ТЕРРОРИЗМГА КАРШЫ КОМИССИЯ ВӘКИЛЛӘРЕ «МӘГЪНӘЛӘР ТЕРРИТОРИЯСЕ» ФОРУМЫНДА КАТНАШТЫ
«Мәгънәләр территориясе» – 2015 елдан башлап һәр җәй саен үткәрелә торган Бөтенроссия яшьләр форумы. Аның составында республиканың террорчылыкка каршы комиссиясе вәкилләре дә бар.
2022 елның 21 июленнән 28 июленә кадәр «Иминлек» сменасы узды, ул кризиска каршы төбәк идарәсе системасын үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. Бу сменада «Ориентир» республика үзәге хезмәткәрләре, шулай ук Татарстанның АТК аппараты җитәкчесенең ярдәмчеләре катнашты.
«Укучылар белем бирү программасында катнашты, төрле проблемалардан чыгу юлларын эзләде, тәҗрибәләр белән бүлеште, үзләре дә яңа әйберләргә өйрәнде. Искәртеп узарга кирәк, бүген авыр тормыш хәленә эләккән балаларга һәм яшүсмерләргә ярдәм итү, реабилитацияләүнең нәтиҗәле системасын булдыру буенча эш аеруча актуаль. Бу өлкәдә эшләү, чыннан да, бөтен ил балаларына ярдәм итү өчен профилактик һәм реабилитацион чараларны нәтиҗәлерәк тормышка ашырырга ярдәм итәр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте «Ориентир» республика үзәге белгече, педагог-психолог Камил Шаһимуллин.

Форум программасы дискуссияләрдән, нетворкинг һәм спикерлар белән очрашулардан торды. Бу смена аеруча актуаль, чөнки анда яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау һәм җәмгыятьтәге иминлекне кайгырту мәсьәләләре каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев