ҖӘЙГЕ КАНИКУЛЛАРДА РОССИЯ БУЙЛАП ТАШЛАМА БЕЛӘН ЙӨРЕП БУЛАЧАК!
Җәйге каникуллар вакытында Россия буйлап ерак юлга поезд белән баручы 10-17 яшьлек балалар билетның ярты бәясен генә түләячәк. Бу үзенә күрә яхшы бер традициягә әверелде. Әлеге балаларга, шул исәптән социаль яктан якланылмаган гаиләдә тәрбияләнүчеләргә дә, бу – җәй көне ял итү һәм яңа урыннарны күрү өчен менә дигән мөмкинлек.
1 июньнән 31 августка кадәр мәктәп укучыларына плацкарт һәм гомуми вагоннарына билет сатып алганда, ташлама биреләчәк. Шулай ук Россия эчендә йөргән поездларда утырып бара торган урыннар өчен дә бу ташлама гамәлдә булачак.
2016 елдан башлап, шушы махсус тарифтан 10 миллион пассажир кулланган. Моңа кадәр ташламалы йөрү хокукы бары тик уку елы вкытында – 1 сентябрьдән 31нче майга кадәр генә –гамәлдә булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
-
14 апреля 2026 - 08:53
ЧУВАШИЯ РЕСПУБЛИКАСЫНДА II БӨТЕНРОССИЯ «ТАТАР ТЕЛЕ - ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ
-
13 апреля 2026 - 11:09
МЕДВЕДЕВ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ДӘРЕСЛЕКЛӘРЕНЕҢ БАШ МӨХӘРРИРЕ БУЛДЫ
-
10 апреля 2026 - 10:54
«АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ» ТАТАРСТАНДА 238 ТЕМАТИК СМЕНА ОЕШТЫРА
Нет комментариев