«КҮҢЕЛДӘ ҺАМАН ЯЗ»: КАЗАНДА РӨСТӘМ ЯХИНГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ УЗДЫ
23 сентябрьдә Казанда, Татар китабы йортында Рөстәм Яхинга – күренекле татар композиторына, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторына багышланган кичә булып үтте. Композитор күпләргә үзенең романслары, инструменталь әсәрләре белән таныш.
Чарада татар музыка дөньясын баетучысын искә алып, концертмейстер Зөлфия Ибраһимова, Халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Зәйнуллина башкаруында иң популяр әсәрләр яңгырады. Кичәдә шулай ук Рөстәм Яхинны шәхсән белгәннәр дә бар иде. Шулар арасыннан Илгиз абый Валеев композитор турында якты истәлекләрен сөйләп үтте:
«Рөстәм Яхин бик тыйнак һәм ягымлы иде. Аның белән аралаша башлагач ук, ул кешенең никадәр яхшы, җылы күңелле икәнен аңладым», – диде ул.
Чарада шулай ук Рөстәм Яхинның ноталар җыентыгын әзерләп бастыручылар, «Болгарлар мирасы» Казан продюсерлык вәкилләре дә катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
-
17 сентября 2026 - 15:22
ИЛСУР ҺАДИУЛЛИН «ШАЯН ТВ» СТУДИЯСЕНДӘ КУНАКТА БУЛДЫ
Нет комментариев