Иҗат
-
ЯРЛЫКАГЫЛ!
Мин мәктәп директоры булып эшлим. Һәм мин бик әйбәт эшлим. Моңа кадәр безнең мәктәп пачка-пачка грамотасыз укучылар әзерләп чыгарган... Хәзер күз тимәсен: һәр укучының өтере үз урынында. Ноктасы үз урынында, хәтта сорау билгесен дә дөрес итеп куя беләләр. Авылның эшкуар-фермерлары документ тутырырга минем укучылар янына йөри. Хәзер бер гектар җирне рәсмиләштерү өчен ДТ тракторы авырлыгында кәгазь-документ тутырырга кирәк ди бит. -
ТУКТАЛЫШ
“Тизрәк! Тизрәк!..” Кыска гына мизгелгә аңына килгән Айдар үз янында кайнашкан ак халатлы кешеләрнең кем икәнлеген дә, кая ашыкканнарын да аңламыйча, бөтен тәненә таралган кискен авыртудан тагын аңын җуйды... Тукталышта юл аша чыгарга басып торганда килеп бәрелгән машинаны ул хәтерләмәде. Изелгән аякларын бот төбеннән кисәчәкләрен белми иде әле утыз тугыз яшьлек авыл укытучысы... -
ЮЛ ЧАТЫ
Менә замана могҗизасы интернет дигәннәре авыл җиренә дә килеп җитте! Гөлфия анда бик озаклап утырырга мөмкинчелек тапмаса да, ара-тирә вакыт табып, бөтендөнья челтәренә кергәли башлады. Социаль челтәрләрнең берсендә үз сәхифәсен ачкан Гөлфия анда бергә укыган сыйныфташларын, ничә еллар буе күрмәгән дус-танышларын тапты. -
ТОРМЫШНЫҢ ТАШ КЫЯЛАРЫ
Илгиз белән Сәрия гаийләсенә олы кайгы килде. 25 яшьлек уллары Самат фаҗигале рәвештә һәләк булды. Улларын күмгәч, Илгиз зираттан өйләренә кайтмады. Беркемгә берни аңлатыйча, шәһәрдән артык ерак булмаган бакчасына китте. Анда төзи башлаган йортлары яшәрлек булмаганлыктан, мунчаның алгы өлешен торырга җайлаштырып, шунда яши башлады. -
КҮҢЕЛ
Мин иртәнге салкын һаваны исни-исни урамга чыктым. Чынлап та, Минһаҗ ат җигеп килгән, кылый күзләрен елтыратып арбада утыра иде. Ул кияү егетләре кебек ак күлмәгенең изүләрен ачып җибәргән, уйналмыйча искергән гармуны да аяк астында ауный. Мине күргәч, күрше абый уңайсызланып китте, елмаерга тырышкан кебек булды, ләкин аның гөнаһсыз елмаюы ничектер ыржаюга охшый һәм көләсене китерә иде. -
КАЙТАВАЗ
Каяндыр ишетелер-ишетелмәс кенә моң агыла иде. Урал тавының ташлы итәгендәге мәгърур кыяфәтле сылу каеннар шавында идеме ул, әллә инде тау күкрәген ярып, кылтык кызлар тавышы белән челтерәгән инеш агышында идеме – ничек кенә булмасын, колакны иркәләгән әлеге моң таң калырлык иде. -
УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕНӘ КОТЛАУЛАР
Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез, туры юл күрсәтүчеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсыйхәтегез безгә авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Һәрчак укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Сәламәтлек, ак бәхетләр, яңа куанычлар телибез! Бәйрәмегез белән! -
УКЫТУЧЫ, БАЛА, АТА-АНА...
Мәктәпне калдырып китәргә дә күп вакыт калмады балаларга. Әйе, балаларга. Буй-сыннары зифа, үзләре сөлектәй булсалар да, үзләренчә бик "зурдан" сөйләшсәләр дә, алар әле һаман да балалар шул... Укытучы Эльза, бүген мәктәпкә алдарак килде, никтер күңеле узе аңлата алмаган бер халәттә дукынлана, йөрәге күкрәктән менә-менә чыгам дип тибә... Бүген аның укучылары һәм ата-аналары белән очрашу булачак. Ул аларның сыйныф җитәкчесе булганга җиде ел булган, кара әле, җиде көн күк үтеп тә киткән! Инде аларның очар кошлар булып таралыр вакытлары да килеп җиткән. Шушы биш балага ярты йөрәген бирде Эльза апалары. -
СӘЛАМ
«Сәлам, Рамил! Хәлләрең ничек? Әйдә, танышабыз: мин Алинә булам. Казан кызы, университетта укыйм. Үзең турында яз әле. Җавап көтәм.» -
ӘТИ
«Исәнме, әтием! Сиңа хатны улың Ринат яза. Әти, бүген миңа тугыз яшь тулды. Беркем дә котламады. Миннән өч яшькә олырак Рушания: «Ринатның туган көне!» – дип, барысына әйтеп йөрсә дә, берәү дә миңа бүләк бирмәде. Бары Рамил генә кулымны кысты. Ә калганнар, авырттырып, колагымны тарттылар. Мин елап җибәргәч, бөтенесе дә көлде. Әти, син янымда булсаң, алар мине кыйнамаслар иде. Коля да, Илшат та «Мәскәү күрсәтәбез» дип колактан кысып күтәрмәсләр иде. Тәрбияче апалар да «Бандит!» дип рәнҗетмәсләр иде. Әти, алдагы ике хатыма җавап бирмәдең: тизрәк кил инде, сагындым бит. Ә аннары, әти, миңа уенчык автомат алып кил әле. Бинокль, фонарь, кызыл уты еракка сала торган лазер да кирәк. -
МУНЧА
Сиксәнне узган Нәфисә карчык ныклап чирләп китте. Район үзәгендә яшәгән кызы Рәмиләне борчырга теләмәсә дә, өч көн урыннан кузгала алмагач, шалтыратып, кызын кайтарды. Әнисен үзләре белән район хастаханәсенә алып китәргә дип кайткан кызы белән Рәвил киявенең, әйдә, әнкәй, әзерлән, дигән үтенеченнән Нәфисә әби бик кискен генә баш тартты. “Үлсәм шушында, үз өемдә үләм. Гомерем булса, әзрәк яшәрмен”,- диде. -
ӘНКӘЙ
Үзәкләрем өзелеп йокыдан уянып китәм. Кара әле, дим, адәм баласының күңелендә кыен чакта әнкәйгә сыенасы килү теләге гомерлеккә кала икән бит. Балачакта урамда уйнап йөргәндә, кайсы гына сабый, кем дә булса үзен рәнҗетсә, «Әнигә әйтәм!» дип өенә йөгермәгән? Әнисе яклыймы-юкмы, анысы – башка мәсьәлә, иң мөһиме, «Әнигә әйтәм!» дигән тылсымлы сүз бар. -
ГӨЛБҮЛӘК
Гөлбүләк ханым ул көнне ничектер зур бәйрәм, тантана кебек кабул итте. Йөрәге яшь чагындагыча каядыр җилкенде, ашкынып типте. Бу халәтеннән кызы Гөлйөзем, оныгы Илнур көлә күрмәсен дип, эчтән генә үзен сабыр булырга өндәде. Хәер, алайга калса, алар үзләре дулкынланмыймы әллә? Гөлйөзем бердәнбер улын өйләндерергә, Илнуры сөйгән кызы белән кушылырга әзерләнә. Дулкынланса да килешә аларга. Ә Гөлбүләк ханым – заманында үзенең өч баласын башлыкүзле иткән, дүрт оныгының туенда катнашкан кеше. Бу юлы гел булмаганча дулкынлана, каушый. -
ПЕРӘ
Вәсил бүген дә иртә таңнан, әнисе урыныннан кузгалып кыштыр-мыштыр йөри башлауга ук, йокысыннан торып утырды. Әнә ул инде кичтән үк әзерләп куелган утыннарны мичкә тутырып, ут үрләтеп җибәргән, сыерны савып кереп, сөтен дә сөзеп куйган. Менә хәзер самавырга чиләктән су салыр, торбасына яңа өлгергән кузлы күмерләрне өстәп җибәрер. Мичтә дөрләгән ялкынга, самавыр торбасы «тәрәзәчек»ләреннән күз кыскан кузларга карап утырырга ярата ул. Улының иртәләрен әнә шулай онытылып, утларны күзәтеп утыруын әнисе сизми диярлек. Сизеп тә игътибар итмиме? Комачауламагач, ярый, утырсын инде, ихтыяры, дияме? -
1нче ИЮНЬ
Нияз һәр елда бу көнне сагаеп, шомланып көтеп ала. 1 нче июнь – аның туган көне. Юк, төгәл генә әйтә алмый ул үзенең якты дөньяга килгән көнен. Ятимнәр йортында туган көннәрнең исәбе бөтенләй башкача шул... Бу көнне ул үзе уйлап чыгарды. Балигъ булып, паспорт алганда, туган көне итеп яздырды...
Белми калма
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
-
27 апреля 2026 - 11:45
КАЗАНДА 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ЯШИ