Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
ХУШЫГЫЗ, КЕШЕЛӘР!
Исәнмесез, кешеләр? Көндәлегемне мондый сүзләр белән башлавыма аптырамагыз. Ни өчен икәнен аңлатып тормыйм. Кызыксынып укый калсагыз, барысына да үзегез төшенерсез. Көндәлегемә «Хушыгыз, кешеләр!» дип исем биргәнем өчен ачуланмагыз, зинһар! Башка исем уйлап таба алмадым. -
АДАШКАН ШӘҮЛӘЛӘР
Мәктәпнең чыгарылыш кичәсендә истәлеккә биргән сүрәтең, түш кесәмдә йөртә торгач, таушалып бетте. Шулай да, мин аны зурайтып алдым. Әнә алтын рама эченнән өстәлемнән миңа төбәлгәнсең. Әйе шул, Рәлиф, син алтын кыса эчендә, үзең сайлап, үзең теләп кергән кыса эчендә... -
АРЪЯКТАГЫ ЙОРТ
Иренең, ташла әйдә йортыңны, икебезгә сарай кебек йорт, җитмимени сиңа?”, – дип еш кына ризасызлык белдерүенә карамыйча, көн аралаш диярлек үзенең артык зур булмаган, җыйнак кына өенә килеп китә хатын. Ташлыйсы килми шул һич кенә дә гомере үткән шушы газиз йортны. Монда ул ике кызын үстерде. Шушы йорттан ире Даутны соңгы юлга озатты... Ни дисәң дә, яхшымы-яманмы, шушы өйдә үтте тормыш... -
АЛ ЧӘЧӘКЛӘР БӘҺАСЫ
...ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренә еш кына матур-матур чәчәкләр бүләк итәләр. Кешеләр яратышалар, кавышалар. Шул бәйрәмнәре белән үзләренең никахларын теркәгән кешеләр белән бүлешәләр. Менә бүген дә Гөлшатның өстәлендә, күзнең явын алып, Илсөяр белән Мәҗит калдырган ал розалар гөлләмәсе тора. Монда хезмәт иткән кеше өчен гадәти күренеш кебек. Тик Гөлшат белә, бу чәчәкләр башка гөлләмәләрдән бик тә, бик тә аерыла. Ул үзе генә белә – бу чәчәкләрнең бәһасы икенче... -
ТОРМЫШ ИМТИХАНЫ
Чыгарылыш кичәсе дә үтте. Камилгә Сәкинәне укып йөргәндәге кебек көн дә күрү мөмкинлеге бетте. Көзгә унсигезе туласы егет беркая да укырга кермәде. Яше тулгач та, хәрби хезмәткә китеп барды. Сәкинәнең, Камил аны әллә анда онытырмы, дигән өмете акланмады. Хат артыннан хат яудыра башлады егет. -
ЙОЛДЫЗКАЙ
...Мал-туарга кышкылыкка печән әзерләп, утын әзерләп, бакча үстереп, җәй үткәне сизелми дә калды. Ярый, үсеп килүче ике уллары бар ярдәмгә. Әнә беренче кар да төшкәли җиргә... Рифаты, аллабирса, киләсе елга мәктәпне бетерә. Илфатның тагын ике ел укыйсы бар. Заманында гөрләп торган колхоз хуҗалыгы соңгы елларда таркалады. -
ТАШЛАНДЫК БАЛА
Фәнис беркөн сменалап эшләгән эшеннән чыккач, кибеткә кереп, хатыны кушкан әйберләрне сатып алды да, ашыга-ашыга өенә атлады. Яшәгән йортына җитәрәк, аңа урам аша кемдер исеме белән дәште. Борылып караса, Фәнискә кулын болгый-болгый, ике еллап элек бергә эшләгән Фәһим басып тора. -
ӘНИЛӘР КӨНЕНӘ ШИГЫРЬЛӘР
Әни – кеше тормышындагы иң мөһим һәм кадерле кеше. Әниләргә багышлап күпме шигырьләр язылган да, күпме җырлар җырланган... Тик гел яңалары туа тора, чөнки әни кешегә күпме генә матур, җылы сүзләр әйтсәң дә аз булачак һәм хисләрне аңлатырга җитмәчәк... -
МИН КӨТӘМ...
Инде балалар да: “Әти кайда?”, - дип сорашмыйлар. Әтиләренең кинәт югалуына күнделәр, булса кирәк. Башта, әти кайтсын! дип аунап елаган Земфирасы да хәзер әтисе турында сүз чыкса, карашын аска гына төшерә. -
УРЛАП ТАБЫЛГАН БӘХЕТ
Ахирәтенә бакча артыннан гына килеп кергәндә аулак өйгә күңел ачарга авылча булса да, матур-матур киенгән кызлар җыела башлаган иде инде. Әнә көр тавышлы Нәсимә такмаклар җыентыгын укып утыра. Ирләрчә таза буйлы Сафия самавыр яңартып ята. Бер аулак өйдән дә калмаган картаеп килүче буйдак аксак егет Әхмәт гармун телләренә баскалый. Шәмсия алып килгән күчтәнәчләрен почмактагы өстәлгә куйды да, дулкынлануыннан кызарынган Айбикә янында мәш килеп коймак пешерә башлады . Ничектер һич кенә дә җай чыкмый дус кызыннан Хәниф турында сорарга. Башкалар ишетер кебек... Килер микән? -
ОЧА ЛА КҮКТӘ БЕР БӨРКЕТ...
Еллар уткән саен моннан 40-45 ел элек булган вакыйгалар, тоныкланып, хәтердән югала барырга тиеш кебек. Ә менә ни өчендер ул аларны оныта алмый. Йокысыз төннәрдә алар, кабат-кабат искә төшеп, әле кичә генә булган кебек күз алдыннан үтә. -
ДИСК
Менә гает кичәсе дә җитте. Үзен мөсельман санаган һәр мөслим өчен бу бик тә зур бәйрәм. Бәхтияр бөтен дус-туганнары, якыннары белән җыелышып мәчеткә гает намазына барганнарын сагынып искә алды. Эх, шунда бер генә минутка кайтып килергә! Кояшлы, гөлчәчәкле Ферганадан тагын бер генә үтәргә! Газиз әнисен, сеңелләрен кочарга! Сөйгәненең озын чәчләреннән сыйпарга! -
ЧУАРКАЙ
Әйе, Рәмилә куркып көткән көн килеп тә җитте. Колхозда уңышны җыеп бетерү белән Әсхәт шәһәргә кайтып китте. Рәмилә тагын тегүенә утырды. Тагын үзалдына язмышына ачы көрсенде Рәмилә. Мөмкинме соң? Шушы кыяфәтсез йөзең белән бәхетле булу мөмкинме соң?! Кем сине яратсын?! -
ЯШЬ ТИРӘК
– Сез – Джульетта,– диде. Кыз иркенләп көлеп җибәрде. – Ә сез, алайса, Ромео буласызмы? Сәгыйть шаярып ниләр генә димәсен, кыз да, үз итеп, елмаючан күзләрен уйнатып, шундый ук шуклык белән җавап кайтара торды. Сүз әйткән саен, аның аксыл чәч толымындагы ике күбәләк – ак бантлары – күңелгә җиңеллек өстәп очарга талпынгандай итә иде. Сәгыйтькә әле беркайчан да, бер кызның да болай ягымлы, үз итеп эндәшкәне дә юк иде. -
ЧУАР КОЛАК
Нигә мин боларны тәфсилләп, тәмләп сөйлим соң әле? Сөйлисем килмәгәнгә шулай сузам. Чөнки... Сөйләячәк вакыйгам ул вакытта минем яшь күңелемдә шактый авыр тәэсирләр калдырган иде.