Иҗат
-
ҮЧ ХӘТЕРЕ
Мансур быел мунчасын яңартырга булды. Ун ел аз вакыт түгел. Әнә — мунча бурасының аскы ниргәләре тәмам череп, көпшәкләнеп беткән. Түбәсеннән дә үтә. Миче бозылган, идәне тузган, ләүкәсе кыйшайган... -
КӨНДӘШЛӘР
Бокс буенча республика чемпионатында беренчелекне яулап кайткан көне иде. Мәктәпкә шатлык канатларында очып барды, чөнки бер атна эчендә Миләүшәсен үлеп сагынды. Гел шулай, кая да булса ярышларга китсә, ул аны бер гасырга аерылышкандай юксына башлый. Ә бергә чакта никтер гел «чәнчешеп» кенә торалар. Миләүшә артык чибәр шул, бераз масаеп та киткәли. Бәлкем Азаматның кытыгын китерер өчен шулай кыйланадыр, кызларны аңламассың. -
КҮҢЕЛ КҮЗЕ
– Күләгә кебек арттан тагылып йөрмә дип күпме әйтергә була! Чукракмы, әллә тилеме син?- каршысында гаепле сыман башын иеп торган малайны Ләйлә ачу белән төртеп җибәрде. Көчлерәк җил өрсә, очып китәрдәй юка гәүдәсе чайкалып, арты белән җиргә барып төште. Юк, Камил кызга үпкәләмәде, ә кәмит карарга җыйналган яшьтәшләренең шаркылдап көлүеннән гарьләнде. Торып, өстендәге тузанын каккалады, сибелгән китап-дәфтәрләрен сумкасына җыйнаштырды да, берни дәшми әкрен генә китеп барды. -
ӘЙТЕР ИДЕМ ИСЕМЕН...
Сайра атлы мин. Авызыңны ерма, үзең дә әллә кем түгелсеңдер әле! Шул синең кебек кабак башлы, ерык авызлы малайлар "балык консервасы" дип кушамат такты да инде мәктәптә укыганда. Тапканнар исемен! Ул әти-әниләр балаларына исем кушканда ни уйлыйлар икән?! Исем төймә кебек түгел шул, тектең дә, бер заман төшеп калыр, димә, гомерлек. -
БАРСАМ
1942 елның февраль башлары иде. Мин өченче сыйныфта укып йөрим. Көннәрдән бер көнне, дәрес вакытында, кинәт кенә кемдер безнең сыйныф ишеген шакыды. Сискәнеп киттек. Укытучы апабыз ашыгып ишеккә юнәлде... -
ЯЛГЫШУ
Туксанны куган Әминә карчык ялгыша башлады. Олыгайган әнисен шәһәргә үз янына карарга алган кызы Рәзинә, башта ни уйларга да белмәсә дә, тора-бара аның ялгыш ычкынган сүзләреннән хикмәт таба башлады. -
КАКТУСКА ДА МӘХӘББӘТ КИРӘК
…Кыйммәтле, заманча җиһазлар белән тулган өйдә тавышсыз гына гөлләр серләшә. - Безнең яфракларыбызны иркәләп үткән кул җылысын башка бер дә тоймабыз инде,- ди авыр сулап чәчәкләрен вакытсыз койган Яран гөл. Төртмә телле Кактус әллә сер бирергә теләми, әллә үзенең иң түзем үсемлек икәнен исбатлыйсы килә, Яран гөлне ачуланып ук ташлый. -
ИСКЕ ЙОРТ
Яңа йорт салып, анда күченгәнгә тугыз ел үтсә дә, Гайшә карчык түбәләре тишелгән, ишеге кыйшайган, күбесенчә келәт вазифасын үтәгән иске өйне сүтәргә улы Рәискә моңа хәтле һич кенә дә ризалык бирергә теләмәде. Рәис, иске йортны сүтик, дип ничә кат сүз башламасын, Гайшә әби улының игътибарын башка якка бора торды, я аңа бик тә мөһим бүтән эш табып биргәләде. -
ТАНЫШ ӘБИ
Хатын-кыз булуына карамастан, Гөлсинә бик ярата машина йөртергә. Нинди ерак араларны якынайта бу дүрт тәгәрмәч. Күпме вакытыңны янга калдыра. Ирекле кош сыман, чыгасың да китәсең кирәкле җиреңә. Машинада барганда бер-бер артлы ачыла барган киңлекләр, матур табигать күренешләре бик якын Гөлсинәнең күңеленә. Юл буенда үскән каен кызлары яшел шәлләрен болгап каршыга йөгерәләр дә, артыңнан чуклы яулыкларын изәп карап калалар... Сокланып туймаслык!Хатын-кыз булуына карамастан, Гөлсинә бик ярата машина йөртергә. Нинди ерак араларны якынайта бу дүрт тәгәрмәч. Күпме вакытыңны янга калдыра. Ирекле кош сыман, чыгасың да китәсең кирәкле җиреңә. Машинада барганда бер-бер артлы ачыла барган киңлекләр, матур табигать күренешләре бик якын Гөлсинәнең күңеленә. Юл буенда үскән каен кызлары яшел шәлләрен болгап каршыга йөгерәләр дә, артыңнан чуклы яулыкларын изәп карап калалар... Сокланып туймаслык! -
КЕМ БУЛСА ДА – КЕШЕ БУЛЫГЫЗ! Клара Булатова шигырьләре
Укытучы апаң йокламаган... Абажурлы зәңгәр лампасыннан Өстәлеңә якты сибелгән. Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән, Планнар да күптән төзелгән. Ә ул әле һаман йокламаган, Төн йокысын нәрсә алган соң... -
ӘТИ ЙОРТЫ
Гөлсинурга авылда атасыннан мирас булып калган йортлары турында әнисе Сәвия бүген тагын шалтыратты: - Кызым, син кайчан барып рәтләп киләсең инде андагы эшләрне? Эчендәге әйберләрен җыеп түгәргә дә, сатарга кирәк инде өйне. Күпме торыр ул? Болай хуҗасыз килеш торса, тиз черер. Урыны да әйбәт йортның. Авыл уртасында. Хакларның әле әйбәт чагы. Акчасы артык булмас, кирәк җире табылыр. -
СОҢГА КАЛМА, УЛЫМ!
Бүген Сания карчык шәһәрдә көн күреп яткан улы Хәйдәргә өченче кат шалтыратты. Ике тапкыр шалтыратуында, улының эштә вакыты туры килеп, сөйләшә алмады. Менә, эш сәгатьләре бетәр чакны исәпләп, тагын улының телефон номерына басты. -
"ӘТИ" СҮЗЕ СҮЗ ГЕНӘМЕ?
"Әллә ни куркыныч та түгел инде минем сезгә сөйлисе килгән нәрсәләр. Ләкин бу минем тормыш юлым. Минем сөйләгәннәрем кемгәдер ярдәм итәр, кемдер уйланыр, кемдер бөтенләй аңламас... Әти миңа беренче... -
ӘНИ, СУ БИР!
Зур хастаханәнең реанимация бүлеге янында күн эскәмиягә сеңеп диярлек утырган, ябык гәүдәле, башына ак яулык бәйләгән, моңсу-җитди кыяфәтле карчык яныннан табиблар, шәфкать туташлары тыз-быз үтеп йөри. Инде икенче атна моннан китми диярлек утырган әби аларның барысын да өмет тулы карашы белән каршы ала һәм сагыш белән озатып кала. Шәфкать туташлары... Нинди мәгънәле бу исем! Шәфкатьле!.. Менә берәрсе янына килер дә, әйтер кебек: ”Әбекәй, кызыгыз терелде. Бүген аны өйгә алып кайтып китәрсез”, - дияр кебек. -
ГӨЛЛӘР ДӘ ЕЛЫЙ
Мин ул әбекәйне күптәннән беләм. Безнең ишегалдында мин белә-белгәннән бирле яши ул. Аның белән беркем дә аралашмый. Моның бик мөһим сәбәбе бар. Ул һәр көнне урамга бер гөл күтәреп чыга. Подъезд ишегендә ялтыравыклы чәй кәгазенә төрелгән гөл савыты күренү белән, ишегалдында булган кешеләр бер-берләренә карашып алалар, аннары, кем — кибеткә, кем — үз өенә, кем кая таралыша башлый. Хәтта такталар белән бүлеп алынган комлыкта уйнап утыручы бала-чага да бермәлгә тынып калгандай була. Бөтен ишегалдын сәер тынлык биләп ала. Ниндидер шомлы тынлык…
Белми калма
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
-
27 апреля 2026 - 11:45
КАЗАНДА 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ЯШИ