2 октябрь 2019 яңалыклары
-
ГИБДД ҺАВА ТОРЫШЫ НАЧАР КӨННӘРДӘ МАШИНА ЙӨРТҮЧЕЛӘРГӘ ШТРАФ САЛМАСКА ТӘКЪДИМ ИТӘ
Россия Госавтоинспекциясе томанлы һәм көчле яңгырлы көннәрдә юл камералары "эләктергән" юл бозу очракларына күз йомарга тәкъдим итә. -
УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕНӘ КОТЛАУЛАР
Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез, туры юл күрсәтүчеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсыйхәтегез безгә авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Һәрчак укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Сәламәтлек, ак бәхетләр, яңа куанычлар телибез! Бәйрәмегез белән! -
15 ЯШЬЛЕКЛӘРГӘ НИЧӘ ЕЛ ЯШИСЕ КАЛГАН?
Россиядәге 15 яшьлек яшүсмерләрнең 22% ы 60 яшькә кадәр җитмәячәк. Безнең илдәге олы кешеләрнең гомер озынлыклары дөньяда иң кыскалар исемлегенә кергән. -
РОССИЯНЕҢ ИҢ ЯХШЫ 5 УКЫТУЧЫСЫНЫҢ БЕРСЕ ТАТАРСТАННАН!
Россиянең иң яхшы 5 укытучысы арасында Татарстаннан да берәү бар! Кем ул? Хәзер беләбез! -
ЦИФРЛЫ ТЕЛЕВИДЕНИЕГА КҮЧӘБЕЗ, САНАУЛЫ КӨННӘР КАЛДЫ
14 октябрь көнне Татарстан халкы тулысынча цифрлы телевидениегә күчеп бетәргә тиеш. Димәк, телевизорларын яңа платформага тоташтырырга әзер булмаган татарстанлыларга ашыгырга кирәк. -
МӘДӘНИ НОРМАТИВ ПРОГРАММАСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
1 октябрьдә Казанда мәдәни-агарту проекты башланып китте. Бу уңайдан, Казан циркына 2000 укучы җыелды. Моннан тыш, Казан укучылары өчен театр, музей, китапханәләргә бушлай экскурсияләр, мастер-класс, квестлар узды. -
УКЫТУЧЫ, БАЛА, АТА-АНА...
Мәктәпне калдырып китәргә дә күп вакыт калмады балаларга. Әйе, балаларга. Буй-сыннары зифа, үзләре сөлектәй булсалар да, үзләренчә бик "зурдан" сөйләшсәләр дә, алар әле һаман да балалар шул... Укытучы Эльза, бүген мәктәпкә алдарак килде, никтер күңеле узе аңлата алмаган бер халәттә дукынлана, йөрәге күкрәктән менә-менә чыгам дип тибә... Бүген аның укучылары һәм ата-аналары белән очрашу булачак. Ул аларның сыйныф җитәкчесе булганга җиде ел булган, кара әле, җиде көн күк үтеп тә киткән! Инде аларның очар кошлар булып таралыр вакытлары да килеп җиткән. Шушы биш балага ярты йөрәген бирде Эльза апалары.
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?