ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ПРЕМИЯГӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен әдәби премия игълан итә. Шәриф Камал исемендәге Республикакүләм премия инде икенче ел рәттән уздырыла. Премия Шәриф Камалның әдәбият мирасын популярлаштыру, чәчмә әсәр иҗат итүче талантлы авторларны барлау ниятеннән оештырыла.
Премиядә татар телендәге кече һәм урта жанрдагы проза әсәрләрен яки Шәриф Камал әсәрләренең инглиз, алман, төрек телләренә тәрҗемәсен тәкъдим итеп була. 25 декабрьгә кадәр катнашучыларның эшләре тупланып, kamalpremiyese@yandex.ru адресына юлланылырга тиеш.
Бәйгедә 14 яштән алып 30 яшькә кадәр катнашу мөмкин. Узган елны Шәриф Камал премиясендә катнашучылар саны 40лап кына булса, бу елны алар тагын да күбрәк булачак дип ышандыра Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.
Бәйгенең нәтиҗәләре нигезендә, җиңүчеләргә премияләр тапшыру тантанасы февраль аенда Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында (Татар китабы йорты) уздырылачак. Премия лауреатлары 50 мең сум күләмендә бүләк алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
-
14 апреля 2026 - 08:53
ЧУВАШИЯ РЕСПУБЛИКАСЫНДА II БӨТЕНРОССИЯ «ТАТАР ТЕЛЕ - ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ
Нет комментариев