ПУТИН ҖИҢҮ ПАРАДЫН КҮЧЕРГӘН
Быел Бөек Җиңүгә - 75 ел. Россия президенты Владимир Путин Җиңү парадының булу-булмавы турындагы сорауга җавап бирде.
Әлеге сорауга җавапны президент куркынычсызлык советы утырышы вакытында бирде:
– Коранавирус сәбәпле, мин 9 май көненә әзерлекне рөхсәт итә алмыйм, - ди ул, - графикны үзгәртергә һәм Җиңү парадына әзерлекне күчерергә туры киләчәк.
Ә бәйрәм кайчан узачак?
Владимир Путин бәйрәмнең үткәреләчәге турында әйтә:
– Җиңү көненә багышлаган барлык бәйрәм чараларын да уздырачакбыз. Мәскәүдәге Җиңү парады да, “Үлемсез полк” та үтәчәк.
Моңа кадәр бу турыда президенттан ветеран оешмалары сораган иде. Алар фикеренчә, 9 май көнне бәйрәм итү сәламәтлек өчен куркыныч тудырырга мөмкин, шуңа күрә аны башка вакытка күчереп тору дөрес булачак. Әлеге мөрәҗәгатьне Россия геройлар ассоциациясе президенты Владимир Шаманов, Бөтенроссия ветераннар (песионерлар) оешмасы рәисе Владимир Епифанов һәм Гомумроссия кораллы көчләр ветераннары җитәкчесе Виктор Ермаков имзалаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев