ЯҢА УКУ ЕЛЫ ОНЛАЙН БАШЛАНЫРГА МӨМКИН
Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы эпидемиологик ситуация аркасында Россия вузларында яңа уку елын онлайн рәвештә башланырга мөмкин, дип хәбәр итә.
– Без, әлбәттә, төрле сценарий вариантларын карыйбыз. Шуңа да уку елын онлайн рәвештә башлануны да искәртмибез, – ди Россиянең мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков.
Хәзерге вакытта вузлар абитуриентларны кабул итәргә әзерләнә. Тик эпидемиологик вәзгыять катлаулана калса, кабул итү кампаниясе ничек узачагын алдан фаразлап булмый. Ләкин төп план гадәттәгечә кала бирә – студентларны БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итү.
Шунысы да бар: уку йортлары абитуриентларны дистанцион режимда, аларның документларын онлайн рәвештә кабул итәргә әзер. Ләкин иҗади имтиханнарны тапшырырга кирәк булган вузларда бу сынауларның ничек узасы билгеле түгел. Әлеге карарны Россиянең Мәдәният министрлыгы белән бергә кабул итәчәкләр. Мондый иҗади имтиханны онлайн рәвешкә күчерү бик кыен. Алай була калса да, аның бары тик кайбер өлешен генә күчерә алачакларын ассызыклый Валерий Фальков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев