24 сентябрь 2021 яңалыклары
-
«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» АРТ-РЕЗИДЕНЦИЯСЕ КОНЦЕРТ СЕЗОНЫН АЧА
“Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе тамашачыларны үзенә чакыра. Яңа сезон “Беренче концерт – хыялга ышан” музыкаль программасы белән ачылачак. -
«КҮҢЕЛДӘ ҺАМАН ЯЗ»: КАЗАНДА РӨСТӘМ ЯХИНГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ УЗДЫ
23 сентябрьдә Казанда, Татар китабы йортында Рөстәм Яхинга – күренекле татар композиторына, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторына багышланган кичә булып үтте. -
ВИЗАЖИСТКА СОРАУЛАР: МАКИЯЖНЫҢ ТӨП ХАТАЛАРЫ ҺӘМ ЛАЙФХАКЛАР
Әлеге язмада без матур булу серләре турында сөйләрбез. Профессиональ визажист Рәйлә Тюгашева макияж вакытында ясала торган хаталар һәм үзенең лайфхаклары белән бүлеште. Кызлар, аларны укып, исегездә калдырыгыз! -
КАРИЕВ ТЕАТРЫ - ХАЛЫКАРА БАЛАЛАР ФЕСТИВАЛЕНДӘ
1 сентябрьдән алып 12 ноябрьгә кадәр Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә дүртенче мәртәбә Халыкара балалар фестивале узачак. 1 октябрьдә әлеге фестиваль кысаларында Кариев театры Мәскәү Губерна театрында Екатерина Гороховская режиссерлыгындагы «Мио, минем Мио» спектаклен тәкъдим итәчәк. -
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
Борынгы заманда булган бер бай. Ул бик тә эчкече булган. Бу үзенең кибетләрен, малларын бөтенләй эчеп бетергән. Моның бер баласы мәдрәсәдә укый икән. Мәдрәсәдә укый торган бала атасының болай эчүен бер дә белми йөргән. Бай бөтен әйберләрен сатып эчеп бетергән дә беркөнне үзалдына сөйләнеп утыра икән: «Акча биреп торучы булса, муеным кистерергә дә риза», – ди икән, моның шулхәтле эчәсе килгән.