КМТТУ МӨГАЛЛИМНӘРНЕҢ КВАЛИФИКАЦИЯЛӘРЕН АРТТЫРУ БУЕНЧА WORLDSKILLS RUSSIA КОНКУРСЫНДА ҖИҢҮ ЯУЛАДЫ
КМТТУ (КНИТУ)ның Өстәмә профессиональ белем Институты МГТУның Халыкара белем бирү программалары факультеты белән берлектә «Инжернерный дизайн CAD» һәм “Полиграфические технологии» компетенцияләре буенча 2020нче елда мөгаллимнәрнең һәм җитештерү эшчәнлеге осталарының квалификацияләрен үстерү буенча өстәмә профессиональ программаларны тормышка ашыру мөмкинлеге каралган оешмалар исемлегенә эләкте.
Әлеге конкурсны оештыручы – «Яшь профессионаллар» (Ворлдскиллс Россия) профессиональ берләшмәләр һәм эшче кадрларны үстерү Агентлыгы» Союзы.
– Без ике тапкыр гариза биреп карадык, һәм, ниһаять, безнең тырышлык, төрле дәрәҗәдәге чемпионат һәм ярышлар уздыруда тупланган тәҗрибәбез безне уңышка китерде, – ди Светлана Матвеева. – Бу безгә укытучыларның һәм осталарның квалификациясен тулы программа нигезендә үстерергә ярдәм итәчәк, ә ул мөгалимнәр, үз чиратында, яшь профессионалларны әзерләячәкләр. Аерым рәхмәтне безнең партнерларга – “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына җиткерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 мая 2026 - 08:59
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ЧАКЫРА
-
18 мая 2026 - 20:20
КАЗАНДА БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫН БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕРГӘ ӨЙРӘТҮ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШТЫЛАР
-
18 мая 2026 - 09:41
ТАТАРСТАН ОЛИМПИАДАЛАРДА ҖИҢҮЧЕЛӘР САНЫ БУЕНЧА ЛИДЕРЛАР РӘТЕНДӘ
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
Нет комментариев