Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
ЯҢА ЕЛ ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР
Буең белән түгел син. Эшең белән олы бул. Һәр кешенең гел көткән Иң бәхетле елы бул. -
ЯЛГЫЗ КАЕН
Туган авылына әйләнеп кайткач, вакыт табып каен янына барып утырды егет. Каенның кәүсәсе ныгынган, юан-юан ботаклары тирә-якка таралган, яфраклары лепер-лепер җилдә шаулаша. Әйтерсең лә: «Кайттыңмы исән-сау, Хәйретдин? Ә без сине көттек монда», – дип әйтәләр. -
КОРЫГАН АЛМАГАЧ
Ул чакта Мәрхәбә белән Сәфәр, мәш килеп “эшләп” йөргән улларына куана-куана карап, менә бервакыт ул да үсеп җитәр, без картаербыз, бакча Әнвәргә, аның балаларына калыр, дип хыялланалар иде. Шуңа күрә көчләрен дә, сәламәтлекләрен дә кызганмадылар. Булмады шул. Нишлисең, булмады. Шәһәргә урын кирәк. Кала елдан-елга, көннән-көнгә зурая, үсә бара. -
КҮРШЕЛӘР
Еллар үтә тора. Вакыт дигәннәрең үзен кирәк санаган кешеләрне чүпләп кенә тора. Бер-бер артлы ике күрше – Гиндулла белән Гаян да салкын түшәккә барып яттылар. Зәлифә дә олыгаеп килә. Хәрәкәтләрендә, атлап йөрешендә картларча тыныч сүлпәнлек күренә... -
ИКӘҮ
Ләйлә әнисенең бердәнбер баласы булып үсте. Бик теләсә дә, ана кеше башкача авырга уза алмады. Табиб булып эшләүче әти-әнисенең бердәнбер куанычы, юаначы булды ул. -
БӘХЕТ ТУКТАЛЫШЫ
Өй ишегеннән чыгып барган Дилбәр кире борылды, телефонын оныткан иде. Кулына алуга, хат килгәнен белдертеп, телефон зеңгелдәп куйды. Азат язган икән. Елмаю кунарга өлгергән иреннән шул мизгелдә алсулык качты. «Бүген килә алмыйм». Әлеге сүзләрне укыгач, Дилбәрнең йөзенә борчылу таралды. Ике ел буе очрашып йөргән Азат соңгы араларда кыздан читләшә башлаган иде. Шулай да күзенә карап алай дип әйткәне юк үзенең. -
МУЛЛА КЫЗЫ
Әтием китешли кабат яныма килеп чүгәләде һәм, башымнан сыйпап, сабыр булырга, абыйларны, бигрәк тә Сафаны тыңларга кушты. Әгәр дә без бергә, бердәм булсак, тормыш яхшы якка китәчәк, чөнки гаилә – иң мөһиме, диде. Әтинең бөтен нәрсәне дә дөрес эшләгәнен беләм, шуңа күрә дә аның кая китәсен дә сорамадым. -
МИҢ
Көзнең вак иләктән үткән яңгыры пышан-пышан соңгы яфраклар белән сөйләшә. Әйтерсең, җәй буе сөйләшеп туймаганнар. Хәер, яшеннәр яшьнәп, күкләр күкрәп торганда, сөйләшүнең рәте-чираты буламы соң? Аның каравы менә хәзер... Сүзләрне ашыкмый гына берсе артыннан берсен тезеп... Беләсе иде, нәрсә турында икән әңгәмә. -
СЫНАУ – СЫНАЛУ УЛ...
Хәбибрахман карт шәһәргә килеп кергәндә коеп яңгыр ява иде. Автобустан төшкәч, вокзал янындагы ышыкка кереп, бер аулак эскәмиягә барып чүгәләде ул. Яңгырдан курыкканнан түгел, авыл кешесенең ярты гомере яңгыр, кар астында йөреп үтә; шәһәрдә укып, төпләнеп калган малайлары килеп җиткәнче, бераз уйланып алырга, авылдан чыкканда таркалыбрак киткән күңелен тәртипкә саласы бар иде. -
САГЫНУ ИСЕ
Иртәнге савымнан кайтып, чәй эчеп алганнан соң, Гөлйөзем урын-җирләрне юып алыйм дип, су кайнатырга куйды да, эчке якка кереп, мендәр тышларын салдыра башлады. Авыр эшме ул, җиңелме – нинди булуына карамастан, рәхәт итеп эшли белә ул. Һәр эштән тәм таба. Әле менә мендәр тышын салдыргач та, сүрү аша чыккан мамыкларны берәмтекләп җыеп, буш конвертка салды да матрас астына тыгып куйды. -
ӘБИЕМ ХИКӘЯСЕ
Сугыш башлануга, авылыбызга читтән бер гаилә кайтып төште. Гаилә башлыгы – сугышка ярамаган Чулак Сафый дигән бер Украина татары. Хатыны исә холкы беләнме, безнеңчә аңламагангамы, аз сүзле, салмак кына йөрүчән украинка иде. Үзләре белән берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала иярткәннәр. -
ЯЗЛАРЫМДА КАЙТЫРСЫҢ
Шомыртның, инде әле сагынылмаган кышны хәтерләтеп, ап-ак кар бөртекләредәй чәчәк атып утырган чагы иде. Табигать уянып, яңа сулыш ала: агачлар – искән җилләр көенә куанып, кошлар әйтерсең лә үз уйларыннан моңаеп язны ашыктыралар. -
ТӨНГЕ КОШ
Чулпан, гомердә булмаганча, йоклый алмый ятты. Күңелен нәрсәдер борчып, бимазалап тора иде аның. Бөтенесе дә тәртиптә, югыйсә. -
«ӘЙТМИЧӘ ЯРАМЫЙ, КЫЗЫМ...»
Көзге төн. Салкынча яңгыр сибәли, йолдызлар каядыр качышып беткәннәр. Ай да ялгыз йөрүдән ямь тапмыйча, болытларга төренеп йокларга яткан. Ай гына түгел, бөтен авыл изрәп йоклый. Төнге тынлыкны бозучы бер генә җан иясе дә күренми. Хәер, болай дип расларга ашыкмыйк әле. Әнә пычрак юлдан арба тартып кемдер бара түгелме соң? -
ЧИЯЛӘНГӘН ТӨЕН
Ата-ана өенә кайтып керүдән дә күңеллерәк ни бар икән тагы... Капка келәсенә үрелергә өлгермисең, болдырга чыгып җиткән әни тавышын ишетәсең: «Балакаем...». Ул да булмый, бакча ягыннан кулына бер учлам кычыткан, урак тоткан әти күренә. Ул инде сабыррак, ләкин барыбер шатлыгын яшерә алмый, әни алъяпкыч итәген сыпыргалап торганда, хәл-әхвәлләрне белешеп, бер-ике сорау бирергә өлгерә. Шунда гына иркен итеп сулыш аласың: «Исән-саулар...».