Логотип Идель
Ялкын

"МИНЕ СӘХНӘДӘ ЙӘ СПОРТЗАЛДА ТАБАРГА МӨМКИН"

Әгәр дә җаныңны сатып, хыялларыңны чынга ашыру мөмкинлеге булса, Татарстанның һәм Башкортстанның кызлары, ике уйламыйча, бу егет белән очрашу бәхете өчен җаннарын сатарлар иде. Кызлар, җаннарыгызны әзерли торыгыз, чөнки ул егет бүген сезнең барыгыз белән дә очрашачак! «Ялкын»ның чираттагы кунагы – Ришат Төхвәтуллин! 


Ришатның сәхнәдән тыш тормышын, мәктәптә ничек укыганын һәм күңеленә нинди кызлар һуш килгәнен белер өчен, Зигмунд Фрейд методикасын файдаланып, аның «балачагында казынып» карыйк әле.

Тавышым - әнидән, холкым - әтидән


Мәктәптәге яраткан дәресләремне саный башласак, беренче урында, әлбәттә, музыка дәресе торачак. Классташларым өчен бу дәрес калганнары кебек үк, гадәти дәрес иде, ягъни шулай ук өй эшләрен эшләп интегәсе, җырлар ятлыйсы... Ә минем өчен музыка дәресләре һәрвакыт бәйрәм булды. Авыррак кабул ителә торган физика-математикалардан соң, талган башыма зарыгып көтелгән ял иде ул. Җырларны да ятлап интекмәдем, алар хәтергә үзләре сеңеп кала иде.


Күп кенә җырчыларныкы кебек үк, күңелемдә яшәгән моңның тамырларын гаиләдән эзләргә кирәктер. Дәү әнием, дәү әтием матур җырлый иделәр. Тавышым миңа – әнием аша – алардан күчкән. Ә холкым – әтидән. Әнием авылда клуб мөдире, аңа музыка белән көн дә очрашырга туры килә, ә әтием колхозда механизатор булып эшли. Музыкадан ерак өлкә, билгеле, ләкин һәрбер концертыма икесе дә бик теләп киләләр, әтиемә дә минем җырларым кадерле. Дөрес, ул җырларымны тыныч кабул итә, ә менә әни тыныч кала алмый, дулкынланып утыра. Әти иркенләп, рәхәтләнеп тыңлый. Алар залда булганда, миңа җиңелрәк. Ник дигәндә, концертка килгән 500 кеше арасында, әйтик, 10 кеше сине яратып карамый икән, артист күңеле моны шунда ук сизеп ала. Шул чакта залда әти-әниемнең булуы, аларның мәхәббәтле карашы миңа көч өсти, яман күзләрдән саклый.


Төне буе теннис уйный идем


Сәхнәгә юлым балалар бакчасыннан башланды. Бер генә «утренник» та минсез узмый иде. Җырчы булам, дип 6нчы класстан ук әйтә һәм әзерләнә башладым. Яраткан дәресләрем арасында тагын берсе физкультура иде. Кечкенәдән үк өстәл теннисын, җиңел атлетиканы, актив спорт төрләрен яраттым. Район буенча беренче урыннар да алдым, мәктәпнең волейбол командасы капитаны идем. Ул чакта мине йә музыка кабинетында, йә сәхнәдә, йә спортзалда табарга мөмкин иде. Дус-ишләр белән кичен клубка чыгабыз да, кызык булмаса, спортзалга барып, дискәтүк урынына төне буе теннис уйнап чыгабыз.


Җырчыга физик форманы саклау бик кирәк, минемчә. Беренчедән, җырчының фигурасы матур булырга тиеш, тын алу органнарыңның сау-сәламәт булуы да мәҗбүри. Спортның бит аның җыр белән охшашлыгы да бар – нәтиҗәсен күрер өчен, тырышып-тырмашып, үзеңне җиңеп, максатыңа ирешә белергә кирәк. Җырлауны тагын утын яруга тиңләр идем – җиңел бирелә торган эш түгел! image-26-05-13-08-16-2


  Җырчыга яхшы продюсер кирәк


9нчы класска кадәр мәктәптә узган һәр чара минем өстемдә иде, дисәм, ялган булмас. 9нчы класстан соң, җырчы булу теләге мине Октябрьский шәһәренең музыкаль училищесына алып килде. Алмаслар дип бик курыккан идем. Музыкаль белемсез идем әле мин ул чакта. Әмма имтиханны алучы укытучылар тавышымны тыңладылар да, мине, бәхетемә, алырга булдылар. Шулай итеп мин танылган укытучыга – Галия апа Мусинага эләктем. Аның тагын бер укучысы – Филүс Каһиров белән таныштым. Ул миннән өч курска олырак булса да, уртак телне без тиз таптык. Икебезгә дә озын көйләр ошый, әллә шул берләштерде инде безне? Анысын төгәл генә әйтә алмасам да, дуслыгыбыз әле һаман да көчле. Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальдә катнашырга да мине нәкь менә Филүс чакырды, атаклы продюсер – Рифат абый Фәттахов белән таныштырды, әйтергә кирәк, минем танылу һәм зур популярлык казануда Рифат абыйның өлеше байтак, Казанга килеп эләгүемдә дә аның өлеше зур. Аның кебек яхшы продюсер һәр җырчы өчен кирәк.


Иң яхшысы - өйгә кайтып йоклау


6нчы класста укыганда апам мине гитарада уйнарга өйрәтте. Без үскәндә, урам буйлап гармун уйнап йөрүләр инде юк иде. Әмма күңелне бит ничектер бушатырга кирәк, күбебез гитарада уйнарга өйрәнде. Цойны, Высоцкийларны җырлап аттырган таңнар әле дә хәтердә.


Үзем җырлар язмадым. Минемчә, җырчы бер һөнәрне яхшылап үзләштерергә, сайланган юлы буенча гына барырга тиеш. Хәзер, вакытым тыгыз булганлыктан, «алты кыллы дустым»ны бераз онытып торырга туры килә. Ләкин ул барыбер дустым булып кала бирә.


Мин Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанам. Концерт алдыннан да, концерт барышында да Аңардан ярдәм сорыйм. Концерттан соң, рәхмәтләремне укыйм. Рәхмәтемне сүздә генә калдырмыйча, гамәлгә дә күчерергә тырышам. Күптән түгел үткәргән концертларымнан җыелган акчага авылыбызда мәчет ачтык.


Авылга кайткач, дуслар мине еш кына ял итәргә клубка чакыра. Ул клубтагы авыр музыканы тыңлап ял итеп буламы соң? Иң яхшысы – өйгә кайтып, рәхәтләнеп йокы симертү. Тынычлык кирәк миңа, ыгы-зыгы, шау-шу эчендә ял итә алмыйм мин. Казанда да тыныч урыннарны үз итәм. Мәсәлән, зур булмаган тизлектә Кабан күле буеннан машинада узарга яратам...


Таудан төшәргә теләмим


Башкорт белән татар җырлары әллә ни аерылмый, дип уйлыйм. Кайбер сүзләре, авазлары гына... Калганы – бер үк. Җырның мәгънәсен, минемчә, сүзләр аша түгел, ә тавыш, моң аша җиткерергә кирәк. Әмма сүзләрне аңламыйча, мәгънәгә төшенмичә, аны тамашачыга җиткереп булмый. Сүзләрне үз күңеле аша үткәреп, дөрес итеп тыңлаучысына җиткерү өчен, җырчы чын мәгънәсендә интеллектуал булырга тиеш. Ягъни үзе башкарган җыр турында барысын да белергә тиеш ул.


Мин быел укуымны тәмамлап, аспирантурага керергә ниятлим. Җырчы гомере буена укырга, нәрсәгәдер өйрәнергә, белем тупларга тиеш, минемчә. Илһам абый Шакиров, Салават кебек инде бөтен татар дөньясына танылган җырчылар да әле һаман нидер өйрәнә, үз-үзләрен үстерә. «Мин барысын да беләм», −  дигән кеше таудан тәгәрәп төшә башлый ул. Түбәнгә. Ә минем яулыйсы үрләрем бик күп әле!image-26-05-13-08-16


Гәүдәсе зифа булсын...


Мәхәббәт... Бер-береңә ышану, тугры булу, бер-береңне кайгырта белү... Мәхәббәтне хирыс (страсть) белән бутарга ярамый.


Төрле кызлар бар. Мин гел үзе турында гына сөйләп йөрүчеләрне, мактанчыкларны яратмыйм. Йөрәгемне яулыйсы кыз, беренчедән, акыллы булырга тиеш. Гәүдәсе дә зифа булсын. Ә иң-иң мөһиме – мине аңласын.


Кызлар белән дуслык була алмый, дип уйлыйм. Хәер... Тукта, тукта, була ала икән, группадаш кызларым минем өчен дус булдылар. Мөгаен, ошатып йөргән кызың белән дус кына булып калу кыендыр...


«ВКонтаке»дагы «сәлам, хәлләр ничек?»ләргә күптәннән инде җавап кайтармыйм, барысына да җавап бирергә мөмкинлегем юк минем. (Миңа телефонын күрсәтә, анда – 718 яңа хат – Э.Б.). Ләкин: «ни өчен монда болай җырладың», «шуны киңәш итәр идем» кебек, иҗатыма кагылышлы хаталарны күрсәткән, файдалы киңәшләр булган хатларга һәм өлкән кешеләргә җавап кайтарырга тырышам. Дөресен генә әйткәндә, 2-3 элек минем Интернетта утырырга вакытым күбрәк иде, сәгатьләр буе утыра ала идем. Соңгы арада бу гадәттән арынырга дигән максат куйдым үземә.


Фотолар Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН архивыннан


Язма - "Ялкын" архивыннан, 12.12.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев