13 март 2020 яңалыклары
-
ТАТАРСТАННЫҢ ИҢ ЭРУДИЦИЯЛЕ УКУЧЫЛАРЫ МАРИЙ ЭЛГА ЮЛ ТОТТЫ
12 мартта Йошкар-Олада мәктәп укучылары арасында уздырыла торган Идел буе федераль округ V Интеллектуаль олимпиадасының финал ачылышы булды. -
ЮНЕСКО: КОРОНАВИРУС АРКАСЫНДА УКУЧЫЛАР ҺӘМ СТУДЕНТЛАР ДӘРЕСЛӘРГӘ ЙӨРМИ
ЮНЕСКО хәбәр итүенчә, COVID-19 пандемиясе аркасында бик күп укучылар һәм студентлар дәресләргә йөрми. Бу сан күпмегә җиткән? Иң күп дәрес калдыручылар кайсы илдә? -
Ә СИН КУЛЫҢНЫ ДӨРЕС ИТЕП ЮАСЫҢМЫ?/ИНСТРУКЦИЯ
«Нинди сәер сорау бу?» дисеңме. Бу сорауны бирүебез юкка түгел. Яз грипп, төрле инфекцияләр эләктерү чоры. Өстәвенә бар җирдә “коронавирус” дип чаң кагалар. Шуңа күрә кулларны юу, ә тагын да төгәлрәге – КУЛЛАРНЫ ДӨРЕС ИТЕП ЮУ бик мөһим. Бу турыда тулырак безнең язмада. -
ҖӘЙГЕ КАНИКУЛЛАРДА РОССИЯ БУЙЛАП ТАШЛАМА БЕЛӘН ЙӨРЕП БУЛАЧАК!
Җәйге каникуллар вакытында Россия буйлап ерак юлга поезд белән баручы 10-17 яшьлек балалар билетның ярты бәясен генә түләячәк. Бу үзенә күрә яхшы бер традициягә әверелде. Әлеге балаларга, шул исәптән социаль яктан якланылмаган гаиләдә тәрбияләнүчеләргә дә, бу – җәй көне ял итү һәм яңа урыннарны күрү өчен менә дигән мөмкинлек. -
70 КЕШЕГӘ – 7 МИЛЛИОН ЯКИ ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ ГРАНТЛАРГА ИЯ БУЛДЫ
Син социаль яктан әһәмиятле булган проектны тормышка ашырырга телисең. Тик моңа финанс як киртә булып торамы? Быел республикадагы 1455 яшь кешенең дә мондый теләге булган. Һәм алар, бернидән дә куркып тормыйча, “Ятып калганчы, атып кал” мәкаленә нигезләнеп, физик затлар өчен I Республика грантлар конкурсына гаризаларын тапшырган. -
15 АПРЕЛЬГӘ КАДӘР САНИТАР-ЭПИДЕМИОЛОГИК РЕЖИМ!
Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов карары буенча коронавирус таралуга каршы көрәш республика штабы тарафыннан республикада аерым режим кертелә. Ул 15нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. -
КМТТУ МӨГАЛЛИМНӘРНЕҢ КВАЛИФИКАЦИЯЛӘРЕН АРТТЫРУ БУЕНЧА WORLDSKILLS RUSSIA КОНКУРСЫНДА ҖИҢҮ ЯУЛАДЫ
КМТТУ (КНИТУ)ның Өстәмә профессиональ белем Институты МГТУның Халыкара белем бирү программалары факультеты белән берлектә «Инжернерный дизайн CAD» һәм “Полиграфические технологии» компетенцияләре буенча 2020нче елда мөгаллимнәрнең һәм җитештерү эшчәнлеге осталарының квалификацияләрен үстерү буенча өстәмә профессиональ программаларны тормышка ашыру мөмкинлеге каралган оешмалар исемлегенә эләкте.
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?