Иҗат
-
ЯҢА МАШИНА
Ә хәзер үзе ни кыйлана аталары?! Үпкәләгән, имеш! Кайтмыйлар, имеш! Кайтырбыз, менә җай гына чыксын. Иске машинасы белән башка кайтмаячак анда Фәвис. Яңа, затлы, күз явын алырлык машинасында, музыка уйнатып, гөрелдәп кайтып туктаса, үзе дә сөенер техника сөйгән атасы. “Булдыргансың, улым!” дияр. Тик әлегә аңламый аны әтисе. -
ӘНИ БҮЛӘГЕ
Рамис, беренче класска укырга кереп, хәрефләрнең шактый өлешен үзләштергәч тә, шәһәрдә яшәп яткан әнисенә хат язды: “Кәдирлэ әни исәнме мин сине бик сагиндым син кайчан кайтасиң миңа сәпит апкайт ямэ дәү әни сәләм әйтә синен очен бик каигыла миңа курткы алырга акча салсын ди син әлэ дә тугызынчы транвай өртәсенмэ азамат кем белян уйнай мин бэренче кыласста уким дау әни миңа мәктәп фурмасы алды мин ботен хәлефне белям меңга хатле саный белям әнием мин сине бик котам...” -
ВӘСИЛӘ
Күпләр өчен мәктәпнең ямен алып китте Вәсилә апалары. Шул китүеннән башка килә алмады Вәсилә яраткан мәктәбенә. Авыр чир утыз ике яшьлек чибәр хатынны, аяктан яздырып, урынга беркетте. Көннән көнгә сүнә барды Вәсилә, корый барды. Хастаханәдә дә аңардан тиз баш тарттылар. Үзенә берни әйтмәсәләр дә, табиблар Вәсиләнең ире Ниязны ачыктан-ачык кисәттеләр: “Без ярдәм итәрлек түгел...” Бианасы Кәримә карчык киленен им-томлап та карады. Тик Вәсиләне аягыннан еккан авыр чир китәргә килмәгән иде шул. Айлар буе ятты да ятты урында Вәсилә. Берни аңламаган биш яшьлек кызы Ләйлә белән аңардан да кечерәк улы Фәрит кенә: “Әни, тор инде. Кайчан мәктәпкә барасың?”, - дип җанын кыйдылар. -
НИГЕЗ ЙОРТ
Сания карчыкның бәгыренә төшкән сагыш иксез-чиксез иде. Бу сагышны бер генә үлчәмгә салып та, бер генә бизмәнгә куеп та булмыйдыр. Ул аны гүя утырган эскәмиясенә мәңгелеккә беркетеп куйган да үзе башка җаннар эзләп китеп барган. Шуңа күрәдерме, Саниянең күңеленә авыр булса да, аның җаны тыныч иде... -
МИНА
Әбүзәрнең аяк астында нидер черт итеп куйды. Урман сукмагыннан ашыгып барган җиреннән ул капыл туктап калды. Берничә ел солдат хезмәтендә йөргән кешеләрдә генә була торган эчке бер тоем белән ниндидер хәтәр хәлгә тап булуын тойды. Зиһене белән бу хәлне ничек кенә кабул итәргә теләмәсә дә, күңеле белән тиз төшенде: ул минага басты!.. -
СОҢГЫ АУ (икенче өлеш)
Мөсәллим карт урманга җитеп килә иде инде. Ләкин барган саен адымын тизләтергә тырышса да, юл һаман кыскармады. Яшь чагында бер-ике атлауда килеп җитә торган урман авызы әйтерсең лә, ниндидер бәла буласын сизенгәндәй, куенына эскертләрен җыеп яткан кыр артынарак чигенә иде. Шул кыр уртасындагы ялгыз ка- рагайга җиткәч, Мөсәллим карт тәмам хәле беткәнлеген, башка бер адым да атлый алмаячагын аңлады. Агач төбендәге куе чирәмлеккә авып, чалкан тәгәрәде. Күк һаман төссез һәм җансыз иде. Карагайның сирәк-мирәк яфраклары арасыннан ник бер сыңар болыт кисәге агып чыксын! -
СОҢГЫ АУ
Бүген Мөсәллим картка сиксән ике яшь тулды. Чынлыкта сиксән яшьлек ул. Соңгы ике елын өйдән чыкмыйча, түшәк иясе булып, үлемнең күзенә карап яшәде. Ике ел буе беркем белән сөйләшмәде, аралашмады. Аның бөтен дөньясы, күңеле, уе тәрәзә яңагына кыстырылган күн тышлы догалык дәфтәре, аннары... ишек башында эленеп торган ау мылтыгы белән бәйле иде... -
ТАМГА
Данияр белән Алсу, дәү әтиләренең кырыгын үткәрүгә, аның кием-салымнарын җыештыра башладылар. Мәрхүмнең орден-медальләр сырып алган костюмына кагылмадылар. Анысы фронтовик картның истәлеге булып торачак. Ә менә башка кием-салымны кая куярга белмичә, аптырабрак калдылар. Күрше-күләнгә кертсәң – көләчәкләр генә, хәзер бит мохтаҗлык заманы түгел, ни киясең килсә – кибетендә шул бар... -
УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕНӘ ШИГЫРЬЛӘР
Шытым салып нәни йөрәгемә, Белем дөньясына озатучы. Һәр уңышым саен сөенүче Бары Сез ул, минем Укытучым! -
ЙОРТ ИЯСЕ (ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ)
– Рух... Ай Аллам, тагын нинди сынаулар җибәрдең икән инде бу корып-кибеп яткан авылга? – Карчык, күккә карап, кулларын баш очына күтәреп, үзе генә белгән телдә нидер мыгырданып алды да тагын Илүсәгә эндәште: – Карале монда, кызым, менә минем күзләремә кара, тутырып кара. Ялгыштырмасалар гына ярар иде... -
КӨЗ ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР 2
Келәм чиккән Көз-алиһә: Үзе теккән, үлчәм камил. Күлмәкләре асыл, затлы, Искитмәле, катлы-катлы. Көз кызлары бәйге тота, Гүзәллектә тиңнәр юк. Күр өрәңге, балкып яна, Кояшны кабатлый күк. -
АНА СҮЗЕ
Палатада икәү. Ана белән бала. Дөресрәге – бала белән ана. Бала үлем кулында, ана... Ана язмыш карамагында. -
АРТИСТ
Спектакль башланырга ун-унбиш минутлап вакыт калды. «Беренче театр»да Хәбибрахманны уйнаучы Илгәрәй юк та юк. Алай соңга калмый торган иде... Инде нишләргә, кая барырга белмичә торганда, күктән төшкән кебек кенә пәйда булды Илгәрәй. Баш кагып кына исәнләште дә, туктап та тормыйча, үзенең киенү-ясану бүлмәсенә кереп китте... -
КҮҢЕЛ КҮЗЕҢ КҮРӘМЕ?
Мин автобуста тик кенә бара алмыйм. Менә бу юлы да, иске генә «пазик»ка килеп керүгә, алгы рәтләрнең берсендә утыручы төксе генә чырайлы бер кыз янына чүктем дә шундук сорап куйдым: – Берәр кая барасызмы әллә? Беләм, мәгънәсез сорау. Кая булса да бара бит инде ул; кеше кай- да йөрмәс, ризыгы булса, җир читенә дә барып чыга адәм баласы... -
КӨЗ ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР
Көз һәр кешенең күңелендә төрле хисләр уята: кемдер алтын-сары төскә күмелгән бу вакытка ихластан сөенә, бу айлардан үзенә илһам, көч ала, ә кемдер көзләрдә сагышка бирелә, хатирәләр дөньясына чума... Ничек кенә булмасын, бу ел фасылы һәр кешенең күңелендә үз урынын таба. Ә беләсезме, көзне нәрсә белән тагын да ямҗләндереп җибәреп була? Әлбәттә, иҗат, шигырьләр белән! Көз бит хисләргә, җанны айкардай кичерешләр шулкадәр бай!
Белми калма
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
-
27 апреля 2026 - 11:45
КАЗАНДА 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ЯШИ