26 ноябрь 2021 яңалыклары
-
АРУМЫСЫЗ, КАРЕНДӘШЛӘР: «ЯЛКЫН»ДА КУНАКТА КЕРӘШЕН БЛОГЕРЛАРЫ!
«Ялкын» студиясенә танылган керәшен блогерлары кунакка килделәр! Кукмара районыннан тракторист Василий Иванов һәм «Туганайлар» газетасының корреспонденты, ТикТок блогер Олеся Дмитриева (Лесная) журналыбызда практика узучы студентларга интервью бирделәр. -
КАЗАНДА «СӘЙЯР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕН БҮЛӘКЛӘДЕЛӘР
Бүген Халыклар дуслыгы йортында “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театры республика фестиваленең йомгаклау тантанасы үткәрелде. Икенче этапка үтүче 100 коллектив арасыннан чараның җиңүчеләре һәм гран-при ияләре бүләкләнде. -
ГАЛИМҖАН ГИЛЬМАНОВ: VIII БӘЙСЕЗ ӘДӘБИ “ГЛАГОЛИЦА” ПРЕМИЯСЕ ТАТАР ТЕЛЕН ҮСТЕРҮГӘ ЯХШЫ ЙОГЫНТЫ ЯСЫЙ
22 ноябрьдән 26 ноябрьгә кадәр Казанда Президент грантлары Фонды ярдәмендә VIII Бәйсез Әдәби “Глаголица” премиясе уздырыла. Быел әдәби премиягә бирелгән эшләр саны һәм аларның географиясе киңлеге буенча узган ел рекордын ике тапкыр арттырды. Бу хакта бүген “Татар-информ” пресс-конференциясендә әйтелде. -
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ПРЕМИЯГӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен әдәби премия игълан итә. Шәриф Камал исемендәге Республикакүләм премия инде икенче ел рәттән уздырыла. Премия Шәриф Камалның әдәбият мирасын популярлаштыру, чәчмә әсәр иҗат итүче талантлы авторларны барлау ниятеннән оештырыла. -
ТИЗДӘН СЕССИЯ? ЛАЙФХАКЛАР ТОТ!
Беренче сессия – психологик яктан иң кыен сессия. Укытучылардан нәрсә көтәргә дә белмисең, имтиханнарга әзерләнгәндә үз-үзеңә ышанмыйсың, нинди дә булса могҗизалы рәвештә сессияне ябармын дип көтәсең. Имтиханнар алдыннан артык борчылу кирәкмәс. Бары тик берничә лайфхак ярдәмендә син сессияне уңышлы итеп ябып, әти-әниләрең янына кышкы каникулларга кайтып китә аласың. Лайфхаклар белән тулырак безнең язмада таныша аласың, студент.