5 август 2022 яңалыклары
-
БИЛӘРДӘ «СӘЛӘТ»НЕҢ ЙОМГАКЛАУЧЫ СМЕНАСЫ СТАРТ АЛДЫ
Кичә Биләр тарихи археологик музей-тыюлыгы территориясендә XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының соңгы алтынчы сменасы – ЛИДЕРЛЫК БИЛӘР ФОРУМның (ЛИДЕРСТВО/LEADERSHIP) ачылыш тантанасы булып узды. -
ӘТИ-ӘНИЛӘР БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТЛӘРНЕ ҖАЙГА САЛЫРГА ЯРДӘМ ИТҮЧЕ 4 КИТАП
Әти-әниләр белән мөнәсәбәтләр үз-үзеңне, дөньяны аңлау һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән гармониядә булуга нигез сала. Психологлар юкка гына сеансларда балачак хатирәләре турында сораулар бирми. Эчке проблемалардан арынуның яхшы ысулы – әти-әниләрне аңлап, алар белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга тырышу. Язмада шундый китаплар исемлеген әзерләдек. -
БАУМАН УРАМЫНДА «ЗӘЛИДӘ» УЕНЫ УЗАЧАК!
9 август көнне 19.00дә Бауман урамы, 24 нче йорт каршында («Кремль» метро станциясеннән ерак түгел) җырлы-биюле «Зәлидә» уены узачак. Татар биюе дәресен Казан Мэриясе «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында оештыра. -
ТЕРРОРИЗМГА КАРШЫ КОМИССИЯ ВӘКИЛЛӘРЕ «МӘГЪНӘЛӘР ТЕРРИТОРИЯСЕ» ФОРУМЫНДА КАТНАШТЫ
«Мәгънәләр территориясе» – 2015 елдан башлап һәр җәй саен үткәрелә торган Бөтенроссия яшьләр форумы. Аның составында республиканың террорчылыкка каршы комиссиясе вәкилләре дә бар. -
КАЯ УКЫРГА КЕРЕРГӘ ҺӘМ ОТТЫРМАСКА: ТАТАРСТАНДАГЫ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫ АРАСЫНДА 2022 ЕЛГЫ РЕЙТИНГ НӘТИҖӘЛӘРЕ
Уку йортын сайлау – тормыш юлын сайлау, дигән сүз. Бу – иң мөһим адымнарның берсе, биредә ялгышмаска, ашыкмаска-кабаланмаска һәм дөрес нәтиҗәләр ясарга кирәк. Шуңа күрә ата-аналарга, мәктәп укучыларына, абитуриентларга әлеге язманы карап чыгарга киңәш итәбез. Чөнки, ниһаять, «ПромРейтинг» агентлыгы Татарстан Республикасындагы югары уку йортларының традицион җәйге тикшерү нәтиҗәләрен тәкъдим итте! -
ШӘП БӘЙГЕ: ПИЛОТ БУЛУ ӨЧЕН БЕРЕНЧЕ АДЫМНАР
Татарстан мәктәп укучылары арасында авиамодельләштерү буенча «неДетская авиация-2022» дип аталган бәйге узачак.