Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
ӘНКӘЙ
Үзәкләрем өзелеп йокыдан уянып китәм. Кара әле, дим, адәм баласының күңелендә кыен чакта әнкәйгә сыенасы килү теләге гомерлеккә кала икән бит. Балачакта урамда уйнап йөргәндә, кайсы гына сабый, кем дә булса үзен рәнҗетсә, «Әнигә әйтәм!» дип өенә йөгермәгән? Әнисе яклыймы-юкмы, анысы – башка мәсьәлә, иң мөһиме, «Әнигә әйтәм!» дигән тылсымлы сүз бар. -
ГӨЛБҮЛӘК
Гөлбүләк ханым ул көнне ничектер зур бәйрәм, тантана кебек кабул итте. Йөрәге яшь чагындагыча каядыр җилкенде, ашкынып типте. Бу халәтеннән кызы Гөлйөзем, оныгы Илнур көлә күрмәсен дип, эчтән генә үзен сабыр булырга өндәде. Хәер, алайга калса, алар үзләре дулкынланмыймы әллә? Гөлйөзем бердәнбер улын өйләндерергә, Илнуры сөйгән кызы белән кушылырга әзерләнә. Дулкынланса да килешә аларга. Ә Гөлбүләк ханым – заманында үзенең өч баласын башлыкүзле иткән, дүрт оныгының туенда катнашкан кеше. Бу юлы гел булмаганча дулкынлана, каушый. -
ПЕРӘ
Вәсил бүген дә иртә таңнан, әнисе урыныннан кузгалып кыштыр-мыштыр йөри башлауга ук, йокысыннан торып утырды. Әнә ул инде кичтән үк әзерләп куелган утыннарны мичкә тутырып, ут үрләтеп җибәргән, сыерны савып кереп, сөтен дә сөзеп куйган. Менә хәзер самавырга чиләктән су салыр, торбасына яңа өлгергән кузлы күмерләрне өстәп җибәрер. Мичтә дөрләгән ялкынга, самавыр торбасы «тәрәзәчек»ләреннән күз кыскан кузларга карап утырырга ярата ул. Улының иртәләрен әнә шулай онытылып, утларны күзәтеп утыруын әнисе сизми диярлек. Сизеп тә игътибар итмиме? Комачауламагач, ярый, утырсын инде, ихтыяры, дияме? -
1нче ИЮНЬ
Нияз һәр елда бу көнне сагаеп, шомланып көтеп ала. 1 нче июнь – аның туган көне. Юк, төгәл генә әйтә алмый ул үзенең якты дөньяга килгән көнен. Ятимнәр йортында туган көннәрнең исәбе бөтенләй башкача шул... Бу көнне ул үзе уйлап чыгарды. Балигъ булып, паспорт алганда, туган көне итеп яздырды... -
ЯҢА МАШИНА
Ә хәзер үзе ни кыйлана аталары?! Үпкәләгән, имеш! Кайтмыйлар, имеш! Кайтырбыз, менә җай гына чыксын. Иске машинасы белән башка кайтмаячак анда Фәвис. Яңа, затлы, күз явын алырлык машинасында, музыка уйнатып, гөрелдәп кайтып туктаса, үзе дә сөенер техника сөйгән атасы. “Булдыргансың, улым!” дияр. Тик әлегә аңламый аны әтисе. -
ӘНИ БҮЛӘГЕ
Рамис, беренче класска укырга кереп, хәрефләрнең шактый өлешен үзләштергәч тә, шәһәрдә яшәп яткан әнисенә хат язды: “Кәдирлэ әни исәнме мин сине бик сагиндым син кайчан кайтасиң миңа сәпит апкайт ямэ дәү әни сәләм әйтә синен очен бик каигыла миңа курткы алырга акча салсын ди син әлэ дә тугызынчы транвай өртәсенмэ азамат кем белян уйнай мин бэренче кыласста уким дау әни миңа мәктәп фурмасы алды мин ботен хәлефне белям меңга хатле саный белям әнием мин сине бик котам...” -
ВӘСИЛӘ
Күпләр өчен мәктәпнең ямен алып китте Вәсилә апалары. Шул китүеннән башка килә алмады Вәсилә яраткан мәктәбенә. Авыр чир утыз ике яшьлек чибәр хатынны, аяктан яздырып, урынга беркетте. Көннән көнгә сүнә барды Вәсилә, корый барды. Хастаханәдә дә аңардан тиз баш тарттылар. Үзенә берни әйтмәсәләр дә, табиблар Вәсиләнең ире Ниязны ачыктан-ачык кисәттеләр: “Без ярдәм итәрлек түгел...” Бианасы Кәримә карчык киленен им-томлап та карады. Тик Вәсиләне аягыннан еккан авыр чир китәргә килмәгән иде шул. Айлар буе ятты да ятты урында Вәсилә. Берни аңламаган биш яшьлек кызы Ләйлә белән аңардан да кечерәк улы Фәрит кенә: “Әни, тор инде. Кайчан мәктәпкә барасың?”, - дип җанын кыйдылар. -
НИГЕЗ ЙОРТ
Сания карчыкның бәгыренә төшкән сагыш иксез-чиксез иде. Бу сагышны бер генә үлчәмгә салып та, бер генә бизмәнгә куеп та булмыйдыр. Ул аны гүя утырган эскәмиясенә мәңгелеккә беркетеп куйган да үзе башка җаннар эзләп китеп барган. Шуңа күрәдерме, Саниянең күңеленә авыр булса да, аның җаны тыныч иде... -
МИНА
Әбүзәрнең аяк астында нидер черт итеп куйды. Урман сукмагыннан ашыгып барган җиреннән ул капыл туктап калды. Берничә ел солдат хезмәтендә йөргән кешеләрдә генә була торган эчке бер тоем белән ниндидер хәтәр хәлгә тап булуын тойды. Зиһене белән бу хәлне ничек кенә кабул итәргә теләмәсә дә, күңеле белән тиз төшенде: ул минага басты!.. -
СОҢГЫ АУ (икенче өлеш)
Мөсәллим карт урманга җитеп килә иде инде. Ләкин барган саен адымын тизләтергә тырышса да, юл һаман кыскармады. Яшь чагында бер-ике атлауда килеп җитә торган урман авызы әйтерсең лә, ниндидер бәла буласын сизенгәндәй, куенына эскертләрен җыеп яткан кыр артынарак чигенә иде. Шул кыр уртасындагы ялгыз ка- рагайга җиткәч, Мөсәллим карт тәмам хәле беткәнлеген, башка бер адым да атлый алмаячагын аңлады. Агач төбендәге куе чирәмлеккә авып, чалкан тәгәрәде. Күк һаман төссез һәм җансыз иде. Карагайның сирәк-мирәк яфраклары арасыннан ник бер сыңар болыт кисәге агып чыксын! -
СОҢГЫ АУ
Бүген Мөсәллим картка сиксән ике яшь тулды. Чынлыкта сиксән яшьлек ул. Соңгы ике елын өйдән чыкмыйча, түшәк иясе булып, үлемнең күзенә карап яшәде. Ике ел буе беркем белән сөйләшмәде, аралашмады. Аның бөтен дөньясы, күңеле, уе тәрәзә яңагына кыстырылган күн тышлы догалык дәфтәре, аннары... ишек башында эленеп торган ау мылтыгы белән бәйле иде... -
ТАМГА
Данияр белән Алсу, дәү әтиләренең кырыгын үткәрүгә, аның кием-салымнарын җыештыра башладылар. Мәрхүмнең орден-медальләр сырып алган костюмына кагылмадылар. Анысы фронтовик картның истәлеге булып торачак. Ә менә башка кием-салымны кая куярга белмичә, аптырабрак калдылар. Күрше-күләнгә кертсәң – көләчәкләр генә, хәзер бит мохтаҗлык заманы түгел, ни киясең килсә – кибетендә шул бар... -
УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕНӘ ШИГЫРЬЛӘР
Шытым салып нәни йөрәгемә, Белем дөньясына озатучы. Һәр уңышым саен сөенүче Бары Сез ул, минем Укытучым! -
ЙОРТ ИЯСЕ (ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ)
– Рух... Ай Аллам, тагын нинди сынаулар җибәрдең икән инде бу корып-кибеп яткан авылга? – Карчык, күккә карап, кулларын баш очына күтәреп, үзе генә белгән телдә нидер мыгырданып алды да тагын Илүсәгә эндәште: – Карале монда, кызым, менә минем күзләремә кара, тутырып кара. Ялгыштырмасалар гына ярар иде... -
КӨЗ ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР 2
Келәм чиккән Көз-алиһә: Үзе теккән, үлчәм камил. Күлмәкләре асыл, затлы, Искитмәле, катлы-катлы. Көз кызлары бәйге тота, Гүзәллектә тиңнәр юк. Күр өрәңге, балкып яна, Кояшны кабатлый күк.