АРУМЫСЫЗ, КАРЕНДӘШЛӘР: «ЯЛКЫН»ДА КУНАКТА КЕРӘШЕН БЛОГЕРЛАРЫ!
«Ялкын» студиясенә танылган керәшен блогерлары кунакка килделәр! Кукмара районыннан тракторист Василий Иванов һәм «Туганайлар» газетасының корреспонденты, ТикТок блогер Олеся Дмитриева (Лесная) журналыбызда практика узучы студентларга интервью бирделәр.
Сорауларның тематикасы төрледән иде: керәшеннәрнең гореф-гадәтләреннән башлап, блогтагы хейтка кадәр. Блогерлар үзләренең уңышка ирешү серен блогларының гади, пафоссыз, халыкка якын булуында күрәләр.
Кунаклар да, студентлар да очрашу белән бик канәгать калдылар. Яшь журналистлар өчен бу зур тәҗрибә, ә блогерлар өчен җылы әңгәмә булды!
Тиздән «Ялкын» ютуб каналында зур интервью, ә ТикТок аккаунтында кызыклы видеолар чыгачак! Көтеп калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев