Логотип Идель
Бу – тема!

ЦИФРЛЫ ТЕЛЕВИДЕНИЕГА КҮЧӘБЕЗ, САНАУЛЫ КӨННӘР КАЛДЫ

14 октябрь көнне Татарстан халкы тулысынча цифрлы телевидениегә күчеп бетәргә тиеш. Димәк, телевизорларын яңа платформага тоташтырырга әзер булмаган татарстанлыларга ашыгырга кирәк.

Әгәр дә сез телевизор экраннарында Первый, Россия 1, «5 Канал», НТВ каналлары логотиплары янында «А» хәрефен күрәсез икән, димәк сез телевизорны аналог сигналы аша карыйсыз. 

Тик 14 октябрьдән башлап, бу төр сигнал бетерелә. Шуңа күрә тизрәк цифрлы телевидениегә күчәргә кирәк.

Нишләргә?

1. Әгәр дә телевизорга DVB-T2 цифрлы стандартны кушып була икән, каналларны цифрлы форматта карау өчен телевизорны антеннага тоташтыру да җитә.​

2. Әгәр дә инде телевизорны әлеге форматны кулланып булмый икән, антенна махсус  DVB-T2 стандартлы приставкага тотыштырыла. ә приставка – телевизорга.

Ә хәзер телевизорда DVB-T2 цифрлы стандарт булу-булмавын ачыклыйбыз.

1. Телевизор паспортында DVB-T2 язуы н эзлибез. Әгәр дә ахырда 2 саны юк икән, димәк ул кирәкле форматка туры килми.

2. Әгәр дә паспорт аша табу мөмкин түгел икән инде, интернет аша эзләп карагыз. Моның өчен телевизор моделен күрсәтү дә җитә. Аннары «бөтен характеристикалар» дигән төймәгә басабыз һәм «сигнал кабул итү» пунктын табабыз. Анда DVB-T/T2 MPEG4 дип язылган булырга тиеш.

Тагын бер мөһим мәгълүмат. Цифрлы телевидениегә күчү түләүле кабель һәм спутник телевидениеләре, IP телевидение һәм телевизор экраннарында А хәрефе күрсәтелмәгән абонентларга кагылмаячак. Бу – цифрлы телевидениегә күчү автомат рәвештә башкарылган дигән сүз.  

Әгәр дә сорауларыгыз калган икән,  8-800-222-87-16 номерына шалтыратыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев