30 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
«ХӘТЕР МАРШЫ-2023» СТАРТ АЛДЫ
Казанда ел саен үткәрелә торган «Хәтер маршы» республика акциясе старт алды. Акция катнашучылары лекцияләр һәм музыкаль-әдәби композицияләр ярдәмендә Татарстан районнарында яшәүче укучыларга Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында сөйләячәкләр. Башкалада дәресләрне үткәргәннән соң активистлар Түбән Кама, Чистай һәм Чаллыга юл тотачак. -
ТАТАРСТАННЫҢ БАРЛЫК МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ДӘ «БЕЗ – РОССИЯ ГРАЖДАННАРЫ» ДӘРЕСЛӘРЕ УЗАЧАК
Татарстанның барлык мәктәпләрендә 1-18 февраль көннәрендә «Без – Россия гражданнары» дигән Парламент дәресләре узачак. Алар республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның урта гомуми белем бирү оешмалары педагоглары белән очрашуында билгеле булды. -
КАЙСЫ РИЗЫКЛАРДАН БӨТЕНЛӘЙГӘ БАШ ТАРТУ ЯХШЫ?
Кеше сәламәтлеге турыдан-туры туклануга бәйле булу беребез өчен дә сер түгел. Организмның эшчәнлеге бозылмасын өчен, дөрес һәм зыяны булмаган ризыклар ашау кирәк. Кайсы ризыклардан бөтенләйгә баш тарты яхшы? Бу турыда язмадан укып белә аласың.
Белми калма
-
26 июля 2026 - 13:06
9 НЧЫ СЫЙНЫФТАН СОҢ КӨЛЛИЯТКӘМЕ, ӘЛЛӘ 10 НЧЫ СЫЙНЫФМЫ?
-
24 июля 2026 - 14:05
ЯМПОЛЬСКАЯ: «УКУЧЫ ФИКЕРЕН ТЕЛДӘН ДӘ АҢЛАТА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
-
23 июля 2026 - 13:12
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН «РОССИЯ – УЛ...» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАЛАР