Логотип Идель
Саннар

АПРЕЛЬ 2019

17 апреля 2019 АПРЕЛЬ 2019

Йә, ничек, дустым, «Ялкын»ның апрель санын күрдегезме әле? Күрмәгән булсагыз, менә сезгә кечкенә генә спойлер. Бу санда сезне нәрсә көтә? 1нче спойлер: Тышлыкта – «Татарстан Республикасының Ел укытучысы» исеменә лаек булган шәхес – Наил Галимҗан улы Мирсәетов. Наил абый үзен укучылар өчен дус, ди. Ник шулай? Укытучы, дөрестән дә, дус була аламы? Бу хакта 4-5нче битләрдән кереп укып кара әле. 2нче спойлер: Габдулла Тукайның инстаграмда үз аккаунты бар, Тукай блогер булган! Так! Тукта! Безне ялганда гаепләргә ашыкма! Без сине һич кенә дә алдамыйбыз. Ышанмасаң, 6-7нче битләргә күз сал. Тукай заманында Инстаграм булса, ничек булыр иде икән дип хыялланып алдык бераз. Бары шул гына. 3нче спойлер: Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан ул Борһанов балачактан ук «Волга»га утырып йөри торган җитәкче булырга хыялланган. Бер хыялы чынга ашкан: Рафис абый – министр. Ә менә «Волга»сы бармы икән? 8-11нче битләр. Кереп кара. 4нче спойлер: ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин белән очрашуда булган «Ялкын»лылар журналист булалар. Анысы ничекме? Ну-у-у-у... Беренчедән, «Ялкын»га Фәрит Хәйруллович турында мәкалә әзерлиләр һәм басылалар. Икенчедән... Ярар, икенчедән, өченчедән ни икәнен 16-19нчы битләрдән укы. 5нче спойлер: Апрель санында Татарстанның туристик урыннары турында би-и-и-ик кызыклы мәкалә бар. 20-21нче битләр. Йә-йә, аңладым, спойлерлар саны артып китте. Ярар, калганын сөйләмим!.. Тукта, бер генә нәрсә әйтәм дә туктыйм: апрель санында «Ялкын»лы балалардан килгән 12 язма басылды. Махсус «Укытучыга ярдәмлек» рубрикасы дөнья күрде. Гадәттәгечә, спорт, медицина, фән, иҗат турындагы язмаларны да сыйдырдык «Ялкын» битләренә. Укы гына!.. Тагын бер нәрсә әйтелми калган икән. Бонус бар! БОНУС: 23-26нчы битләрдә «Ялкын»ның 95 яшьлеге фотолары бар. Синең дустың, Чаткы Ялкынлы Журналны почтада/киоскларда сатып ал яки ЯЗЫЛ! ? Игътибар!? Журналга теләсә кайсы айдан язылырга мөмкин! ? ЯЗЫЛУ ЮЛЛАРЫ: 1. Почта бүлекчәсенә барып; 2. Өйдән чыкмыйча гына: Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы аша. https://uslugi.tatarstan.ru/russian_post/subscribe/au.. 3. Почта России сайтында: https://podpiska.pochta.ru/press/П2334 ⚡ Бәясе: 65 сум бер айга, яртыеллыкка 390 сум. ⚡ Безнең индекс: П2334 ⚡ Безнең почта: yalkin@bk.ru ⚡ Безнең төркем: vk.com/yalkyn