КАРИЕВ ТЕАТРЫ - ХАЛЫКАРА БАЛАЛАР ФЕСТИВАЛЕНДӘ
1 сентябрьдән алып 12 ноябрьгә кадәр Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә дүртенче мәртәбә Халыкара балалар фестивале узачак. 1 октябрьдә әлеге фестиваль кысаларында Кариев театры Мәскәү Губерна театрында Екатерина Гороховская режиссерлыгындагы «Мио, минем Мио» спектаклен тәкъдим итәчәк.
«Мио, минем Мио!» – минем яраткан китапларымның берсе. Мин күптән үзенчәлекле, тылсымлы әкият сәхнәләштерергә хыяллана идем һәм Кариев театры белән минем теләкләр туры килде» , – ди Екатерина Гороховская.
Фестивальдә катнашучылар арасында Россия, БДБ һәм чит илләрдән драма, курчак һәм яшь тамашачы театрлары булачак. Үз эшләрен Россиянең 24 шәһәреннән һәм чит илләрдән 44 театр күрсәтәчәк. Фестивальнең төп үзенчәлеге шунда ки, җиңүчеләрне иң бәйсез жюри – балалар һәм яшүсмерләр (6-16 яшь) – билгеләячәк.
Халыкара балалар фестивале «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты кысаларында Президент грантлары фонды, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мәскәү өлкәсе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Фестивальне оештыручылар – Сергей Безруковның социаль-мәдәни проектларга ярдәм итү һәм үстерү фонды, Мәскәү Губерна театры. Проектның сәнгать җитәкчесе исә танылган актер Сергей Безруков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
Нет комментариев