Логотип Идель
Ялкын

"БУ ЕЛНЫ УКЫЙ БАШЛЫЙМ, АНТ ИТӘМ!"

Бу елны һичшиксез тырышып укый башлыйм! Ничә ел буе үзебезгә шундый вәгъдә бирәбез, тик тормышка ашырабызмы соң?

Ярар, борчылырга ашыкмыйк, хәзер ярдәм итәм.

Укуга этәргеч


Уку процессы уңышлы барсын өчен, өй эшләрен эшләгәндә тыныч урын табарга киңәш итәм (китапханә, кафе). Шулай ук киемегезнең уңайлы булуы турында уйлагыз.

Иң мөһиме: телефон, планшетларыгызда интернетка чыгу юлын “каплап” торыгыз, чөнки эшләргә бирмәүче иң куркыныч киртә ул - социаль челтәрләргә кереп китү. Үземнән беләм!

Үзегезгә ачык максатлар куегыз: мәсәлән, "мин математикадан яхшы билге алам" түгел, ә, "мин шушы тигезләмәне чишәргә өйрәнәм". Уку ләззәтлерәк булсын өчен, куелган һәр максатны үтәгәч, музыка, шоколад, дуслар белән очрашу, яхшы фильм бүләк итегез үзегезгә. Эш беткәяч - ял итергә дә була бит.

Вакыт юк!


Вакыт юк дигән сүз - чып-чын ялган ул. Вакытың белән куллана белмәгәч, әлбәттә ул булмый. Вакытыңны бушка сарыф итмәсәң, барысы да килеп чыга, чынлап әйтәм;)

Иң гади ысул- көнеңне планлаштыру һәм планнарны үтәү. Еш очраучы прокрастинация, ягъни эшләреңне һаман башка вакытка кичектереп килү – хәерлегә илтми, ышаныгыз. Матур көндәлек алып, җәдвалыгызны язып барыгыз. Моның нәтиҗәсе - вакытыгызны чүп урынына “ташламыйсыз”, күбрәк өлгерәсез.

Һәм “десертка” Гарвард югары белем бирү уку йортының берничә вәгазе:

Егылыр дәрәҗәгә җитеп ару - син ярты юлны гына үттең дигәнне аңлата.

Уку - вакыт түгел, ә тырышлык.

Бүгенге селәгәйләр, иртәгәсен күз яшьләренә әйләнәчәкләр.

Менә шушы минутта да синең дошманнарың, комсызланып, белем йотып утыралар.

Бүгенге көн башка кабатланмаячак.

Вакыт беркемне көтми.

Бу киңәшләр сезгә булышыр дип ышанып калам, тик истә тотыгыз: барысы да үзегездән тора.
Һәм иң мөһиме: елмаеп яшәгез!


Гөлназ ЗӘКИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев