Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
АНА ЧӘЧӘКЛӘР КИТЕРӘ
Кулына букет тотып, сестра килеп керде һәм вазадагы шиңгән чәчәкләрне яңалары белән алыштырды. Дару исләрен басып, палатага чапкан печән исе, каен җиләге исе таралды. Ринат, кызларның чәченнән сыйпагандай, йомшак кына итеп хәлсез бармакларын чәчәкләрнең нәфис таҗларына тидереп алды. -
ТУЙ АЛДЫННАН
Кызыл чәчәкле шәмәхә яулыгын артка чөеп бәйләгән, иллә дә калын пыялалы күзлеген киеп алган, сары төстәге, инде саннары танылмый да башлаган үлчәм тасмасын муенына аскан әнисе күлмәк кисәргә җыена. Зур имән өстәлгә җәеп салынган аллы-гөлле тукымадан күз алмалы түгел. Саҗидә әбигә булачак бу. Сөмбелә бакча башларында гына яшәүче әбинең шул күлмәкне киеп, ак яулыгын туздырып ябып, җил-җил атлап йөрүләренә хәтле күз алдына китерде дә үзалдына рәхәт елмаеп куйды. -
ЯТИМ ЙОРТ
Әй, сорыйм әле. Сиреньнәрем-гөлләрем, киләсе язларда элеккечә шаулап-кайнап чәчәк атарга вәгъдә бирәсезме? Кичә бөтен булган ботакларыбызны кистеләр, дисезме? Ә тамырларыгыз? Алар бит исән! Тамырларыбыз назлы, йомшак, миһербанлы туган җир туфрагында! Шулай булгач, яшибез әле, гөрләп чәчәк атабыз! -
САБЫНЫМ КАЛА, САТЫГЫЗ
– Әтәңә, нинди булса да, сүз әйтмәң, соңнан кыен булыр үзегезгә. Начар кеше түгел ул. Әтәй-инәй хакы бар, – дип туктата торган иде. – Бигрәк яшьли, буыннары ныгып та бетмәс борын, сугышка илтеп ташладылар… Аның күргәннәрен без белмибез бит… -
ИҢ КИРӘГЕ...
Әнисенең йөзен дә, гәүдәсен дә нәкъ Сәлимә Галимовнаныкы кебек күз алдына китерә Юлай. Беркөн бу хакта әтисенә дә чишелде әле. Әтисе башта югалып калды, бераз эндәшми торгач: – Әниең сары чәчле, – дип куйды. И-и, эш чәчнең нинди төстә булуындамыни! -
МИЗАН БУРАНЫ
Игелекле иде буран! Ул, бу икәүнең әле яшьләрен, әле елаудан калтыранган иңнәрен, әле бозлана башлаган итәкләрен себереп, туктаусыз чана тирәли әйләнде. Карчыкларның авызыннан чыккан һәр сүзнең сер икәнен белеп, башка беркем ишетмәслек итеп, кайсын-кая куды, таратты, йотты, гаип итте. -
КӘЛӘПҮШЛЕ КЫЗ
Бу очрашуны Сиринә күптән көткән иде. Үзе көтте, үзе курыкты. Әмма юкка дулкынланган икән. Барысы да шулчаклы гади, гадәти килеп чыкты. -
ӘНИЛЕ ЙОРТТА
Мин гомерем буе әниле йортта яшәргә хыялландым... Хәтерлим әле, бала чакта үзебезгә кайтырга теләмичә, гел иптәш кызларыма керү җаен эзли идем. Чакырсалар да, чакырмасалар да, мин аларга ияреп әниле йортка керә идем. Әниле йортлар якты була, нурлы, җылы була. Әниле йортларда җанны сыйпый торган, күңелгә ятышлы ниндидер аерым бер тәмле ис була... -
БАЛАМ-БАГАЛМАМ
– Әнием, әнием! Син мине ишетәсеңме? Мин сине бик сагындым! Кадрия күзен йомды. Кинәт якты нурдай сөйкемле кызчык пәйда булды. Үзе шундый сөйкемле елмая. Кадрия аны таныды. Бу – ул, аның төшенә кереп бимазалаган нарасый иде... -
СИН ЕЛАМА, АБЫЙ!
Җил Казанның тар урамнарыннан йөгереп үтә дә, бөтерелеп-бөтерелеп, таш диварлар арасыннан ишегалларына кереп югала. Усал җил артыннан ияреп барырга өлгерә алмагангамы, әллә шулай тиеш булгангамы – бары чүп-чар өеме генә сибелеп кала. Кайчакларда җил шулкадәр тыныч, гүя ул шәһәрнең һәр баганасын, диварын үзенчә сыйпап уза. Талгын гына искән җил назыннан иркәләнәсе, җылысын тоясы килә... -
ӘНИЛӘР ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР
Балалары шатлык бүләк итсә. Йөрәгенә сыймый сөенеч. Яшәтәсе иде Әниләрне, Китермичә һич тә көенеч! -
ХИКМӘТЛЕ ТУГАН КӨН
Гадәтенчә, тәрәзә аша урамга күз салган иде: имәнеп китте, нәкъ аның өе турысында кара каурыйлы, соры муенлы берничә чәүкә, чыр-чу килеп, нәрсәдер бүлешә, чукыша иде. Миңниса карчык, аларны куып тарату нияте белән, тиз генә чөйдә эленеп торган озын зәңгәр курткасын киде дә урамга чыгып китте. Берочтан кибеткә дә кереп чыгармын дип, кулына чүпрәк сумкасын да алды. -
КЕМ УЛ?
Уч төбеннән дә кечкенә билет кисәген бик кадерләп кенә куен кесәсенә салганнан соң, Закир карт вокзал алдындагы мәйданчыкка юнәлде. Тәмәке тартып, сыра эчеп торган яшь-җилкенчәк, борынын җыерып, читкә китте. «Бомж» диләр, һе. Туган нигезе, үз куллары белән җиткергән йорты булган кешене «бомж» диләр. Беләсегез килсә, аның йорты авылда бер... иде. -
ӘХӘТ БАТЫР
Сугыш алды елларында исеме халык теленнән төшмәгән Минҗан батыр! Түбән Аты Гыймай, Бәрәскә Хафиз һәм Күкчә Минҗан батыр! Ул чорда бу өч исем гел янәшә аталды. Халык Сабантуйларына беренче чиратта нәкъ менә шушы өч пәһлеванның көрәшкәнен карарга килә иде. Әхәт, данлыклы көрәшче турында күбрәк белергә теләп, Җәләй абыйсына сорау арты сорау яудырды -
АТА ҺӘМ УЛ
Галим белән Зәкия, калын кысалы күзлекләрен киеп, малайларының ян-ягына утырдылар да, җитди кыяфәт чыгарып, шул «тартма»ның кайчан телефон рәсеме уелган яшел төймәсенә, кайчан кызылына басарга кирәклеген өйрәнделәр. Тырышлыклары бушка китмәде: шул телефон аша алар, атнасына бер тапкыр булса да, газиз улларының тавышын ишетә башладылар.