ҮЗЕБЕЗНЕ КЫЙММӘТСЕЗЛӘНДЕРӘ ТОРГАН КӨН ДӘ КАБАТЛАНУЧЫ ҖӨМЛӘЛӘР
Язмада үзебезне кыйммәтсезләндерә торган көн дә кабатланучы җөмләләрне санадык. Күпләр өчен бу сүзләрдән тыелу тупаслык булып тоелыр, ләкин, чынлыкта, әлеге сүзләрне башкалары белән алыштыру үзбәябезне һәм шәхси чикләребезне сакларга ярдәм итәчәк.
«Рөхсәт итегезче... »
Кемнәрдер болай сөйләшүне әдәплелек билгесе, һәм шулай, һичшиксез, дөрес дип әйтер. «Үтәргә рөхсәт итегезче», я булмаса, «алырга рөхсәт итегезче» кебек җөмләләр куллану автомат рәвештә «юк!» дип әйтәсе килүдән тыймаска мөмкин. Әйтик, әгәр сиңа чыннан да «үтәргә рөхсәт юк!» дип җавап кайтарсалар, син шулай үз тукталышыңда чыкмый калыр идеңме? Кыскасы, үз-үзеңә ышанычыңны һәм үзбәяңне киметә торган сүзләрне читкә куй да, «миңа алга узарга кирәк, китеп торсагыз иде» дип булса да әйт.
«Юк өчен инде!»
«Рәхмәт!»кә алай җавап кайтару бөтенләй кирәк түгел. Син шулай итеп үзеңнең ярдәмеңнең, эшеңнең кыйммәтен төшерәсең. Рәхмәт әйткәннәр икән, димәк, тиккә түгел. Моңа «мин шатмын» яисә «синең/сезнең белән эшләү ошады» дип җавап кайтарырга була.
«Комачауламадыммы?»
Болай дип әйтеп, чыннан да эшләп утырган кешегә комачауларга мөмкинсең. Һәм ул сиңа бу турыда әйтсә, уңайсызланып куячаксың. Иң яхшысы, «кайчан сөйләшергә уңайлы булачак?» дип сорап кара. Бу очракта аралашу процессы кыенлыклар тудырыр дип уйламыйм.
«Менә болай/тегеләй итә алмассыңмы икән?»
Психологлар бу сорауны бик уңышсыз дип саный, «-массыңмы/-мәссеңме»не куллану тискәре җавап ишетү ихтималын арттыра. «Менә болай/тегеләй итче әле, зинһар?» дисәң, позитив җавап шансы артачак.
Фото: Freepik.com
Теги: психология
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 мая 2024 - 19:58
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
Нет комментариев