17 апрель 2020 яңалыклары
-
КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕ КИЛӘСЕ УКУ ЕЛЫННАН БИШ КӨНЛЕК УКУ АТНАСЫНА КҮЧӘРГӘ МӨМКИН
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең бөтен мәктәпләрендә биш көнлек уку системасына күчү мөмкинлекләрен һәм норматив базаны карарга кушкан. Бүген дистанцион рәвештә уку сәбәпле, барлык укучылар да беренче сменада белем ала. -
ПУТИН ҖИҢҮ ПАРАДЫН КҮЧЕРГӘН
Быел Бөек Җиңүгә - 75 ел. Россия президенты Владимир Путин Җиңү парадының булу-булмавы турындагы сорауга җавап бирде. -
БӨТЕНРОССИЯ ОЛИМПИАДАЛАРЫ БУЛМАЯЧАК, ҖИҢҮЧЕЛӘР КЕМ БУЛА?
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия олимпиадасы финалы үткәрелмәячәк. Россиякүләм финалга чыккан төбәкләрдәге җиңүчеләр автомат рәвештә призерлар булып калачак. Аларга моның турында дипломнар да тапшырылачак. -
ГАДӘТТӘН ТЫШ ХӘЛЛӘР МИНИСТРЛЫГЫ УРАМДА МАСКА КИМӘСКӘ КУША
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) маскаларны урамда кимәскә куша. Ни өчен? Кисәң ни була? Белгечләр тагын ниләр киңәш итә? -
ЯҢА УКУ ЕЛЫ ОНЛАЙН БАШЛАНЫРГА МӨМКИН
Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы эпидемиологик ситуация аркасында Россия вузларында яңа уку елын онлайн рәвештә башланырга мөмкин, дип хәбәр итә. -
9 VS 11 СЫЙНЫФ: КАЙСЫН САЙЛАРГА?
11нче сыйныфка калып, югары уку йортына укырга керергәме яки, 9нчы сыйныфны тәмамлагач, мәктәптән китәргәме? Әлеге сорау чыгарылыш сыйныф укучыларын бик нык борчый. Әйдәгез әле, бергәләп бу җитди сорауга җавап эзләп карыйк. -
14.30: ЯШЬЛӘР МИНИСТРЛЫГЫ БЕЛӘН ОНЛАЙН-ОЧРАШУ!
2019 елда Татарстан Яшьләр министрлыгы оештырып җибәргән “14.30” очрашулары быел да дәвамлы булырга җыена. Бүген, 17 апрель көнне, “Изоляциядән соң тормыш” темасына яшьләр белән очрашу була. Анда Татарстан министрлыклары вәкилләре катнаша.