөмкин. Һәр укучысына юл таба белә ул.


Венера Әхәтовна җыр ягыннан безне бер камилләштерсә, икенче яктан артист тормышына да өйрәтте. Әйтик, кызларга – үз-үзләрен карарга, ничек матур буларга, егетләргә – гел хөр күңелле булырга, сәхнә кешесе икәнеңне онытмаска. Һәм иң мөһиме – үзең булырга өйрәтә ул. Тормышта син нинди, сәхнәдә дә шул кеше бул, тамашачыңны алдама дип кабатлый.


ХӘЗЕР БЕЗ АЛЬБОМ ЯЗДЫРАБЫЗ. Көзгә таба дөнья күрер кебек. Шуннан соң Татарстан районнарына чыгарга җыенабыз. Мәдәният йортлары белән сөйләшеп йөрибез бу көннәрдә. Шуңа бик тиздән күрешербез, дип ышанам.


Йолдыз Миңнуллина


Рамил Закиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев