РОССИЯНЕҢ ИҢ ЯХШЫ 5 УКЫТУЧЫСЫНЫҢ БЕРСЕ ТАТАРСТАННАН!
Россиянең иң яхшы 5 укытучысы арасында Татартсаннан да берәү бар! Кем ул? Хәзер беләбез!
Ул - 2нче номерлы лицей-интернатның биология укытучысы Наил Мирсәетов. Укытучы, 80 катнашучыны артта калдырып, “Укытучы-лидер” бәйгесендә Россиянең иң яхшы 5 укытучысы исемлегенә кергән. Наил Мирсәетовның эшчәнлеге шуның белән кызыклы: ул биологияне инглиз телендә укыта.
Әлеге исемлекне Грозный шәһәрендә игълан иттеләр, мөгаллимнәрнең һөнәри бәйгеләре нәкъ менә анда узды. Анда 85 укытучы 10 көн дәвамында үзләренең һөнәр осталыкларын күрсәткән, уңышлары белән уртаклашкан.
Исемлектә, Наил Мирсәетов белән беррәттән, Волгоград өлкәсеннән Лариса Арачашвили, Санкт-Петербургтан Марина Зезкова, Мәскәү өлкәсеннән Павел Красновид һәм Саратов өлкәсеннән Вероника Романова да бар.
Сынаулар моның белән генә бетми. Әлеге 5 укытучы бәйгенең соңгы этабында “Публика каршында чыгыш ясау” һәм “Министр белән сөйләшү” көтә. Ә инде 4 октябрь – Укытучылар көнендә Кремльдә абсолют җиңүче игълан ителәчәк.
Исегездә булса, Татарстан вәкилләренең әлеге конкурста җиңү яулаулары беренче түгел.
Наил Мирсәетов турында журналыбызның АПРЕЛЬ санында язма басылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 января 2026 - 09:04
ЧЕРЕК КҮЛДӘ ИЛЬЯ АВЕРБУХТАН ШОУ
-
13 января 2026 - 15:23
РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
13 января 2026 - 12:23
ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ГАЗ ҖИҺАЗЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕН ИСКӘ ТӨШЕРДЕЛӘР
-
12 января 2026 - 14:18
КАЗАНДА ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ VI ЭТАБЫ УЗАЧАК
Нет комментариев