ТАТАРСТАННЫҢ БАРЛЫК МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ДӘ «БЕЗ – РОССИЯ ГРАЖДАННАРЫ» ДӘРЕСЛӘРЕ УЗАЧАК
Татарстанның барлык мәктәпләрендә 1-18 февраль көннәрендә «Без – Россия гражданнары» дигән Парламент дәресләре узачак. Алар республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның урта гомуми белем бирү оешмалары педагоглары белән очрашуында билгеле булды.
Бу дәресләр мөһим даталарга яки җәмгыятьтә күтәрелергә тиеш сорауларга багышланган. «Россиядә 2023 ел педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Бу инициатива укытучының абруен һәм ролен күтәрүгә, педагогның аерым статусын тануга юнәлдерелгән. Быелдан укытуга игътибар көчәйтелер дип уйлыйм. Чөнки педагоглар кулында – республикабызның, илебезнең, гомумән, күпмилләтле халыкның киләчәге», – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент дәресе кысаларында 1 февральдән 31 мартка кадәр укучыларның иҗади эшләре (рәсемнәр, иншалар, эссе, видеороликлар, мәктәп проектлары) һәм педагогларның методик эшләнмәләре бәйгеләре узачак. Быел беренче тапкыр мәктәп музейлары бәйгесе дә үткәреләчәк. Укучыларга мәктәп музеен, аның уникаль экспонатларын, мәгариф киңлекне тасвирлаучы кечкенә видеофильм яки видеоролик төшерергә тәкъдим ителә. Бәйгеләргә нәтиҗәләр апрельдә Россия парламентаризмы көне алдыннан ясалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев