Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
АНА СҮЗЕ
Палатада икәү. Ана белән бала. Дөресрәге – бала белән ана. Бала үлем кулында, ана... Ана язмыш карамагында. -
АРТИСТ
Спектакль башланырга ун-унбиш минутлап вакыт калды. «Беренче театр»да Хәбибрахманны уйнаучы Илгәрәй юк та юк. Алай соңга калмый торган иде... Инде нишләргә, кая барырга белмичә торганда, күктән төшкән кебек кенә пәйда булды Илгәрәй. Баш кагып кына исәнләште дә, туктап та тормыйча, үзенең киенү-ясану бүлмәсенә кереп китте... -
КҮҢЕЛ КҮЗЕҢ КҮРӘМЕ?
Мин автобуста тик кенә бара алмыйм. Менә бу юлы да, иске генә «пазик»ка килеп керүгә, алгы рәтләрнең берсендә утыручы төксе генә чырайлы бер кыз янына чүктем дә шундук сорап куйдым: – Берәр кая барасызмы әллә? Беләм, мәгънәсез сорау. Кая булса да бара бит инде ул; кеше кай- да йөрмәс, ризыгы булса, җир читенә дә барып чыга адәм баласы... -
КӨЗ ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР
Көз һәр кешенең күңелендә төрле хисләр уята: кемдер алтын-сары төскә күмелгән бу вакытка ихластан сөенә, бу айлардан үзенә илһам, көч ала, ә кемдер көзләрдә сагышка бирелә, хатирәләр дөньясына чума... Ничек кенә булмасын, бу ел фасылы һәр кешенең күңелендә үз урынын таба. Ә беләсезме, көзне нәрсә белән тагын да ямҗләндереп җибәреп була? Әлбәттә, иҗат, шигырьләр белән! Көз бит хисләргә, җанны айкардай кичерешләр шулкадәр бай! -
ҮЧ ХӘТЕРЕ
Мансур быел мунчасын яңартырга булды. Ун ел аз вакыт түгел. Әнә — мунча бурасының аскы ниргәләре тәмам череп, көпшәкләнеп беткән. Түбәсеннән дә үтә. Миче бозылган, идәне тузган, ләүкәсе кыйшайган... -
КӨНДӘШЛӘР
Бокс буенча республика чемпионатында беренчелекне яулап кайткан көне иде. Мәктәпкә шатлык канатларында очып барды, чөнки бер атна эчендә Миләүшәсен үлеп сагынды. Гел шулай, кая да булса ярышларга китсә, ул аны бер гасырга аерылышкандай юксына башлый. Ә бергә чакта никтер гел «чәнчешеп» кенә торалар. Миләүшә артык чибәр шул, бераз масаеп та киткәли. Бәлкем Азаматның кытыгын китерер өчен шулай кыйланадыр, кызларны аңламассың. -
КҮҢЕЛ КҮЗЕ
– Күләгә кебек арттан тагылып йөрмә дип күпме әйтергә була! Чукракмы, әллә тилеме син?- каршысында гаепле сыман башын иеп торган малайны Ләйлә ачу белән төртеп җибәрде. Көчлерәк җил өрсә, очып китәрдәй юка гәүдәсе чайкалып, арты белән җиргә барып төште. Юк, Камил кызга үпкәләмәде, ә кәмит карарга җыйналган яшьтәшләренең шаркылдап көлүеннән гарьләнде. Торып, өстендәге тузанын каккалады, сибелгән китап-дәфтәрләрен сумкасына җыйнаштырды да, берни дәшми әкрен генә китеп барды. -
ӘЙТЕР ИДЕМ ИСЕМЕН...
Сайра атлы мин. Авызыңны ерма, үзең дә әллә кем түгелсеңдер әле! Шул синең кебек кабак башлы, ерык авызлы малайлар "балык консервасы" дип кушамат такты да инде мәктәптә укыганда. Тапканнар исемен! Ул әти-әниләр балаларына исем кушканда ни уйлыйлар икән?! Исем төймә кебек түгел шул, тектең дә, бер заман төшеп калыр, димә, гомерлек. -
БАРСАМ
1942 елның февраль башлары иде. Мин өченче сыйныфта укып йөрим. Көннәрдән бер көнне, дәрес вакытында, кинәт кенә кемдер безнең сыйныф ишеген шакыды. Сискәнеп киттек. Укытучы апабыз ашыгып ишеккә юнәлде... -
ЯЛГЫШУ
Туксанны куган Әминә карчык ялгыша башлады. Олыгайган әнисен шәһәргә үз янына карарга алган кызы Рәзинә, башта ни уйларга да белмәсә дә, тора-бара аның ялгыш ычкынган сүзләреннән хикмәт таба башлады. -
КАКТУСКА ДА МӘХӘББӘТ КИРӘК
…Кыйммәтле, заманча җиһазлар белән тулган өйдә тавышсыз гына гөлләр серләшә. - Безнең яфракларыбызны иркәләп үткән кул җылысын башка бер дә тоймабыз инде,- ди авыр сулап чәчәкләрен вакытсыз койган Яран гөл. Төртмә телле Кактус әллә сер бирергә теләми, әллә үзенең иң түзем үсемлек икәнен исбатлыйсы килә, Яран гөлне ачуланып ук ташлый. -
ИСКЕ ЙОРТ
Яңа йорт салып, анда күченгәнгә тугыз ел үтсә дә, Гайшә карчык түбәләре тишелгән, ишеге кыйшайган, күбесенчә келәт вазифасын үтәгән иске өйне сүтәргә улы Рәискә моңа хәтле һич кенә дә ризалык бирергә теләмәде. Рәис, иске йортны сүтик, дип ничә кат сүз башламасын, Гайшә әби улының игътибарын башка якка бора торды, я аңа бик тә мөһим бүтән эш табып биргәләде. -
ТАНЫШ ӘБИ
Хатын-кыз булуына карамастан, Гөлсинә бик ярата машина йөртергә. Нинди ерак араларны якынайта бу дүрт тәгәрмәч. Күпме вакытыңны янга калдыра. Ирекле кош сыман, чыгасың да китәсең кирәкле җиреңә. Машинада барганда бер-бер артлы ачыла барган киңлекләр, матур табигать күренешләре бик якын Гөлсинәнең күңеленә. Юл буенда үскән каен кызлары яшел шәлләрен болгап каршыга йөгерәләр дә, артыңнан чуклы яулыкларын изәп карап калалар... Сокланып туймаслык!Хатын-кыз булуына карамастан, Гөлсинә бик ярата машина йөртергә. Нинди ерак араларны якынайта бу дүрт тәгәрмәч. Күпме вакытыңны янга калдыра. Ирекле кош сыман, чыгасың да китәсең кирәкле җиреңә. Машинада барганда бер-бер артлы ачыла барган киңлекләр, матур табигать күренешләре бик якын Гөлсинәнең күңеленә. Юл буенда үскән каен кызлары яшел шәлләрен болгап каршыга йөгерәләр дә, артыңнан чуклы яулыкларын изәп карап калалар... Сокланып туймаслык! -
КЕМ БУЛСА ДА – КЕШЕ БУЛЫГЫЗ! Клара Булатова шигырьләре
Укытучы апаң йокламаган... Абажурлы зәңгәр лампасыннан Өстәлеңә якты сибелгән. Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән, Планнар да күптән төзелгән. Ә ул әле һаман йокламаган, Төн йокысын нәрсә алган соң... -
ӘТИ ЙОРТЫ
Гөлсинурга авылда атасыннан мирас булып калган йортлары турында әнисе Сәвия бүген тагын шалтыратты: - Кызым, син кайчан барып рәтләп киләсең инде андагы эшләрне? Эчендәге әйберләрен җыеп түгәргә дә, сатарга кирәк инде өйне. Күпме торыр ул? Болай хуҗасыз килеш торса, тиз черер. Урыны да әйбәт йортның. Авыл уртасында. Хакларның әле әйбәт чагы. Акчасы артык булмас, кирәк җире табылыр.